Accessibility links

Кайнар хәбәр

Элвин Грей: "Татар җырларына сыйфат җитми"


Элвин Грей: "Тукай премиясен бирсәләр, шат булыр идем"
please wait

No media source currently available

0:00 0:01:16 0:00

Популяр җырчы Элвин Грей, Тукай бүләген бирсәләр, алырга риза булуын белдерде, җырларны ничек туплавы һәм әзерләве турында сөйләде.

9 фервальдә популяр җырчы Элвин Грейның (Радик Юльякшин) Мәскәүнең Кремль сараенда беренче концерты уза. Ул Казанга мартта "ТМТВ" премиясенә килер дип көтелә, Татарстандагы гастрольләре кайчан узачагы әлегә билгесез. Узган ел "Татар җыры" фестивален йомгаклауда Элвин Грей "Елның иң популяр җырчысы" дип аталды. "Татнефть-Арена"да Радик 9 мең тамашачы җыйганнан соң "Татар җыры" аның Казандагы соңгы чыгышы булды. Азатлык Элвин Грей белән әңгәмә тәкъдим итә.

– Син татарча әйбәт кенә сөйләшә башлагансың. Укытучы белән шөгыльләнәсеңме әллә?​

– Юк, тәҗрибә җыела инде. Халык белән татар-башкорт телләрендә аралашам, Татарстан районнары буенча йөрим, күп сөйләшергә туры килә. Шуңа күрә акыл күбәя, тел остара.

– Син узган ел Азатлыкка "мин – башкорт", дип әйткән идең. Шуннан соң үзеңә карата нинди мөнәсәбәт, фикерләр ишеттең?

– Ә нинди булсын? Чынлыкта шулай булгач. Нормаль караш, барсы да моны белә.


Киләчәккә нинди планнар? Аренаны алдың, Кремль сарае. Аннан соң нинди максатлар?

– Менә 6 мең тамашачы сыйдырышлы Кремль сараеннан соң Мәскәүнең Олимпийский стадионын алырга ният. ​

– Казандагы "Татнефть-Арена"дагы концертыңнан соң сиңа Татарстанның атказанган артисты исеме һәм Тукай бүләге бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр әйтелде. Син моны ничек кабул иттең? Ишеткәнең бар идеме ул премия турында?

– Әйе, ишеткәнем бар, ләкин хәбәр чыккач, интернетта нинди премия булуын ныклап карадым. Мондый премия бирсәләр, мин бик шат булыр идем.​

– Татар җырларына, татар эстрадасына нәрсә җитми дип уйлыйсың?

"Әй, концертта җырларга ярар әле", дип яздыралар да, артык тырышып тормыйлар

– Минем уйлавымча, татар җырларында сыйфат җитми. Мин электән әйтәм, җыр, нинди телдә булса да, Русия яки Европа җырларыннан аерылмаска тиеш. Шундый ук яңгыраш, сыйфат булырга тиеш. Шул ук баянны, курайны сыйфатлы итеп яздырырга кирәк. Гадәттә, башкаручылар җырны, "Әй, концертта җырларга ярар әле", дип яздыралар да, артык тырышып тормыйлар. Чынлыкта җыр белән бик озак, алдан планлаштырып эшләргә кирәк. Бер көн генә түгел. Минем бер җыр өчен ун аранжировка эшләткәнем бар. Шуның берсен генә сайлап алып, җырны тәкъдим итәм.


– Артистлар арасында атмосфера нинди? Сине ничек кабул итәләр? Кемнәрдер сиңа каршы, кемнәрдер синең яклы. Моңа ничек карыйсың?

– Уңай карыйм. Ул шулай булырга тиеш. Яраткан, яратмаган кешеләр дә булырга тиеш. Бигрәк тә мине яратмаганнар миңа көч бирә. Алар каты әйтеп куйсалар, мин күбрәк, әйбәтрәк эшли башлыйм. Мондый очраклар мине илһамландыра гына. ​

Айдар Галимов белән ничек уртак тел таба алдың?

– Без Айдар абый белән электән аралашабыз, сөйләшәбез. Бу минем күптәнге хыялым иде, тормышка ашты. Бергә җыр яздырдык. ​

Бу кемнең идеясе? Синекеме?

– Әйе. Электән, Уфада чагында ук мин Айдар абыйга әйтә идем: "Берәр дуэт яздырырга иде", дип. Ул каршы килмәде. Һәм менә сигез ел үтте микән, тугызмы. Көне килеп җитте. "Әйт, авылым", дип атала бу җыр. Сүз уңаеннан, әлеге җыр мин туган 1989 елда чыккан.

"Каеннар арасында", "Уфтанма" һәм башка шундый элек җырланган җырларны башкарасың. Син авторлар белән ничек килешәсең?

– Без җырны болай гына ала алмыйбыз. "Уфтанма" җырының авторы Рәис Ханнановның авылына бардым. Сөйләштек, чәй эчеп алдык. "Әйдәгез, сезнең җырны балалар, яшьләр, бөтен стадион башкарсын, яңартабыз?", дидем. Минем уйлавымча, һәр автор моңа риза. "Каеннар арасында" җырының сүз авторы Роберт Миңнуллин, көен язган Оскар Усманов белән дә шулай ук булды. Күрештек, сөйләштек, килештек. ​



– Алайса Elvin Grey кеше җырын җырлап популярлык казана дигән сүз дөрес түгел?

– Анысын мин күп ишеттем. Мин аларга "Сез дә ул җырны алып җырлагыз", дип әйтәм. "Кешегә җиткерә алсагыз – булдырырсыз!". Кеше тыңлый, кеше ярата. Монда начар нәрсә юк. Алга таба да җырларның яртысы үземнеке, яртысы ретро җырлар булачак. Чөнки безнең концертларга өлкән яшьтәге абый-апалар килә, алар ретро җырларны көтә. Концертта алар кушылып җырлап, биеп алалар. Каршы сүз әйтүчеләр алсыннар да, үзләре шулай ук эшләп карасыннар.

XS
SM
MD
LG