Accessibility links

Казанда эшләүче гидлар Азатлыкка Иске татар бистәсендәге җитешсезлекләрне, сәяхәтчеләрне йөртергә су транспортының тәмам яраксыз хәлгә килүен сөйләде. Алар кибет, ресторан, кунакханәләрдә эшләүчеләр татар сүзләрен, гыйбарәләрне дә белергә тиеш ди.

Казан – дөнья татарларының башкаласы дигән белдерүләрне башкаланың туризм өлкәсе дә аклыймы? Казанда татар тарихы, татарлык чын асылы белән җитәрлек дәрәҗәдә күрсәтеләме? Азатлык әнә шул сорауга җавап эзләп, сәяхәтләр оештыручы рус һәм татар гидлары (экскурсоводлар) белән сөйләште.

Нелли Якушкова 36 елдан артык Казанда гид булып эшли. Сәяхәт маршрутлары әзерләүче, гидларга методик ярдәмлекләр эшләүче дә ул.

Казанда чып-чын татарлыкны ачкан урын җитми

"Безнең Татар бистәсендә татар өе лаек итеп күрсәтелгән йорт юк. Булганы да дөреслеккә туры килми. Беләсезме, М7 юлында Зөягә борылышта Дамир Камалтдинов ачык һавада музей төзеде. Анда барсы да хакыйкатькә туры килә. Әмма бу музей ерак. Безгә, гидларга монда Казанда әнә шундый чып-чын татарлыкны ачкан урын җитми. Булганнары да яраклы түгел.

Чәкчәк музеен алсак, ул начар түгел, әмма уңайлы җиргә урнашмаган. Иске татар бистәсе музее чынбарлыкка туры килми, анда чын тормыш юк. Диварга кадаклап куелган намазлыкларны күргәч, бөтенләй аптырап калдым. Нигә алай, намазлык башка максатта кулланыла дигәч, "без татар өен әнә шулай күрәбез" дип җавап бирделәр. Безгә бит аларның ничек күрүе түгел, ә чын татар өе кирәк. Туристлар боларны белмәскә дә мөмкин, әмма без беләбез бит. Чынлыкка туры килгәнне бик тә күрәсе килә", ди Якушкова.

Алик Мәхмүтов
Алик Мәхмүтов

Җиде ел Казанда туристларны каршы алып, аларга сәяхәтләр оештыручы Алик Мәхмүтов Казан Кирмәне, Турист мәгълүмат үзәге һәм башка рәсми оешмалар тәкъдим иткән маршрутларны татарлыкка таба зурайту, күбрәк корылмаларны кертү кирәк дигән фикердә.

Сәяхәтне Тукай музеена кадәр барып җитә торган итү кирәк

"Татар бистәсенә сәяхәт бер сәгать тирәсе ул. Анда Мәрҗани мәчете белән Каюм Насыйри, Мәрҗани урамнары һәм Кабан күле буе күрсәтелә. Бу маршрутны зурайту, Юнысов мәйданы аша үтеп Тукай музеена кадәр барып җитә торган итү һәм кәвешче, күнче урамнарын да күрсәтү кирәк. Хәзер ул урыннар матур, биналар төзекләндерелде. Бездә хәзер төзекләндерелгән башка мәчетләр дә бар.

Бу рәсми оешмалар биргән маршрутларга кагыла, әмма һәр гид үз маршрутын үзе төзи. Ул татар бистәсен ярата икән, аның турында күбрәк сөйли, Петропавел чиркәве турында мәгълүматы күбрәк икән, ул игътибарны аңа юнәлтә. Тели икән, Печән базарында туктый һәм Тукай турында сөйли", ди Мәхмүтов.

"Татарстан үзе көймәләр төзи, үзенең көймәсе юк"

Гидлар туристларны су транспорты белән Болгарга, Зөягә алып бару өчен көймәләр җитешмәвен, хәтта Иделдә ике сәгатьлек сәяхәткә дә әллә ничә көн алдан билет алмасаң, бу сәфәрне оештыра алмауларына зарлана.

"Көймәләр булмау, ул безнең "Татфлот"ның искитәрлек бер зур проблемы. Болгарга бару өчен атна-ун көн алдан билет алу кирәк. Көненә ике метеор йөри, алар да иртән китә, кич кайта. Әйтик, кичә мин Казанга килдем ди, бүген Болгар турында ишеттем һәм барырга теләдем ди. Әмма миңа билет булмаячак. Зөягә дә көмәдә бару җайланмаган. Хәтта Иделдә ике сәгатьлек сәяхәткә дә билетны алдан алып кую кирәк. Көнендә ул билет булмаска мөмкин. Хәзер көймәләр бик иске. Яшел Үзәндә көймәләр төзиләр, чит илләргә сатыла, ә республиканың үзенә юк", ди Мәхмүтов.

Елга вокзалының ничә еллар ябык торуы да аңлашылмый

Су транспортының туристларны хезмәтләндерүгә бөтенләй дә җайлаштырылмавын Нелли ханым да раслый. "Хәзер көймәләрнең санын киметтеләр, әнә шуңа күрә кайда булса да бару проблем булып тора. Билетлар җитешми, аларны алдан ук алып кую кирәк. Зөягә барып җитү дә проблем. Иделдә сәяхәт итәм дисәң, утырып йөрергә берни юк. Елга вокзалының ничә еллар ябык торуы да аңлашылмый. Ә без ниндидер абзар аша үтәбез.

Болгарга йөрүче Борис Полевой көймәсендә дүрт кешелек каюта
Болгарга йөрүче Борис Полевой көймәсендә дүрт кешелек каюта

Көймәләрнең нык тузган булуын 2017 елның август башында Азатлыкның Болгарга сәяхәте дә раслаган иде. Әлеге сәяхәт татар теленең, татарлыкның бөтенләй диярлек санда булмавын да күрсәтте.

Юл иминлеге хезмәте аяк чала

Якушкова сүзләренчә, су өстендә генә түгел, ә коры җирдә дә гидлар каршылыкларга очрап тора. Казанның үзендә генә дә күп урында турист автобусларына туктау тыелган булу тарихны тулысынча ачарга комачаулый.

"Транспорт мәсьәләсе дә җитди проблема. Сәяхәтчеләргә күрсәтәсе килә, әмма булдырып булмый, чөнки үзәктәге бик күп урыннарда автобусларга туктап тору тыелган, ә кайдадыр кереп булмый. Юл иминлеге хезмәте аяк чала безгә", Нелли ханым.

"Татар һәм рус тарихы тигезлеген һәр гид та сакларга тырыша"

Азатлык элемтәгә кергән гидлар Казанда сәяхәт маршрутларының барсында да татар тарихы һәм рус тарихы, мөселман дине һәм христиан дине турында 50гә 50 күләмендә мәгълүмат бирелә дип белдерде. Шулай да, гидлар арасында төркеменә карап татар, мөселман тарихынамы, әллә рус, православ тарихынамы күбрәк игътибар бирүчеләр дә юк түгел.

Раушания Миңнуллина
Раушания Миңнуллина

Раушания Миңнуллина биш елдан артык Казанда сәяхәтләр оештыра. Дөнья татар конгрессына килгән кунакларны да Казан урамнарына алып чыга ул. Раушания ханым сүзләренчә, рус телле гидлар арасында Казан изге ана иконасы турында күбрәк сөйләүчеләр дә бар.

Теләсә кем килеп сөйли алганга безнең нык ачу килә

"Татар тарихын яхшы ук белмәсә, күбрәк христианлыкка басым ясарга мөмкиннәр, ә белгәне сөйләргә тырыша. Казан гидлары рәсми теркәлү узган очракта гына Болгар, Зөя һәм Кирмәнгә кереп экскурсия үткәрә ала. Ә Казанның калган җире, Раифа монастыре, башка тарихи урыннарга килгәндә, мисал өчен Ярославльдән автобус килеп, анда үзләренең гидлары да сөйли ала. Анда бернинди чикләүләр дә юк. Теләсә кем килеп сөйли алганга безнең нык ачу килә. Моны хәтта туристлык комитеты да тикшерә алмый", ди Миңнуллина.

Аның сүзләренчә, Казан Кирмәне янында, әйдә сезгә сәяхәт үткәрәм дип, туристларны кодалап торган таксистлар да. "Алар бәйләнмәсеннәр өчен бәлки укыганнардыр да, әмма белемнәре никадәр икәнне беркем дә әйтә алмый. Кайвакыт "Казанда карарга берни юк" дигән фикерләрне дә ишетергә туры килә. Бәлки бу таксистлар гаепледер", ди Раушания ханым.

