Accessibility links

Кайнар хәбәр

29 май Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка "Тукай юлы" халык проекты тәкъдим ителде. Азатлык бу юлны велосипедта узган тренер Дамир Сафиннан проект үзенчәлекләре хакында белеште.

"Тукай юлы" проекты турында узган ел азагында сөйли башлаганнар иде. Аны оештыручылар – Татарстанның велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев һәм тренер, төркем програмнары инструкторы Дамир Сафин ул чакта ук "бу гади туристик маршрут кына түгел" диделәр. Алар аны хәтта изге урынга барып гыйбадәт кылу белән дә чагыштырды. Дамир әфәнде әйтүенчә, Арча якларында мондый урыннар җитәрлек.

Әлеге идея велосипедчыларда Испаниянең Сантьяго шәһәре тирәсендәге Изге Яков каберенә зиярәт кылганнан соң барлыкка килгән. Испаниядә "Саньяго юлы" булса, нишләп әле Татарстанда татарның гимны "Туган тел"не язган Тукай юлын төземәскә дип уйга калган алар. Һәм тәвәккәлләгәннәр дә. Бу идеягә Татарстан журналистлар берлеге дә кушылган. Күптән түгел бер төркем велосипедчылар бу юлны узып караган. Азатлык Дамир Сафин белән әлеге юл турында сөйләште.

"Тукай юлы" маршрутында
"Тукай юлы" маршрутында

– "Тукай юлы" кайдан башлана һәм нинди урыннар аша үтә? Маршрутның озынлыгы күпме?

– Маршрут Казандагы Габдулла Тукай әдәби музееннан башлана һәм Дәрвишләр бистәсе, шагыйрьнең туган авылы Кушлавыч, әнисе ягыннан бабасы Зиннәтулла авылы Өчиле (монда бабасы эшләгән мәчет, йортлары сакланган), Яңа Кырлай (Сәгъди абзыйда яшәгән вакыты, "Шүрәле" поэмасында сурәтләнгән урыннар) аша үтә. Без маршрутка Хәтнәне дә керттек. Миңа калса, шагыйрь бу урыннарда йөрми калмагандыр. Биредәге морза утары, чишмә, табигате туристларга кызык булыр дип уйлыйм. Казаннан Кырлайга кадәр турыдан барганда 100 чакрым чамасы килеп чыга. Аннан нинди юлны сайлауга карап, тагын 100 чакрым өстәргә була.

"Тукай юлы" маршрутында
"Тукай юлы" маршрутында

– Маршрутның үзенчәлеге нәрсәдә?

– Тукайга юл булуы ук үзенчәлектер. Бу – җәяүлеләр һәм велосипедчылар өчен төзелгән маршрут. Без монда кешене рухи һәм физик яктан ныгытуны күз уңында тотабыз. Дөнья буенча мондый практика шактый таралган. Әйтик, өлкән яшьтәге кешеләр Һималай тауларына җәяүле сәфәр кыла. Моны хәтта кешенең тормышын идарә итүнең бер ысулы дияргә була.

"Тукай юлы" маршрутында
"Тукай юлы" маршрутында

– Бездә мондый сәфәргә халык әзерлеклеме? Сәфәргә чыкканда халык тир түгәргә әзер түгел кебек тоела?

– Бер чакрым ераклыктагы кибеткә ерак дип тормыйбыз, барабыз бит әле. Яисә базарны берничә мәртәбә ураудан да нишләптер армыйбыз. Бүген бер чакрым узсагыз, иртәгә 2-3, ә бер атнадан 8 чакрымны җәяү узарга мөмкин бит. Уйлап карагыз, элек хаҗга да җәяүләп чыгып киткәннәр һәм нинди бәхетле булганнар. Без чыннан да, хәрәкәттә – бәрәкәт дигәндә, уңайлы транспортта чыгып китүне күз алдына китерәбез. Ә бит озак яшисең килсә, утырып йөрергә түгел, җәяү атларга кирәк. "Тукай юлы"нда хәлдән тайганчы барырга кирәкми, тизлек артыннан да куарга ярамый. Тукай дөньясы белән танышып, табигатьтән көч алып cәфәр кыларга кирәк. Аргансыз икән, бу юлда чакрым саен кунып калу урыннары булачак. Биредә татар авыллары шактый.

"Тукай юлы" маршрутында Тукай урамы
"Тукай юлы" маршрутында Тукай урамы

– Әлеге юлны күптән түгел үзегез уздыгыз. Нинди проблемнар күзгә ташланды?

– Төп мәсьәлә – кешеләрдә шушы халык проектына карата кызыксыну уяту. Җирле халык бу яңалыкны сөенеп кабул итсә, без максатларбызның берсенә ирешкән булырбыз. Килешәсездер, әлеге юлга чыккан туристлар – алар үзгә. Алар белән аралашу да җирле халыкка файдага дип уйлый идем мин. Йөз чакрым җәяү узган кеше – рухи яктан бер баскычка күтәрелгән кеше. Һәм бу маршрут турында хәбәр таралгач, әлеге юлны үтәргә читкә сибелгән татарлар да кайтыр, чит ил туристлары да кызыксыныр иде. Мондый сәфәрчеләр җирле казнага, халыкка табыш китерәчәк. Бүген төп проблем – җирле хакимият һәм җирле халык белән элемтәне җайга салуда гына. Миңа калса, бу хәл ителмәслек әйбер түгел.

"Тукай юлы" маршрутында
"Тукай юлы" маршрутында

Без үзебез Казаннан Әтнәгә кадәр велосипедта уздык. Көн җиңелдән булмады, җил каршыга исте. Ләкин искиткеч канәгатьлек хисе калды. Безне Әтнәдә техникум бинасында кунарга калдырдылар. Менә дигән урын! Уңайлы, тыныч. Иртән Кушлавычка киттек. Юл уңаенда зиратка кереп, шушы як морзалары каберләрен зиярәт кылдык. Шушы як гидлары белән таныштык. Бик эчтәлекле экскурсия оештырдылар. Миңа калса, юл уңаенда ял итеп алу урыннары эшләп куярга кирәк. Аларны топчан рәвешендә (1,5-2 м зурлыкта) оештырырга була. Эшләп куйдың, Тукай эскәмиясе дип атадың, эше бетте. Өстен ябулы итәргә була. Юл читендә санузеллы урыннар да булуы кирәк.

"Тукай юлы" маршрутында Римма Ратникова катнашты
"Тукай юлы" маршрутында Римма Ратникова катнашты

– Президенттан нинди ярдәм өмет итәсез?

– Татарстан журналистлар берлеге рәисе Римма Ратникова әлеге проект идеясе авторларының берсе. Ул президентны әлеге халык проекты белән таныштырды. Аның барлык сорауларын өйрәнергә җыенабыз. Ә нинди проблемнар икәнен якынча аңлаттым инде. Аннан юлның кайсыбер өлешләрен тигезлисе, кайдадыр кичү ясыйсы кирәк булырга мөмкин. Бөтен җирдә дә юллар бик әйбәт түгел.

"Тукай юлы" маршрутын узучылар
"Тукай юлы" маршрутын узучылар

– Гаиләгә бу сәфәр күпмегә төшәргә мөмкин?

– Өч көнлек сәфәргә чыксалар, бер кешегә 100 евро, ягъни 7 мең сум чамасы җитә. Килешәсездер, бу – арзанлы, белем бирүче, мәдәни агартучы проект. Менә хәзер татар телен өйрәнү мәсьәләсе кискен тора. Авылда бер атна яшәгән кешегә телнең нигезен алу мөмкин, миңа калса. Шәхсән үзем шулай эшләргә җыенам да, чөнки әлегә татарча авыррак сөйләшәм. Студентлар исә бу сәфәрдә бер семестрда бирелә торган татар әдәбияты програмын үзләштерә алыр иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG