Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әлфия Йосыпова татар филологиясе җитәкчелегеннән алынган


Әлфия Йосыпова
Әлфия Йосыпова

КФУ профессоры вазифасыннан алынган, аның урынына әлегә кеше билгеләнмәгән.

Казан федераль университетында Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбен (элекке татар филологиясе бүлеге) җитәкләгән Әлфия Йосыпова эшеннән алынган, хәзерге вакытта ул бары тик мөгаллим буларак кына хезмәт итә. Бу хакта карар 9 гыйнварда чыгарылган дип әйтте Азатлык чыганаклары. Әмма бу хакта сайтта рәсми белдерү юк. КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты мөдире Рәдиф Җамалетдинов та Азатлыкка оператив комментар бирә алмады.

Хәзергә татар филологиясе юнәлешен вакытлыча Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының мөдире урынбасары Рамил Мирзаһитов җитәкли. Җитәкчелеккә берничә намзәт карала, ди Азатлык чыганаклары.

Әлфия Йосыпова Казан университетында 1988 елдан бирле эшли. 1995 елда кандидатлык диссертациясе, 2009 елда докторлык диссертациясен яклый. Казан дәүләт университетына педагогия институтын кушудан соң, 2013 елда ул федераль университетта яңа оешкан Филология институтында татар филологиясе юнәлешен җитәкли.

КФУ сайтында күрсәтелгәнчә, Йосыпованың фәнни кызыксынулары төрки телләре лексикологиясе, татар диаспоралары теле, лексикография өлкәләрендә ята. Ул Кытайда яшәүче татарлар телен өйрәнә, Кытай татарларын Казан университетында белем алуын оештыру белән шөгыльләнә.

​2011 елдан, Казан университетындагы татфак белән ул вакыттагы Татар һуманитар педагогия институты кушылганнан соң, татар филологиясе юнәлеше зур үзгәрешләр кичерә. Татар филологиясенә бюджет урыннары кыскара бара, университет җитәкчелеге татар белгечләренә бию нигезләре кебек өстәмә белгечлекләр өсти бара. Татар теленә һөҗүм башланганда КФУ студентлары татар телен яклау өчен Татарстан парламенты бинасы каршына чыккан иде, әмма соңрак аларга басым булуы әйтелде.

XS
SM
MD
LG