Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар теле кирәкми дип гариза язу татарлыктан ваз кичүгә тиң"


Төбәкләрдән килгән укучылар олимпиаданың татар теле биремнәрен чишер алдыннан

27 гыйнвар Казанда III төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы ачылды. Русия төбәкләреннән укучыларын алып килгән укытучылар Азатлыкка үз төбәкләрендә татар телен укыту торышы турында фикерләре белән уртаклашты.

8-11нче сыйныф укучылары арасында үтүче олимпиада татар теле һәм әдәбияты укытуны камилләштерү, сәләтле укучыларны барлау, аларны таныту, үстерү, татар телен чит төбәкләрдә саклау максатыннан оештырыла.

Олимпиаданың ачылышы Казанның 27нче гимназиясендә узды. Өч ел элек узган беренче олимпиадага 16 төбәктән 90 укучы килгән булса, быелгысында 22 төбәктән 140 укучы катнаша.

Казанда III төбәкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:14 0:00

Татарстан мәгариф министрлыгының төбәкара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина сүзләренчә, татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы өч өлештән тора.

27 гыйнвар укучылар татар теленнән олимпиада биремнәрен үтәде, 28 гыйнвар татар әдәбиятыннан һәм аннары сәнгатьле сөйләм бәйгесендә катнашачак.

Узган елгы олимпиадалар белән чагыштырганда быелгы олимпиада төбәкләрдән катнашучыларның күп булуы, укучыларның олимпиадага зур кызыксыну күрсәтүе белән аерылып тора, ди Гөлия Мусина.

Төбәкләрдән килгән укучыларның татар теле һәм әдәбияты укытучылары Азатлыкка белдергәнчә, Русиядә узган ел туган телләрне укытуда килеп чыккан проблем нәтиҗәсендә төбәкләрдәге татар мәктәпләрендә дә туган телләрне укытуда сизелерлек авырлыклар килеп чыккан.

Мәскәүнең 1184 санлы мәктәпнең татар теле укытучысы Ләлә Сәетова сүзләренчә, аларның мәктәпләрендә татар теле укыту башлангыч сыйныфларда гына калган. Ансы да бер сәгать кенә. Ә өлкән сыйныфларда татар телен өйрәнү өстәмә белем бирү системында алып барыла башлаган.

Ләлә Сәетова
Ләлә Сәетова

"Мәктәбебездә 550дән артык бала укый. Ата-аналар үз балаларына татар телен сайласыннар өчен без төрле кызыксындыру чаралары үткәрәбез. Татар драма түгәрәге, вокал, хореография, татарча өйрәнү түгәрәкләре эшли. Һәр чарада татарча җырлар, шигырьләр, төрле номерлар уза. Балалар аннан соң үзләре татарчага тартыла. Дәресләрне кызыклы итеп уздырырга тырышабыз. Моңа мөмкинлекләр бар бит. Мәктәбебездә Каюм Насыйри исемендәге тел өйрәнү үзәгенең филиалы да эшләп килә. Бу үзәкнең чаралары да безгә бик ярдәм итә", ди ул.

Ләлә Сәетова хәзергә татар телен өйрәнү мөмкинлекләре җитәрлек булса да берничә елдан татар теленнән олимпиадаларга йөрерлек балалар калырмы дигән куркулары булуын да әйтте.

Мәктәбебездә укучыларның күбрәк урыс телендә аралаша башлавыннан йөрәк әрни

"Чөнки елдан-ел татарча белүче балаларның саны кими бара. Безгә инде 3нче, 4нче буын татарларның балалары килә. Аларның әби бабалары күптән Мәскәүдә яши. Өлкәнрәк буын татар әлегә татарча белә. Шуңа да алар яшь буынның татарча белмәвеннән куркып балаларын безгә китерәләр. Мин үзем оптимист булырга тырышам. Ата-аналар үз балаларына татар телен өйрәтүне башкара алса, татар теле бетмәячәк.

Әмма ничек кенә булмасын, елдан-ел татарча аралашу мохите кими бара. Татар теле өйдә, кухня теле булып кала бара. 3-4 ел элек бездә Ульян, Нижгар, Мордовия якларыннан килгән балаларның татарча сөйләшүләре яңгырап тора иде. Хәзер колак салганда бар да урысчага күчеп бара. Шуңа йөрәгем әрни. Аралашу мохиты бетә бара", ди Ләлә Сәетова.

Оренбур өлкәсенең Абдуллин районы Шаланга авылы мәктәбенең татар теле укытучысы Земфира Сәйфуллина сүзләренчә, бүген мәктәпләрендә 38 бала татар теле һәм әдәбиятын өйрәнә.

Земфира Сәйфуллина
Земфира Сәйфуллина

"Татар теле белән бәйле вазгыятькә күз салсак, бездә быел татар теле авыр хәлдә кала башлады. Элек татар теле өч сәгать укытыла иде, быел инде бер сәгатькә генә калдырылды", ди ул.

Земфира Сәйфуллина, укучыларның ата аналар белән татар телен укыту өлкәсендә ничек итеп сүз алып баруларына да тукталып узды.

"Мин ата-аналар белән сөйләшкәндә кискен рәвештә татар теленең безнең туган тел булуын әйтәм. Телисезме теләмисезме сез аны балаларга укытырга тиешсез дип әйтәм. Үткән елдан бирле гаризалар язалар, безнең ата-аналар татар телен укытуга каршы түгелләр.

Мәктәп белән ата-аналар бергәләп эшләргә тиеш, шул очракта татар теле сакланып калачак

Олимпиадага барырга дип сайлаганда безнең моңарчы укучыларыбыз күп була иде. Быелдан башлап мин башлангаыч сыйныфларны укыта башладым, кызганыч, балалар татарча начар белә. Шуңа карамастан, татарча укытабыз һәм укытачакбыз. Балаларга татарча өйрәтү без укытучылардан һәм әти-әниләрдән тора. Без татар телен бетерергә җыенмыйбыз", ди ул.

Сәйфуллина сүзләренчә, татар телен саклап калу өчен иң беренче чиратта татарча аралашырга кирәк. "Мәктәп белән ата-аналар бергәләп эшләргә тиеш. Ул очракта һичшиксез татар теле сакланып калачак. Безнең авыл чи татар авылы. Без авылыбызга читтән килгән гаиләләрне дә татарча сөйләштерәбез, аларны татар теле дәресләренә йөртәбез" ди ул.

Ульян өлкәсе Дмитровград шәһәреннән килгән татар теле укытучысы Гүзәл Сәмигуллина сүзләренчә, шәһәрдә бердәнбер татар мәктәбе бар. Габдулла Тукай исемендәге бу мәктәптә 260 бала укый, аларга 20 татар укытучысы белем бирә.

Гүзәл Сәмигуллина
Гүзәл Сәмигуллина

"Минемчә, бүгенге көндә укытучыга шартлар тудырылган, бары эзләнергә, ялкауланмаска гына кирәк. Укучыларны төрле чаралар белән кызыксындыру безнең төп бурычыбыз, максатыбыз булып тора. Ата-аналар белән эшне тыгыз алып барабыз. Җыелышларда аларга аңлатабыз. Әгәр без балаларга үз телебезне өйрәтмәсәк аларга татар телен кем өйрәтсен, дибез.

Сез татар булмасагыз кем соң, дигән сорауларга җаваплар эзләтәбез

Сез татар булмасагыз кем соң алайса, дигән сорауларга җаваплар эзләтәбез. Сөйләшүләр уздыргач ата-аналар бер дә каршы килмиләр һәм гариза язганда үзләренең туган теле иттереп татар телен язалар", ди Гүзәл Сәмигуллина.

Пенза өлкәсе Әләзән авылы мәктәбе укытучысы Асия Кленкова исә, гомум вазгыятькә күз салганда Әләзәндә татар телен укыту яхшы хәлдә дип саный.

Асия Кленкова
Асия Кленкова

"Мәктәбебездә 5-9нчы сыйныфларда 2 сәгать татар теле 1 сәгать татар әдәбияты укытыла. 10-11нче сыйныфларда 2 сәгать татар әдәбияты дәресләре керә. Әти-әниләр булсын, балалар булсын без алар белән татар теленең мөһимлеге турында сөйләшүләр алып барабыз. Татар теленең кирәклеге турында сөйлибез.

Безнең мәктәптә бөтен бала да татар телен өйрәнә

Татар телен балаларга өйрәтмәсәк, алга таба татар теленең бетү куркынычы бар дип аңлаткач алар инде балаларын татар телендә укытырга дип бик рәхәтләнеп бирәләр. Безнең мәктәптә бөтен бала да татар телен өйрәнә", ди ул.

Башкортстанның Бүздәк районы Каран авылы мәктәбендә татар теле укытучы Зөлфия Мансурова, укучыларга татар телен төрле чаралар белән кызыклы итеп укытырга, балаларны татар теленә җәлеп итергә тырышуларын әйтте.

Зөлфия Мансурова
Зөлфия Мансурова

"Әйтик, без мәктәптә курчак театры оештырдык. "Күп нокта" дигән газетыбыз эшләп килә. Әле менә Туган телләр көненә әзерләнәбез. Габдулла Тукайның "Кәҗә белән сарык" әкиятен сәхнәләштерәбез. Безнең авыл 100% татар авылы. Ата-аналар барысы да балаларының татар телен өйрәнүләре өчен гариза язалар. Бүгенгә кадәр берсенең дә каршы килгәне юк", ди ул.

Татар телен саклап калу иң беренче гаиләдән тора, аннан инде бакча һәм мәктәп килә

Зөлфия ханым фикеренчә, татар телен саклап калу беренче чиратта гаиләдән тора. Ата-ана үз баласы белән татарча сөйләшергә тиеш. Аннан инде балалар бакчасы һәм мәктәп килә. "Бүген татар телен өйрәнүдә төп проблем, минемчә, ата-аналарның туган телнең әһәмиятен аңлап җитмәвендәдер. Урыс теленә, инглиз теленә күбрәк игътибар итәбез. Ләкин туган тел беркайчан да бер телгә дә алмашына алмый. Үзенең рухиятен, үзенең милләтен, үзенең туган телен, үзенең кыйммәтен белмәгән бала башка телләрне ничек өйрәнә алсын инде", ди Башкортстаннан килгән татар теле укытучысы.

Новосибирски өлкәсе Кышлау районы Кыштовка авылының татар теле укытучысы Якуб Вахитов исә, үз төбәгендә татар телен укыту торышын яхшы дип бәяләде.

Якуб Вахитов
Якуб Вахитов

"Мин үзебезнең якта татар телен өйрәнүдә вазгыять Аллага шөкер дип әйтер идем. Элек ул да булмаган. Мин үзем 14 ел мәктәптә татар телен укытам. Төрлечә була, бераз күтәрелә, бераз төшеп китә. Әмма бу алга таба бара торган эш. Инде хәзер һәр кешенең үзенең туган телен, динен ничек яратканын чыннан беләбез. Гариза язалар. Кем яза, кем язмый, кем ярата, кем яратмый.

Ата-ана татар теле укытылмасын дип гариза язса, ул татарлыктан чыгуга тиң

Мин мәктәптә укыганда сыйныфыбызда ике генә татар баласы бар иде. Ул вакытта безгә, сез татарча гына сөйләшергә тиеш дип әйтәләр иде. Һәм мин хәзер шул мәктәптә татарча укыта алам. Ата-аналар татар телен укыту турында гариза язганда берсе дә кирәкми, укытылмасын дип әйтми. Киресенчә булса, ул бит инде татарлыктан чыгарылган кебек була. Бездә алай була алмый. Бездә татарлык белән горурланалар", ди Якуб Вахитов.

фикерләр (15)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG