Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чиркәү туризмга да үтеп кермәкче"


Казан Кирмәнендә Благовещение чиркәве
Казан Кирмәнендә Благовещение чиркәве

Татарстан митрополиясе динара тынычлыкка багышланган туристик маршрут эшләргә җыена. Христиан гидлар да әзерләнә башлаган. Казанда, Зөядә экскурсияләр үткәрүче гидлар киләчәктә митрополия үткәргән укуларны узмаганнар чиркәүләргә кертелмәячәк дип борчуга калган. Белгеч фикеренчә, чиркәү туризм өлкәсен дә үз кулына алырга җыена.

Казан һәм Татарстан митрополиты Феофанның республикада динара тынычлыкка багышланган махсус туристик маршрут оештырып җибәрергә теләве билгеле булды. Бу хакта 19 февраль "Татар-информ" язып чыкты. Аннан да кала митрополия Зөя монастыренда христиан хаҗилар (паломники) хезмәтен дә булдыра. "Ул дини туристларны җәлеп итү һәм аларның Татарстанда булуларын оештыру белән шөгыльләнәчәк", диелә. Шундый ук хезмәтнең Казандагы Богородицкий монастыренда да оештырылачагы әйтелә. Феофан сүзләрен "Татар-информ"га митрополиядә христиан хаҗилар юнәлеше координаторы Оксана Артеменко җиткергән.

Интервьюларны бары тик Феофан гына бирәчәк

Азатлык Артеменко белән элемтәгә керде. Динара тынычлыкка багышланган маршрутның нинди булачагы белән кызыксынырга һәм алга таба чиркәүләргә гидларны, туристларны кертү тәртибен дә белешергә теләде.

Артеменко: "Киләчәктә барлык интервьюларны бары тик Феофан гына бирәчәк. Сәбәбе: аңлатмалар бөтенләй дөрес бирелми. Христиан хаҗиларга багышланган фикерләрне кисәкләргә бүлгәләделәр һәм экстремистик фикерләр яңгырый башлады", диде.

"Син чукынмаган дип укуларга кертмәделәр"

"Татар-информ"да басылып чыккан әлеге хәбәр ике атнага якын инде борчуга калган гидлар күңеленә яңа шикләр өстәгән. Гидларның социаль челтәрләрдә үзләренең төрле төркемнәре бар. Аларда Казанда киләчәктә чиркәүләргә һәм православларның изге урыннарына бары тик махсус уку үткәннәр генә керә алачак дигән хәбәрләр тарала һәм күпләр бу хәлгә нык аптырап кала.

Курс үткәннәр арасыннан да сайлап алачаклар

Дания (исеме үзгәртелде) Казанда һәм Зөя утравында экскурсияләр үткәрә. Узган елның көзендә Казан митрополиясенең гидлар өчен үткәргән курсларына ул да бара һәм белем алырга тели. Әмма аны "син чукынмаган, бары тик христиан дине кабул иткән вакытта гына кертә алачакбыз" дип борып кайтарып җибәрләр.

"Хәтта курс үткәннәр арасыннан да чиркәүләрдә сөйли алырдайларны сайлап алачаклар дип язучылар да булды", ди Дания. Аның сүзләренчә, "православ укулар" киләсе елга гына төгәлләнәчәк. Аңа кадәр экскурсияләр үткәрүдә нинди дә булса ачыклык булыр дип тә өметләнә ул.

"Чиркәү үзенә ярашлы мәгълүмат кына җиткерергә тели"

Туристлар белән эшләүче Алик Мәхмүтов ​митрополиянең аерым бер гидлар өчен укулар үткәрүен һәм анда мөселманнарны кабул итмәүләрен ишеткән. Киләчәктә чиркәүләргә һәм монастырьларга гидларның төркемнәрне алып керү тәртибе үзгәрә икән дигән сүзләр таралуын да әйтә ул.

Алик Мәхмүтов
Алик Мәхмүтов

"Имеш, монастырьларга кергәндә аерым акча түләү кертеләчәк диләр. Белүемчә, безнең епархия христиан хаҗилар белән эшли торган гидлар әзерләгән. Изге урыннарга алар гына алып бара алачак диләр. Монастырьга киләсең, гид үзенең төркемен андагы экскурсия үткәрүчегә тапшыра һәм акча түләячәк дип тә әйтәләр", ди Мәхмүтов.

Гидларның барсы да тарихи фактларны бозмыйча сөйли

Алик әфәнде сүзләренчә, Казанда туристларны күпчелек очракта Казан иконасы сакланган Богородицкий ирләр монастырена алып керәләр. Зөядә ЮНЕСКО исемлегендәге Успение чиркәвен һәм андагы монастырьне карыйлар.

Бүген Казанда тарихи урыннардан Кирмәнгә кергәндә генә түләү каралган. Кирмәндә Благовещение чиркәве дә урнашкан. Әлегә кадәр гидлар үзләренең төркемнәрен христиан гыйбадәтханәләренә акча түләмичә алып керде һәм экскурсия дә үткәрде. Мәхмүтов гидларның барсы да тарихи фактларны бозмыйча сөйли, әмма һәр очракта төркемнең үзенчәлеге исәпкә алына дип әйтә.

"Без төркем белән очрашкач та анда мөселманнар күбрәкме, әллә православлар күбрәкме икәнне ачыклыйбыз. Мәктәп балалары булса, аларга сөйләүнең үз үзенчәлеге бар. Гидлар өчен кулланмалар бар, әмма нәкъ шулай сөйләргә кирәк дигән таләп юк", ди Мәхмүтов.

Турларның бәяләре артуга китерәчәк

Мәхмүтов чиркәү гидларга яңа таләпләр куя калса, ул ике максат белән эшләнергә мөмкин дип әйтә. Беренчесе – акча эшләү өчен, икенчесе – чиркәү теләгән мәгълүматны җиткерү өчен. Бу хәл Казанга сатыла торган турларның бәяләре артуга да китерәчәк һәм туроператорларга зыянга булачак.

Хәзер Казан епархиясенең гидлар өчен курслар үткәрүен туристларны хезмәтләндерүчеләрне ике төркемгә: чиркәүдә сөйли һәм сөйләми торганнарга бүләргә мөмкин дип шикләнә Алик әфәнде. Ул моңа кадәр туристларга чиркәүләрне христиан гыйбадәтханәсе итеп кенә түгел, ә тарихи-архитектура истәлеге итеп тә тәкъдим итүләрен әйтә.

"Дөрес сөйләми дип кара исемлеккә кертәчәкләр"

Казанда шулай ук гид булып эшләүче бер ханым әлеге килеп туган имеш-мимешләргә карата берәр фикер белдерә башласаң, киләчәктә эшсез калуыңны көт тә тор ди. Шул сәбәпле ул да исемен күрсәтмәүне үтенде. Әлеге гид чиркәү үз гидларын булдыра икән дигән хәбәрләрдән күпләгән хезмәттәшләренең куркып калуын әйтә.

"Ул дөрес сөйләми дигән бер сүз җитәргә мөмкин һәм чиркәү кара исемлеккә кертәчәк", диде ул.

"Гыйбадәтханәгә үз карашың белән башыңны тыкма"

Казанның экскурсия үткәрүчеләр гильдиясе бар. Аның җитәкчесе Надежда Секретова Азатлыкка митрополиянең махсус укулар үткәрүе турында "бу хакта белмәдем" дип әйтте. Шул ук вакытта ул 1 марттан Зөядәге гыйбадәтханәгә курс узмаганнарны кертмәячәкләр икән дигән сүзләргә карата "бу ялган хәбәр һәм аны таратучыларны мин экстремистлар дип атыйм, чөнки алар милләтара янгын чыгарырга омтылалар" диде.

Секретова сүзләренчә, алга таба да аккредитациясе булган гидлар бернинди каршылыксыз гыйбадәтханәләргә туристлар алып керә алачак.

Епархия хезмәте христиан хаҗилар төркемнәрен хезмәтләндерәчәк

"Аккредитацияне Казан Кирмәне үткәрә. Алар барсы да бернинди каршылыксыз кайсы милләттән булуына һәм кайсы динне тотуына карамастан үтә алачак. Моның белән бергә православ епархия хезмәте дә эшләячәк дип әйттеләр. Алар шулай ук христиан хаҗилар төркемнәрен хезмәтләндерәчәк. Әнә шуңа күрә, кайбер татар теллеләр, янәсе аларны кертмәячәкләр дигән абсурд нәтиҗә ясады.

Безнең илдә чиркәү дәүләттән аерылган, башка конфессияләр дә шулай ук. Алар үз кагыйдаләре белән яши һәм шуңа күрә аларның гыйбадәтханәләренә үз карашларың белән башыңны тыгу, йомшак итеп әйткәндә, дөрес түгел", дип белдерде Секретова. Ул чиркәү вәкилләренең гидлар арасында шау-шу тууы турында хәбәрдар икәнен дә әйтә.

"Дөрес булмаган мәгълүмат сөйләнмәсен өчен эшләнә"

Озак еллар Казанда гид булып эшләүче Нелли Якушкова Азатлыкка быел туризм өлкәсендә берни дә үзгәрмәячәк, әмма алга таба үзгәрешләр көтелә дип әйтте.

"Экскурсия үткәрү тәртибендә ниндидер үзгәрешләр булырга мөмкин. Бәлки, махсус лекцияләр әзерләп, дөреслеккә туры килмәгән мәгълүмат сөйләнмәсен өчен, ниндидер укулар булачак", ди Якушкова.

"Русиядә канунсызлык хөкем сөргәнгә чиркәү тәэсире​ көчәя"

Тарихчы Нурулла Гариф чиркәү туризм өлкәсенә дә үтеп керергә омтыла һәм өч максатны күз алдында тота ди.

Нурулла Гариф
Нурулла Гариф

"Аның беренчесе – акча эшләү чарасын үз кулларына алу. Чиркәү гидларның эшләрен дә башкарып, туристлардан килгән акчаның бер өлешен үзенә алмакчы була. Икенчесе – алар кул астында эшләгән гидларның нәрсә сөйләчәген, тарихи һәм дини аспектларның туристларга нинди форматта биреләчәген дә күз контроленә алырга телиләр. Моның сәяси ягы да бар. Киләчәктә чит ил туристлары Русиядәге вазгыятьне, мәдәниятне, тарихны, динне бары тик чиркәү күзлегеннән генә беләчәк", ди Нурулла Гариф.

Тарихчы сүзләренчә, Русиядә дин дәүләттән аерылган дип белдерелсә дә, илдә кануннар эшләмәгәнгә, Конституциядә язылганнар санланмаганга чиркәүгә һәр җирдә юл ачык.

"Кыскасы, бу илдә ни дә булса канун кысалары белән билгеләнә икән, чиркәү бу эшкә кысылырга тиеш түгел. Ә без күргән вазгыять киресен күрсәтә. Рус теле, христиан дине, рус халкы мөнәсәбәтләренә бәйле һәрнәрсә дә кануннарны әйләнеп узып эшләнә. Русиядә канунсызлык хөкем сөргәнгә чиркәү тәэсире, йогынтысы көчәя генә бара", ди Гариф.

* * *

Азатлык чиркәүнең үз маршрутларын булдырырга теләве, динара тынычлык маршрутының үзенчәлекләре, киләчәктә христиан гыйбадәтханәләренә гидларның керүнең ничек күзаллануы турында әңгәмә сорап Феофанга хат юллады. Туризм өлкәсендә чиркәү гамәлләрен Татарстан туризм дәүләт комитеты башлыгы Сергей Иванов ничек бәяли? Әлеге түрәгә дә сорау бирелде.

XS
SM
MD
LG