Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Йөрәктә татарлык булса, тел бетмәячәк"


Төбәкара олимпиаданы йомгаклау тантанасында катнашучылар

Казанда татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиадага нәтиҗәләр ясалды. Бу – берничә ел дәвам иткән чара. Быелгы олимпиадада Татарстан һәм Русиянең 20 төбәгеннән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты.

6 февраль Татарстан Халыклар дуслыгы йортында татар теле һәм әдәбиятыннан II төбәкара олимпиаданың йомгаклау тантанасы узды. Быел олимпиадада Татарстан һәм Русиянең 20 төбәгеннән йөздән артык мәктәп укучысы катнашты. Татар теле, әдәбиятыннан сынаулар белән бергә сәнгать, әдәбият әһелләре белән очрашулар, татар театрында спектакль карау да оештырылган.

Казанда татар теленнән төбәкара олимпиада узды
please wait

No media source currently available

0:00 0:05:44 0:00

Сынауларга килгәндә, олимпиада җиңүчесе – Пермь краеннан Карина Кашапова. Берничә кешегә өч дәрәҗәдәге дипломнар тапшырылды. Барысы да Русиянең төрле төбәкләреннән, аерым бер төбәктә тел яхшы укытыла дип нәтиҗә ясап булмый.

Мәктәптә тел, әдәбият уку, укытучының биремнәрен үтәү бер хәл, әмма ана телен куллану дәрес, мәктәп кысаларында гына калырга мөмкин. Билге алудан тыш татар теле никадәр кирәк, көндәлек тормышта ул кулланыламы дигән мәсьәлә дә бар. Азатлык олимпиадада катнашучылардан шәһәр-авылларда татар яшьләре арасында татарча сөйләшү кәттәлек билгесеме, социаль челтәрләрдә дуслар белән нинди телдә аралашасыз дип сораштырды.

Алия Нәбиуллина
Алия Нәбиуллина

Киров өлкәсе, Иске Йөрек авылы кызы Алия Нәбиуллина урыслашкан татар яшьләре арасына килеп кергәндә дә күпчелек очракта татарча сөйләшергә тырышуы хакында белдерде. "Татар булып та урысча аралашкан кешегә татарча гына җавап бирәм", ди олимпиада призеры.

Перьм өлкәсе, Барда гимназиясенең 9нчы сыйныф укучысы Роза Нуретдинова әйтүенчә, Барда җирлегендә татар теле кулланышта, чөнки бу – татар авылы, биредә урысча сөйләшүне өнәп бетермәскә мөмкиннәр. "Бездә чеп-чи әдәби тел дип әйтеп булмый, сөйләмдә үзенчәлекләр бар. Барда районында яшәүчеләр рус, татар телен дә яхшы белә. Чынлыкта барысы да татарча үзара сөйләшә, урысчага күчү дә бар", диде ул.

Свердлау өлкәсеннән Миләүшә
Свердлау өлкәсеннән Миләүшә

Свердлау өлкәсеннән Миләүшә яшьтәшләре белән мәктәптә татарча гына сөйләшсә дә, социаль челтәрләрдә рус теленә күчәргә туры килә, дип таный. "Авыл җирлегендә татар телен куллану бар, ә шәһәрдә яшәүчеләр нигездә урысча аралаша. Никтер шулай күнегелгән", диде ул безгә.

Һава Кирасирова
Һава Кирасирова

Укытучылар төбәкләрдә татар теле һәм әдәбиятының укытылу дәрәҗәсеннән, балаларның фәнгә кызыксынуыннан канәгать. Сарытауда эшләп килгән бердәнбер татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Һава Кирасирова әйтүенчә, өлкәдә балалар татар телендә рәхәтләнеп сөйләшә, музыка тыңлый, концертларга йөри. Яшүсмерләр арасында Элвин Грей, Мөнир Рахмаев иҗатын яратучылар да шактый, ди ул. Һава ханым Казанга өч укучысын алып килгән. Быел олимпиадада икенче тапкыр катнашулары. "Һәркемнең йөрәгендә татарлык булса, татар теле беркайчан да бетмәячәк. Безнең алда төп бурыч – кайда гына яшәсәң дә, үзебезнең телебезне саклап калу", ди Һава ханым.

Илсур Һадиуллин
Илсур Һадиуллин

Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин төбәкара олимпиаданың ничек узуыннан канәгать. Ул татар теле тирәсендә авыр вазгыять булуга карамастан яшьләрнең милли үзаңы бар дип сөенә. Түрәнең тел төбе – мәктәпкә өмет итмәгез, бөтен көч гаилә җилкәсенә төшә.

"Быел күбрәк егетләрнең катнашуы сизелә. Бүгенге вазгыятьтә теләк белдереп килүләре, катнашулары сөендерә. Яшьләрнең милли үзаңы үсә икән, олимпиадасы да була, милләте дә яши, теле дә була, гаиләләр дә корырлар, балалар да үсәрләр. Тагын да тырышып эшлисе, чаралар үткәрү теләге туа.

Олимпиадага килгән балалар, чын мәгънәсендә, үз телен яратучы, аны үстерүче егетләр һәм кызлар. Телгә булган ул мәхәббәтне беренче чиратта гаилә тәрбияли. Ә булган мәхәббәтне үстерүче, ныгытучы ул – мәктәп. Мәктәп эшләмәсә, тел турында сөйләмәсә, концерт, фестиваль, конкурслар булмаса, гомумән, мәктәп бу мохиттә яшәмәсә, ул вакытта телне саклап калу мөмкин түгел. Ә мәктәптә мохит булса, авылда да, шәһәрдә дә мохитне тудырырга мөмкин. Бергәләп эшләгәндә генә нәтиҗәләр килеп чыга", диде министр урынбасары.

Эльвина Нәҗипова
Эльвина Нәҗипова

27нче санлы татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвина Нәҗипова һәр укучының да олимпиада кысаларында уздырылган "Нәфис сүз" бәйгесенә көчле әзерлек белән килүен әйтте.

"Әлбәттә, шигырь сөйләгәндә төрлесе булды: һәр төбәкнең үз диалекты. Шулай да, һәр катнашучының шигыре үзенчә матур яңгырады. Бүгенге вазгыятьтә татар рухлы шигырьләр белән күңелебезне баету безне бик сөендерә", ди ул.

Аның фикеренчә, олимпиадада катнашучыларының белем дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Былтыр йомшаграк булып килгән балалар быел әзерләнеп, белем эстәп килгәннәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG