Accessibility links

Кайнар хәбәр

90 сумлык йомырка. 2018 елның соңгы чирегендә бәяләр нишләде?


Әгерҗе районында кибеттә бәрәңге бәясе
Әгерҗе районында кибеттә бәрәңге бәясе

Азатлык 2018 ел буена Башкортстанның Илеш һәм Татарстанның Әгерҗе районнарындагы бәяләрне чагыштырды. Бу юлы дүртенче чирек һәм ел нәтиҗәләрен тәкъдим итәбез.

2018 елның I чиреге: Башкортстан һәм Татарстан авылларында бәяләр нинди?
2018 елның II чиреге: Хуҗалыклардан ит сатып алу арзаная, бензин кыйммәтләнә
2018 елның III чиреге: Бәрәңге һәм артистлар арзаная, бензин әлегә артмый

Чагыштырыр өчен башлыча азык-төлек бәяләрен алдык, моннан тыш, бензин, такси, район мәдәният йортларына билет бәяләрен карадык

Өченче чирек белән чагыштырганда, бәяләр артуы сизелде. Чөнки көзен яшелчәләр бәясе бераз төшкән булса, кышка алар тагын күтәрелде. Йомырка бәясе моңарчы күрелмәгән "үрләргә" менде, шикәр, бензин бәяләре артты.

90 сумлык йомырка

Дүртенче чирекнең, бигрәк тә декабрь аеның бәяләргә кагылышлы төп яңалыгы йомырка бәяләренең кинәт артуы булды. "Магнит", "Пятерочка" кибетләрендә аның дистәсе 89 сумга җитте. Әгерҗедә йомырканың дистәсе 70-90 сумга, Илеш районы үзәге Югары Яркәйдә 74-89 сумга сатылды. Авыл кешеләре дә калышмады, кимендә 60 сумга сата башлады. Әле узган чиректә генә Илеш хуҗабикәләре 40 сумга кадәр төшереп бетергән иде. Әгерҗеләр 50 сумнан сатты. Кибетләрдә дә 10-20 сумга арзанрак тора иде.

Әгерҗе кибетендә йомырка бәясе
Әгерҗе кибетендә йомырка бәясе

​Сөт бәясе дә артуга таба. Хәтта авылларда да югарырак бәя белән җыя башладылар. Илештә литрын 14 сум, Әгерҗедә 22-24 сумга алалар. Узган чиректә Илештә 12 сум тирәсе генә иде, ә җәй айларында 11 сумнан артмады. Башкортстан районында иң югары бәя былтыр гыйнвар аенда булды – литрын 16 сум 90 тиенгә җыеп йөрделәр.

Әле сөтнең куелыгы, аксымы түбәнрәк булса, бәяне тагын да төшерәләр. Ә инде район үзәге кибетләренә килеп җиткәч, сөт Илештә ким дигәндә 35-40 сумга, Әгерҗедә хәтта 60 сумга әйләнә. Соңгы айларда кайбер сөт заводларыннан килгәннәре 70-80 сумга кадәр дә күтәрелгән.

Сугым чорында ит бәясе бераз артты

Декабрь – гадәттә сугым чоры, итнең бәяләре бераз яңара башлый. Илештә авыллардагы шәхси хуҗалыклардан алыпсатарлар 250 сум белән алып китә. Аннары базарга барып аны 290-300 сумга сата. Әгерҗе халкы исә хәләл малын арзанга сатарга ашыкмый. Авылларда ит бәясе 300 сумга җитә. Кибетләрдә төрлечә – килосы 260-280 сум тирәсе.

Башкортостан һәм Татарстан районнарында кайбер тауарларга бәяләрне чагыштыру
Башкортостан һәм Татарстан районнарында кайбер тауарларга бәяләрне чагыштыру

Көнбагыш мае бәясе дә күтәрелгәннән күтәрелде. Илештә әле октябрьдә генә бер литры 70 сум булса, ел ахырына 99 сумга кадәр җитте. Җәйләрдә 58 сумлыклары да бар иде, күрәсең, ташлама белән сатылган вакыт булган.

Әгерҗедә көнбагыш маеның литры 70-110 сум тора.

Ак май бәясе исә ел буена диярлек бер тирәдәрәк булды. Ярты килосын 250 сумга, 200 граммлы капларга 100 сум тирәсенә алырга була.

Чөгендернең яңа уңышыннан алынган шикәр яңа бәягә сатыла

2018 ел ахырында шикәр комы бәяләре дә күзгә күренеп артты. Башкортстанда октябрьдә аның килосы 37 сумга сатылса, ноябрьдә 45-47 сум булды. Декабрьгә тагын бераз төште, 40-42 сумга табарга мөмкин. Татарстанда шикәр бәяләре 40-50 сум арасында тора.

Былтыр бәрәңге уңышы зур булды, көз башында аның бәяләре шактый гына төшкән һәм килосы 18-20 сумга сатыла башлаган иде. Кышка таба ул да әкренләп күтәрелеп, ике районда да 24-35 сумга җитте.

Бәрәңге бәясе
Бәрәңге бәясе

Ипи бәясе Әгерҗедә артмаган – 22-23 сум. Илештә икенче чиректә үк 24-26 сумга җиткән иде, соңгы айларда 24 сумлыгы 25 сумга әйләнде.

Артистлар 50 сумга, бензин бәясе 20 тиенгә артты

Өченче чиректә бераз "арзанайган" артистлар билетларын ике районда да 50 сумга кыйммәтрәк сата башлаган. Илеш районының мәдәният йортында концертлар 450 сумга, Әгерҗедә 500 сумга куела. Фирдүс Тямаев беренче рәтләргә 600 сумга да саткан. Илештә былтыр гыйнварда билет 350 сум гына тора иде. Әгерҗедә ел дәвамында 450-500 булды.

Такси бәяләре әллә ни артмады. Әгерҗедән биш километр ераклыкта урнашкан Иж-Бубый авылына барып җитү 130, Югары Яркәйдән шундый ук ераклыктагы Иске Күктау авылына бару – 120 сум тора.

2018 ел дәвамында бәяләр арту рекордын бензин куйды. Соңгы чиректә "Башнефть"нең АИ-92 маркалы ягулыгы 40 сум 60 тиенгә, "Татнефтепродукт" ширкәтенеке 40 сум 50 тиенгә җитте. "Лукойл"да инде 41 сумнан артып китте. Былтыр гыйнвардагы бәяләр хәзер төш кебек кенә: 36 сум 60 тиен иде.

Рәсми статистика

Русиядә 2018 елда инфляция фаразлаганга караганда бераз гына артыграк булачак. Росстат бәяләр 4,2 процент артырга мөмкин дигән иде, хәзер исә 4,3 процент дип фараз итә. 2017 елда инфляция 2,5 процент кына булган иде.

* * *

1 гыйнвардан Русиядә өстәмә кыйммәт салымы (НДС) 18 проценттан 20 процентка арттырылды. Бу да бәяләр үсүенә өлеш кертәчәк дип көтелә. Азатлык Казан урамыннарда "Яңа елда бәяләр артуын сиздегезме" дигән сораштыру үткәрде.

Бәяләр артуын сиздегезме?
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:49 0:00

XS
SM
MD
LG