Мәүмүтов фикеренчә, таксистлар арасында менә дигәннәре, тарихны яхшы белгәннәре, сертификат алганнары да бар.

Безгә тигезлек булсын дип кушылган

Нелли ханым татар һәм рус тарихы тигезлеген һәр гид та сакларга тырыша дип әйтте. "Безгә тигезлек булсын дип кушылган. Бу тигезлекне барлык гидлар да сакларга тырыша. Без мәчеткә дә, православ чиркәүгә дә алып керәбез. Чит илләрдән килүчеләр, хәтта русияләр дә Кирмәндә бу ике гыйбадәтханәнең янәшә урнашуына исләре китә. Сәяхәтнең яртысы, ул татар бистәсендә була, татар тарихына, үткәненә багышлана. Ә калган яртысында рус тарихы белән бәйле урыннарны күрсәтәбез", ди Нелли ханым.

Алик Мәхмүтов татар тарихын бозып сөйләгән, урыс тарихына басым ясаган хезмәттәшләрем юк дип белдерә.

Раушания ханым сүзләренчә, чит ил кешесе булсын, рус булсын татар тарихы турында күбрәк белергә тели.

Руслар шушы өч сәгать эчендә сораулар яудыра

Руслар һәм башка халыклар мәгълүматка сусаган. Ислам турында, гореф-гадәтләр турында сөйләгән саен күбрәк сораулары туа. Автобуста Зөя утравыннан кайтканда бер сәгать, Болгардан кайтканда өч сәгать вакыт бар. Безгә методистлар кешегә ял итергә бирегез дип әйтә. Руслар шушы өч сәгать эчендә сораулар яудыра. Аларны никах та, исем кушу да кызыксындыра.

Бездә француз телендә чыгыш ясаган Садри Максуди булган, татарда мәгариф нык үскән булган дип сөйлим дә, алар тагын сорый башлыйлар. Кайда укыганнар, кем укыткан һәм башкалар

Русларның күпчелеге Казан изге ана иконасын күрәм дип килә, ә мин аларны Мәрҗәни мәчетенә алып кереп, келәмнәргә утыртып сөйлим, алар анда да сорауларын яудыра", ди Миңнуллина.

Чиркәүләрне архитектура мирасы буларак тәкъдим итәм

Мәхмүтов та православ дин вәкилләренең мәчетләргә кергәч шактый күп сораулар бирүен әйтә. "Алар бөтен нәрсә белән кызыксына. Мин үзем чиркәүләрне архитектура мирасы буларак тәкъдим итәм. Идел буе төбәкләреннән килгән татарлар чиркәүләргә керергә куркалармы, алар: "Юк-юк, без кермибез!", дип әйтәләр", ди ул.

Алик әфәнде фикеренчә чукындыру сәясәте, басып алу белән бәйле булганга татар-мөселманнар чиркәүләргә керергә тартынырга да мөмкин.

Татарча сәяхәт сораган төркемнәр күпме?

Татар милләтеннән булган гидлар татар телендә сәяхәтләр бик аз була дип белдерә.

Әдәби телдә сөйли башласаң, аңламаска да мөмкиннәр

"Сезон вакытында, яздан көзгә кадәр татар телендә бер-ике экскурсия булырга мөмкин. Чуашстандагы татар авыларыннан килсәләр, аларга татарча үткәрүне сораганнарын ишетеп беләм. Ә башка төбәкләрдән килүчеләргә саф татарча, әдәби телдә сөйли башласаң, аңламаска да мөмкиннәр. Мин татарча җөмләләр кыстырып, аны русчага тәрҗемә итеп, татар шагыйрьләренең дә шигырьләрен башта татарча, аннан русча укып оештырам", ди Мәхмүтов.

Рушания ханым үзен иң күп татар төркемнәрен йөртүче гид дип саный. Дөнья татар конгрессына килгән кунакларны да хезмәтләндерә. Татарча да сөйләгез әле диючеләр гомумән алганда 5-10 процентны гына тәшкил итә ди Миңнуллина.

Барлык гидлар да татарча да белергә тиешме?

Азатлык элемтәгә кергән гидлар туристларга хезмәт күрсәтүчеләр, ягъни кунакханәләрдә, һәдия сатучы кибетләрдә, ресторан-кафеларда эшләүчеләр, автобус йөртүчеләр татарча да сәламли, саубуллаша, гади генә әйткәндә, элементар татар сүзләрен, гыйбарәләрен белергә тиеш ди. Әле яңа гына Татарстанның бер төркем гидлары республика президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать тә кабул итте. Алар махсус карар белән экскурсия үткәрүчеләргә сөйләм татар телен белү таләбен куюны сорады.

Телне минималь белү зарур

"Татар телендәге сүзләрне куллану сәяхәткә бизәк өсти. Бу бик кирәк! Аерым бер гыйбарләрне дә кулланып була. Мин үземнең туристларга бик күп татар сүзләренең рус теленә алынма булып керүе турында сөйлим. "Базар", "лабаз", "сарай" һәм башкаларны әйтәм. Алар гаҗәпләнеп калалар. Телне минималь белү зарур. Мин хәтта гади генә сөйләм дәрәҗәсендә генә булса да татарча белү кирәк дип саныйм. Мисал өчен, трамвайда барганда кемнәрдер татарча сөйләшә, ә син аны аңламыйсың. Хет аларны аңларлык дәрәҗәдә генә булса да белү кирәк", ди Нелли ханым.

Алик әфәнде дә гидлар татарча аралашу минимумын белергә тиеш дигән карашта. "Казанга килгән башка төбәктәге русмы, кытаймы, әллә Европа илләреннән булсынмы, ул татар телен, татар сөйләмен дә ишетергә тиеш дип уйлыйм мин. Туристларга хезмәт күрсәткән һәркем дә элемантар татар сүзләрен, гыйбарәләрен, аралашу минимумын белергә тиеш дигәндә, мин моңа уңай карыйм. Чәкчәкне без чакчак дип түгел, ә нәкъ татарча әйтергә тиеш. "Губадие" белән "Бахетьле" булырга тиеш түгел минечә", ди Мәхмүтов.

Ризыклар исемлегенең дә өч телдә булуы зур әһәмияткә ия

Миңнуллина турстларны хезмәтләндерүчеләр татар сүзләрен дә кулланса, башкалага килүчеләр Казанның рус шәһәре генә булмавын, ә монда татарлар да яшәгәнне күбрәк аңларлар иде ди.

"Турист татар яши торган җиргә килә бит. Ул татар телендә исәнләшү, саубуллашу һәм рәхмәт белдерү сүзләрен дә ишетергә тиеш. Отельләрдә дә татар, рус һәм инглиз телләрендә сәламләсеннәр. Ризыклар исемлегенең дә өч телдә булуы зур әһәмияткә ия. Әгәр һәдияләр сатылган җирләрдә дә татарча да исәнләшсәләр, татар теле дә яңгырар иде", ди Миңнуллина.

Нелли Якушкова республикада эшләүче гидларга ике дәүләт телен дә тигез дәрәҗәдә белү таләбе куюны кирәк дип санамый.

Татар теле белән ерак китеп булмый

"Мин татар теле юкка чыга бара дип борчылучыларны аңлыйм. Бездә эш кәгазьләре дә русча һәм башкалар. Аралашу да русча гына. Хәзер яшьләргә инглиз телен яхшы белү кирәк, чөнки гид булып эшләү өчен моның әһәмияте зур. Барлык шәһәрләрдә дә рус телендә эшлибез, әмма татар теле белән ерак китеп булмый. Татар милләтеннән булган минем танышлар татар телен белми һәм белергә дә омтылмый. "Нигә кирәге бар аның?", дип әйтә. Күңелле хәл түгел, әлбәттә, әмма бу шулай.

Гидлар менә хәзер кытайлар килә башлады, кытайча өйрәнү кирәк дип әйтә. Гомер буе эшләп миңа татарча да сәяхәт оештырыгыз әле дип әйткәннәре бер-ике тапкыр булды. Хәтта Татарстандагы авыллардан килүчеләр дә русча сөйләвебезне сорый. Безнең эштә татар теленә ихтыяҗ бар дип әйтә алмыйм. Бик сирәк, бик сирәк. Инглиз, итальян, алман - безнең эштә кирәк телләр. Хәзер кытай теленә дә сорау туа башлады", ди Якушкова.

Безнең Telegram каналына язылыгыз! Иң кызыклы хәбәрләрне беренче булып укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG