Accessibility links

Журналистлар корылтае: 24 елда җыелган 24 капчык проблем


Корылтайда катнашучылар
Корылтайда катнашучылар

Татарстан журналистлары чираттагы корылтаен уздырып, төп проблемнарын барлады. Алар җиде ел элек узган корылтайда әйтелгәннәре белән нигездә тәңгәл булып чыкты.

24 гыйнвар Казандагы Халыклар дуслыгы йортында Татарстан журналистлар берлегенең XIX корылтае узды. Соңгы тапкыр ул 2012 елның апрелендә узган иде. Гәрчә, низамнамәгә күрә биш елга бер тапкыр узарга тиеш булса да.

ҖИДЕ ЕЛ БУЕ НИШЛӘГӘННӘР?

1995 елдан бирле 24 ел буе берлек рәисе булган Римма Ратникова корылтай ачылышын вафат булган хезмәттәшләрне бер минутлык тынлык белән искә алырга чакырды. Аларның исемлеге сәхнә артындагы экранга эленгән иде.

Римма Ратникова
Римма Ратникова

– Бүген берлектә 1100 әгъза бар. Берничә ай элек 1200 санала иде. Ләкин кемдер күчеп китә, вафат була яки һөнәрен алыштыра. Корылтай алдыннан гына 70 яңа әгъза кабул ителде. Бүген Татарстан журналистлар берлеге безнең төбәктә иң зур иҗади берлекләрнең берсе, диде Ратникова ​һәм журналистлар аңа 24 ел ышаныч күрсәткән өчен рәхмәт әйтте.

Ачылыш барышында ул 63 оешмадан 157 делегат чакырылуын, шуларның 131е килүен дә искәртте. Залда утыручыларның 70%ы өлкәннәр булуы күренеп тора иде. Римма Ратникова исә пенсионерларны бик актив һәм җаваплы кешеләр дип атады.

Берлекнең өчтән бере пенсия яшендәгеләр, иң активлары да – шулар

– Журналистлар берлегендә яшьләр арасында казынырга яратучылар бар, безне "пенсионерлар оешмасы" дип атыйлар. Әйе, без өлкән. Берлекнең өчтән бер өлешен пенсия яшендәге кешеләр тәшкил итә, ләкин өлкәннәр әгъза булып торуның кыйммәтен белә һәм иң активлары да – шулар. Моннан тыш, барлык редакцияләр дә үз ветераннары белән шөгыльләнми, хәтта кайберләре элеккеге хезмәткәрләренә редакциягә килүне тыялар. Бездә ветераннар шурасы да эшли, аны Люция Фаршатова җитәкли, диде ул.

Соңгы җиде еллык рәислек эшенә нәтиҗә ясап Римма Ратникова берлекнең яңа сайты ясалуын әйтте һәм аны иң яхшы региональ сайтларның берсе дип атады. Сүз уңаеннан, иң яхшы региональ сайтта татарча бер сүз дә юк, ул тулаем урыс телендә.

Шулай ук бу җиде елда Казанда Журналистлар аллеясында агачлар утыртылган, Татарстан журналистикасы музее булдырылган, кайбер журналистларның исемнәрен мәңгеләштерү өчен урамнарга аларның исемнәре бирелгән, Флорид Әгъзамовка мемориал такта куелган, Арча районында "Тукай юлы" дип аталган җәяүле, велосипедлы, атлы юл ясаганнар. Соңгысы Татарстан велосипедчылар берлеге белән берлектә эшләнгән. Узган елның декабрь аенда Татарстан журналистлар берлегенең 100 еллыгын бәйрәм иткәннәр. Менә шул эшләр.

Президиум
Президиум

Чыгышларда Римма Ратникова эшкә керешкәннән соң барлыкка килгән һәм 20 елдан артык яшәүче "Бәллүр каләм" бәйгесен дә мактап телгә алдылар. Бу берлекнең зур казанышы булган һәм алга таба да шулай булсын дигән теләкләр теләнде.

Әлбәттә, журналистларның проблемнары да күтәрелде. Соңрак аңлашылганча, шул ук проблемнар җиде ел элек узган корылтайда да яңгыраган булган. Төп проблемаларның берсе дип Римма Ратникова хезмәт хакларының түбән булуын атады.

Журналистлар 13-15 мең сум хезмәт хакы алып эшләве турында сөйләде

– Узган җәйдә мин дистәләрчә район редакцияләрендә булдым һәм шунда журналистлар 13-15 мең сум хезмәт хакы алып эшләве турында сөйләде. "Татмедиа" уртача хезмәт хакы 20 мең сум дисә дә, бу сан да уртача хезмәт хакыннан азрак, диде ул һәм бу проблеманы чишәргә кирәклеген искәртеп, Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга мөрәҗәгать итте.

– Бу корылтайга әзерләнгәндә, без узган корылтай язмаларын да күтәрдек һәм Володя Шевчукның чыгышына тап булдык. Ул авыруларны вакытында билгеләмәү сәбәпле, бик күп хезмәттәшләрне югалтуыбыз турында әйткән һәм журналистларга диспанcеризация уздырырга кирәклеген белдергән. Бу чыгышыннан соң ул күп яшәмәде инде. Әле бүген дә "Ватаным Татарстан" һәм "Республика Татарстан" журналистларының диспансеризациясенә түләнми калды. Моны да хәл итәргә кирәк, диде ул шул ук Фәрит Мөхәммәтшинга.

Делегатларга һәм кунакларга таратылган пакет
Делегатларга һәм кунакларга таратылган пакет

Ләкин күп журналистлар бу корылтайга берлекнең язмышы өчен борчылып килгән иде. Татарстанның мөстәкыйль статусы һәм Русия белән үзара вәкаләтләрне бүлешү турындагы шартнамәсе нигезендә 1995 елда бу оешма Русия журналистлар берлегенең субъект-әгъзасына әйләнгән иде һәм ике оешма арасында үзара вәкаләтләр билгеләү турында килешү бар иде.

2017 елда Татарстан белән Русия арасында шартнамә озайтылмаганнан соң, бу журналистлар берлекләре арасындагы шартнамәне дә юк дип исәпләргә мөмкин. Әлегәчә бу ике берлек арасында үзара мөнәсәбәтләр көйләнеп бетмәгән иде һәм "Ведомости" газетында басылган әңгәмәдә Римма Ратникова гыйнварда булачак шушы корылтайда бу мәсьәлә дә күтәреләчәк дип белдерде. Шул ук әңгәмәдә "бүген Русия журналистлар берлеге Татарстан журналистлар берлеген коллектив әгъза буларак кабул итми һәм аны бөтенләй юкка чыгаруны шарт итеп куя" дигән сүзләр дә бар иде. Корылтайда шушы темага тукталып Римма Ратникова болай диде:

Берлекнең 200гә якын әгъзасы Русия журналистлар берлеге әгъзасы да булып тора

– Безнең берлек Русия журналистлар берлегенең региональ бүлекчәсе булып тормый. Ләкин без үзара хезмәттәшлек итәбез. Узган елның август аенда бу ике берлекнең үзара хезмәттәшлеге турында килешү төзелде. Берлекнең 200гә якын әгъзасы Русия журналистлар берлеге әгъзасы да булып тора. Киләчәктә Русия журналистлар берлеге үз бүлекчәсен ничек булдырыр һәм эшен ничек дәвам итәр – моны үз комиссияләрендә хәл итәрләр, диде ул.

Узган ел Татарстан президенты тарафыннан берлеккә Татарстан журналистикасы электрон энциклопедиясе ясау өчен 700 мең сум акча бүленгән булган. Корылтайда Римма Ратникова бу энциклопедиягә исемнәр тәкъдим итүләрен сорады, "Татмедиа"да бу темага җыелышлар уздырырга, җирле редакцияләрдә дә бу теманы күтәрергә кирәклеген искәртте.

"ЖУРНАЛИСТКА ТАМГА СУГЫЛЫРГА ТИЕШ"

Римма Ратникова үз урынын Илшат Әминовка тапшырачагын алдан ук әйткән булгангамы, аның үз чыгышын киләчәктә эшлисе эшләренә програм рәвешендә әзерләп килүе күренеп тора иде. Ләкин Илшат әфәнде никтер чыгышын акланудан башлады.

Илшат Әминов
Илшат Әминов

– Римма Атласовнаны тыңлап торганнан соң, әзерләгән докладымны укымаска булдым, диде ул һәм... берлеккә киләчәктә нинди юнәлештә эшләргә кирәклеген кыскача әйтеп чыкты.

"Ун ел буе гонорар системасының үзгәргәне юк", диде ул кабат хезмәтнең тиешенчә бәяләнмәвенә тукталып. Шулай ук дәүләт грантларын үстерү өстендә эшләргә кирәклеген, техник яктан зуррак мөмкинлекләр тудыру мәҗбүриятен, берлекнең журналист этикасына да игътибар юнәлтеп, чикләр билгеләргә тиешлеген дә искә алды.

– Мин үзем аноним авторларга каршы түгел, ләкин әгәр ул хәбәрләр кешенең дәрәҗәсен төшерә, пычрата икән, берлек андыйларга тамга сугарга тиеш, диде ул.

ИКЕ ТЕЛЛЕ БЕЛГЕЧЛӘР КИРӘК

Корылтайда журналист, җәмәгать эшлеклесе Римзил Вәлиев татар халкының үсеш стратегиясе турында чыгыш ясап, кадрлар әзерләүдә төп юнәлеш ике телле белгечләр әзерләү булырга тиешлеген әйтте.

Римзил Вәлиев
Римзил Вәлиев

– Баш миенең ике ягы да бертигез үсеш алган кешеләрне амбидекстер дип атыйлар. Билингваль журналистларны да шулай дип атарга мөмкин. Кайчакта мин ТНВдагы хәбәрләрне күреп аптырыйм. Урысча эшли торган хәбәрче эзлиләр яки татарча эшләүче хәбәрче кирәк диләр. Нишләп әле ике телне дә белгән хәбәрче алмаска? Универсаль конкурс оештырып була бит. Ике телне бик яхшы белгән журналистлар да күп. Нишләп әле аларга стимул бирмәскә?! Илшат Юнысович, ике телне белү үзегезгә дә эшегездә ярдәм иткәндер дип уйлыйм. Миңа да ике телне белү бик нык ярдәм итте, диде ул.

ЖУРНАЛИСТ МЕСКЕНЛЕГЕ – КИЛЕШҮЛӘРДӘН

Бу корылтайда иң эчтәлекле, күп проблемнарны эченә алган, мантыйклы төзек чыгышны "Мәгариф" журналы баш мөхәррире Сөмбел Таишева ясады. Ул журналистны социаль яклау мөһимлеге турында сөйләде.

Сөмбел Таишева
Сөмбел Таишева

– 10-15 ел элек республика матбугатына журналистны эшкә чакырып, аңа социаль ипотека белән фатир биреп булса, хәзер хәтта баш мөхәррирләр дә моннан мәхрүм. Баш мөхәррирләрнең дәрәҗәсен төшерүче тагын бер күренеш: алар белән төзелүче килешүләр мөддәте. Бу тема берничә ел элек тә күтәрелгән иде һәм сез, Фәрит Хәйруллович, ул чакта безнең белән килешкән идегез. Баш мөхәррирләр белән килешүләр 3-6 айга төзелергә мөмкин. Ләкин бу бит тауар ташу турындагы килешү түгел, диде Сөмбел Таишева ризасызлык белдереп.

Фәрит Мөхәммәтшин аның ягына басты:

– Мин әле дә шул фикердә калам. Өч айдан тагын Айрат Зарипов каршына баш иеп барасыңны белгән килеш, ничек матбугат чарасының үсеше өчен эшләп була? диде ул.

Сөмбел Таишева чыгышын дәвам итте:

Баш өстендә түбә, тотрыклы хезмәт хакы һәм балаларны тәрбияләү өчен шартлар кирәк

– Кыска вакытка төзелгән эш килешүләренең тагын бер үзенчәлеге бар: ул кыска вакытлы яллар алырга, отпускка чыгарга мөмкинлек бирми. Хәтта еллык контракт белән дә матбугат чарасының үсеш стратегиясен төзеп эшләп булмый. Без ул контрактларны 2-3 еллык итәргә кирәк дип саныйбыз. Өстәвенә, ул килешүләр декабрьнең соңгы көннәрендә генә раслана һәм, ул расланмаган очракта, кешеләр яңа ел алдыннан ук эшсез калырга мөмкин. Эш стажы да өзелә, чөнки 15 декабрьдә эш табу реаль түгел. Ул бит матбугатка язылу вакыты. Нәкъ шул чакта язылучылар белән очрашырга, реклам бирүчеләр белән килешүләр төзеп куярга, киләсе елга эшне планлаштырырга кирәк. Бәлки ул килешүләрне февральдә генә төзелә торган итәргәдер? Болар барысы да журналистның социаль яклану темасына карый, чөнки уртача русиялегә яшәү өчен нәрсә кирәк? Баш өстендә түбә булу, тотрыклы хезмәт хакы һәм балаларны тәрбияләү өчен шартлар булу кирәк, диде Сөмбел Таишева.

Ул да хезмәт хакларының түбән булуына, бу акчага балалар тәрбияләп булмауга кагылып узды.

– Хезмәт хакы түбән булу аркасында бүген журналистика күбрәк хатын-кызлар җилкәсендә. Алар арасында яшь әниләр дә бар. Баласын бакчага урнаштыра алмау, бакчалар белән проблем булу аркасында, алар өчәр ел декретта утырырга мәҗбүр. Балаларны 5-10 көнгә лагерьга җибәрү бүген 15-30 мең сум тора. Моны эшләү журналист гаиләсенең хәленнән килми. Эш бирүче бу сумманың бер өлешен каплый алмый икән, ул лагерьлары булган төрле оешмалар, мәсәлән, шул ук "Татнефть" белән сөйләшә алыр иде. Берлектә моны яңа президиум хәл итә алыр иде, диде ул.

Рейтинглардан тилмерүен, журналистлар өчен укулар оештырырга кирәклеген, чит илләргә командировкалар булдыруны да сорады ул.

Сингапурга йөрүче делегацияләргә журналистны кертмиләр

– Яңа мәгариф министры мәктәпләрнең рейтингларын билгеләүдән баш тартты, ә без ул рейтинглар белән тилмерәбез. Социаль матбугат чараларына, бәлки, акча эшләү мәсьәләсе куелмаска тиештер? Журналистларны массовка өчен төрле чараларга йөртүләрнең мәгънәсен дә күрмим. Анда килгән һәм киткән вакытны санап утырган очраклар күп. Моннан тыш, журналистларның квалификациясен күтәрү өчен укытулар оештырырга кирәк. Элек ул журналистлар берлеге аша оештырыла иде. Безнең журналда, мәсәлән, белем бирүнең Сингапур, Фин моделе турында күп языла. Ләкин анда йөрүче делегацияләргә журналистны кертмиләр. Ул барып күреп кайтса, аның да эрудициясе артыр иде, үзе күргәнне аңлатып яза алыр иде. Психик киеренкелек ягыннан журналист һөнәре 5нче урында тора. Шифаханәләргә ташлама белән булса да юлламалар булса да яхшы булыр иде, дип сөйләде Сөмбел Таишева.

Аның чыгышын Фәрит Мөхәммәтшин да хуплап телгә алды.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин

– Узган корылтайда, 2012 елда әйтелгән темаларны язып алып килгән идем, аларның әлегәчә хәл ителмәвен күрдем. Журналистның социаль яклауга мохтаҗлыгы, хезмәт хакы мәсьәләсе анда да күтәрелгән иде. Берни дә эшләнмәде дип булмый, алга китеш бар. 2012 елда махсус канун кабул итеп, Татарстанның мактаулы журналисты исемен булдырдык, мәсәлән.

Журналистика факультетын әллә кемнәр белән кушып бетерделәр

Мин хезмәт хакын күтәрү мәсьәләсен үземә язып куйдым. Журналистика факультетын тагын кем беләндер берләштерделәр диләр. Кушып бетерделәр дә, Алла белсен хәзер кемне әзерләгәннәрен. Бу хакта без Татарстан хөкүмәтендә сөйләшәчәкбез, бу мәсьәлә ректор белән дә сөйләшенәчәк, дип сүз бирәм. Ул "Татарстан почтасы" белән күпме сугышырга була инде? Көндәлек газет дүрт көннән генә барып җиткәнче ул искерә бит инде! Халык сорый икән, ник бу сорауны дәүләт хакимияте алдында катырак куймаска? дип, журналистның хәленә керергә тырышкандай итте Фәрит Мөхәммәтшин. Теге юлы ул язып алып киткән мәсьәләләрнең җиде ел эчендә хәл ителмәвен искә алсаң, бу юлы язып киткәннәре хәл ителер дип өметләнеп утыру суда сәнәк белән рәсем ясауга тиңдер.

