Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар Австралиядә татармы, россиянмы?


Австралия көне парадында татарлар

Аделаидада Австралия көнендә үз мәдәниятләрен танытырга чакырылган кайбер татарлар бәйрәм парадында урыс төркемендә матрешкалар белән чыкты. Башка татарларга бу ошамады.

Австралиянең Аделаида шәһәрендә яшәүче, төрле җәмгыятьләргә бүленгән татарлар өчен быелгы Австралия көне бәйрәмендә үзара ризасызлык белдерүгә тагын бер сәбәп булды. Кайчандыр бар татар дөньясына үрнәк булган Аделаида Сабантуен "Калинка" кебек җырлар белән Русия халыклары бәйрәменә әверелдергән бер татар җәмгыяте - Шөһрәт Вәли җитәкчелегендәге татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре Австралия бәйрәменә урыс төркеме эчендә матрешкалар белән чыкты.

Аделаида хакимияте 26 гыйнварда билгеләнүче дәүләт бәйрәме - Австралия көне алдыннан шәһәрдәге барлык милли җәмгыятьләргә бәйрәм парадында катнашырга чакыру җибәрә. Анда үз дәүләтләре булмаган халыклар да милли киемнәр киенеп, үз байракларын күтәреп чыга, үз гореф-гадәтләрен күрсәтә, милли көйләрен уйный, җырларын җырлый. Урам йөреше үзәктә концерт белән тәмамлана.

Быел да бәйрәм парадына төрле халыклар үз төркемнәре белән чыкты. Әмма анда татар төркеме күренмәде. Бары тик урыс төркемендә сәер киенгән өч татар күренде. Шөһрәт Вәли җитәкчелегендәге татар-башкорт җәмгыяте вәкилләре башларына түбәтәй, билдән өстә татар милли киеме, аска шорты гына киеп чыккан иде. Татар милли киеме киеп чыккан Диләрә Вәлиева Азатлыкка аңлатма биреп, "бөтенләй чыкмаганчы, шулай чыгарга булдык", диде:

Диләрә Вәлиева
Диләрә Вәлиева

"Русиядә күп милләтләр, шул исәптән татарлар да яшәгәнгә күрә, без бөтенләй чыкмый калмыйк дип Русиянең башка халыклары белән чыктык. Анда казакъ киемнәре киеп Русиягә Казакъстан вәкилләре дә кушылды. Татарлардан өч кеше чыкты. Тагын икесе – Башкортстан татарлары", диде Диләрә.

Татар активисты, "Туран" төрки халыклар җәмгыяте җитәкчесе Ирек Гариф Азатлыкка моны татарларны мыскыллау дип санавын белдерде.

Ирек Гариф
Ирек Гариф

"Казанга кайтып менә безнең Австралиядәге татар җәмгыяте тегене эшли, моны эшли дип сөйләргә яраталар. Бер мәртәбә Татарстан, Башкортстан байрагын күтәреп Аделаида урамы буйлап уза алмыйлармыни? Казанга футбол карарга утызар кеше җыелып баралар, Татарстанны ничек яратулары турында сөйлиләр.

Татарстан байрагын күтәргән, Татарстан дип язган өчен монда аларны берни дә эшләтмиләр. Татарстан байрагы Русиядә дә тыелмаган. Әнә уйгырлар ел саен аерым төркем булып чыгалар. Өстәвенә быел кытайларның да яртысы уйгыр, кыргыз һәм башка шундый мөселман халыклар киемнәре киеп чыккан иде. Үзләрендә мөселман халыкларны эзәрлеклиләр, ә Австралия бәйрәмендә аларның киемнәрен киеп "ал да гөл" итеп күрсәтәләр. Уйгырлар кытайлар янына барып моңа ризасызлык белдерде.

Австралия бәйрәмендә уйгырлар
Австралия бәйрәмендә уйгырлар

Ә безнең татарга бернинди басым да кирәкми, түбәтәй һәм шорты киеп урыс җәмгыятенә ияргәннәр, матрешкалар арасына басканнар. Болай итеп чыкканчы, бөтенләй чыкмасыннар иде. Австралиядә татарларны ничек күрсәтмәкче булалар соң? Татарлар Русиядә яхшы яши, ягъни анда безнең телебезне дә, республикабызны да бетермиләр дип аңлатмакчылармы? Урысларның матрешкалары (урыс курчагы) артыннан ияреп барганчы татар милли киеме, байрагы белән ник чыкмаска? Рөхсәт итмиләрме? Безнең "Туран" җәмгыяте татар оешмасы түгел, төрки халыклар оешмасы дип саналганга, без бу чарага татаралар исеменнән катнаша алмадык", ди Ирек Гарипов.

Татарларның Австралиягә килүенә быел 70 ел була. Аделаидада хәзерге вакытта өч татар җәмгыяте эшләп килә. Иң күптәннән эшли торганы – хәзер күренекле татар эшмәкәре Рөстәм Садри җитәкчелегендәге Аделаида татар берләшмәсе. Икенчесе – Шөһрәт Вәли җитәкчелегендәге татар-башкорт җәмгыяте. Өченчесе – Ирек Гариф җитәкчелегендәге "Туран" төрки халыклар җәмгыяте.

фикерләр (46)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG