Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә тавык ите бәясе 22,4 процентка арткан, икмәк тә кыйбатланачак


Февральдән башлап икмәк бәясе 6-7 процентка артырга мөмкин. Тавык ите бәясе былтыргы шушы чор белән чагыштырнда инде 22,4 процентка арткан.

Бодай кыйбатлану сәбәпле икмәк бәясе 6-7 процентка артырга мөмкин. Бу хакта РБКга "Руспродсоюз" берлегендә сөйләгәннәр.

Былтыр җыелган ашлык күләме 2017 ел белән чагыштырганда азрак булганга, аның бәясе дә күтәрелгән. 2017 елда Русия үз тарихында бөртеклеләрнең рекордлы уңышын (135,4 млн тонна) җыеп алган иде. Былтыр 110 млн тонна җыелган, аның 70 млн тоннасы - бодай.

Русия ашлык берлеге мәгълүматынча, 2019 елда ипи пешерүдә кулланыла торган өченче класслы бодайның бер тоннасы 13,4 мең сум тәшкил иткән. Бу былтыргы гыйнвар бәясеннән 63 процентка кыйбатрак.

Ашлык бәясе белән беррәттән он бәясе дә артты. Үзәк төбәкләрдә ул бер ел эчендә 37 процентка, Себердә 45 процентка кыйбатланды.

Кайбер экспертлар, халыкның сатып алу мөмкинлеге түбән булу сәбәпле, зур кибет челтәрләре икмәк бәяләрен күпкә арттыра алмаячак дип саный.

Ипи бәяләрен арттыру ихтыяҗы турында икмәк җитештерүчеләр былтыр көз үк сөйли башалган иде.

Русиядә узган бер ел эчендә тавык ите 22,4 процентка кыйбатланган. Былтыр гыйнвар аенда бер килограмм тавык 125,1 сум торган булса, быел 152,7 сумга җиткән. Моңа 2018 елда тавык фабрикаларының кош кизүе сәбәпле ябылуы да, чит илләрдән кертелүче тавык итенең кимүе дә сәбәп булган.

Шулай да Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы 2019 елда тавык ите бәяләре артмас дип фаразлый. Кайбер кошчылык фабрикалары инде торгызылып килә. Тере кош бәяләре ел башыннан 4,2 процентка кимегән.

Узган ел ахырында йомырка бәяләре дә арткан иде. Кайбер кибетләрдә аның дистәсе 90 сумга җитте. Бәяләрне саклар өчен бер капка тугыз йомырка салып сатучылар да булды.

XS
SM
MD
LG