Өч-алты айдан баш мөхәррирләрне эштән куу турында да тагын бер кат үз фикерен әйтте Фәрит Мөхәммәтшин.

– Боларны шул ук Журналистлар берлегендә уртага салып сөйләшергә буладыр бит? Берлек ул тәҗрибә уртаклашу, дискуссияләр урыны булырга тиеш, диде ул.

Мөхәммәтшин журналистлар берлегенә күбрәк әгъзалар кабул итү, пенсия яше арту, чүп яндыру заводы төзү кирәклеге, Дәүләт шурасына булачак сайлаулар турындагы темаларга да кагылып узды. Татар халкының үсеш стратегиясе турындагы чыгышка карата да фикерен әйтте.

– Бу стратегия дәүләт програмына әйләнмәсен дип куркам. Ул уйланган, үлчәнгән булырга тиеш. Академик фикерләү белән. Анда Татарстаннан читтә яшәүче татарлар да күздә тотылырга тиеш, диде ул. Безнең акчага төзелми, федераль акчага төзелә ул, диде.

Чыгышлардан соң, алдан билгеле булганча, Татарстан журналистлар берлегенә рәис итеп бертавыштан Илшат Әминов сайланды. Ул рәислеккә бердәнбер намзәт иде. Президиумга да яшьләр килде һәм ул тулаем диярлек алышынды. Элеккеләрен медальләр тагып, чәчәкләр тоттырып, Фәрит Мөхәммәтшин белән истәлеккә фотога төшеп озаттылар.

ОЗАТКАНДА ДА КУЛ ЧАБЫП ОЗАТСЫННАР

Азатлыкның: "Журналистлар берлегенә рәис булып килгәч, ниләр эшләргә җыенасыз?" дигән соравына, Илшат Әминов:

– Татар журналистикасын булдыру, аларны бушлай укытуга квота бирү бу укытуны оештыру белән шөгыльләнәчәкмен. Региональ газетларны, телевидениене саклап калу эшен алып барачакмын. Хезмәт хакларын арттыру өчен һөнәр берлеге төзергә, гонорарларны арттырырга да кирәк. Әйткәнемчә, ун ел инде бернинди арттыру булмады. Әлегә менә шуларны эшләячәкмен. Бүген кул чабып каршы алгандагы кебек, озатканда да кул чабып озатсалар шәп булыр иде, диде ул.

Хезмәт хакларын, гонорарларны арттырырга кирәк

Бу корылтайда нибары бер сорау җавапсыз калды: журналистлар берлеге киләчәктә хосусый матбугат чаралары белән эшләячәкме һәм ничек эшләячәк? Илшат Әминов бу сорауның президиумда каралачагын әйтте.

Бу эшләр арасында Әминов яшь журналистлар белән эш оештыруны да онытмасын иде. Нишләп соң берлек эчендә ветераннар шурасы бар, ә яшьләр белән эшләүче юк? Бүген берлектәге иң яшь әгъзага 30 яшь, иң картына – 92 булуын искә алганда, ул буын журналистлар өчен дә укулар булдыру, аларны универсальләштерү яхшы булыр иде. "Бәллүр каләм" конкурсы да республикадагы бердәнбер дәрәҗә булмыйча, үсү өчен яңа бәйгеләр, ниндидер премияләр уйлап табылса, артык булмас. Ревизия комиссиясе чыгышыннан күренгәнчә, моңа бюджет юк түгел, ә артыгы белән җитәрлек бит.

Берлекнең эше матбугат чараларында ешрак яктыртылса да артык булмас. Татарстанда иң зур иҗади оешма дип шапырыналар, ә чынлыкта низамнамәдә каралган корылтайны да вакытында уздыра алмыйлар, ә әгъзалык үзе бернинди өстенлекләр бирми. Бәлки аның мөкинлекләрен киңәйтергәдер. Татар дәүләт филармониясендә ярымбуш залларда узучы чараларга булса да бушлай керү оештырып була ләбаса.

Илшат Әминов бу урында 24 ел утырмас, чынлап та эш күрсәтер, Татарстан журналистларының дәрәҗәсен үстерү өстендә эшләр һәм ихлас алкышлар белән китәр дип ышанасы килә.

XS
SM
MD
LG