Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татар-башкорт компьютер уеннары мәдәниятебезне таныту өчен кирәк"


"Сак-Сок" бәетенә нигезләнгән компьютер уены сурәте

Башкортлар "Урал-Батыр" эпосына нигезләнгән компьютер уенын эшләп ята, татарларның "Сак-Сок" риваятенә нигезләнгән һәм борынгы Болгарга багышланган уеннарын булдыру эшләре туктап калган.

Күп кенә ата-аналар татар мульфильмнары, компьютер уеннары балаларны ана теленә өйрәтүнең иң үтемле ысулы дип саный. Бу хакта узган елның ноябрендә оештырылган Татар ата-аналары конференциясендә дә әйтелде. Татар-башкортлар бу яктан әле бик мактана алмый.

Күптән түгел Башкортстанның Стәрлетамак шәһәренең IT белгечләре "Урал-Батыр" эпосына нигезләнеп компьютер уенын эшли башлаган. Анда Зәркум һәм башкорт батыры уенның төп геройлары булып тора.

Проект җитәкчесе Руслан Кәримов сүзләренчә, төп максат - башкорт мәдәниятен башка илләргә таныту һәм башкорт телен яңа дәрәҗәгә чыгару.

Руслан Кәримов
Руслан Кәримов

Башкорт эпослары геройлары аша компьютер уенын уйлап чыгару белән белгечләр ике ай чамасы элек шөгыльләнә башлаган. Хәзергә өч персонаж тулысынча әзер. Уенда катнашучы үзен борынгы дәвердә хис итсен өчен белгечләр аны йолага таянып эшләгән.

Фольклор белгече Илнур Дилмөхәммәтов әйтүенчә, батыр - уенда катнашучы кеше, ә Зәркум - аның дошманы. Батыр уен барышында төрле кыенлыкларны үтеп, юлында очраган явыз көчләр белән көрәшеп финалга үтсә, җиңүче дип билгеләнә. Өстәвенә, төп геройлардан тыш, уенда ясалма персонажлар да булачак.

Персонажларны булдыру һәм хәрәкәтләрне эшләү җиңел эш түгел, ди белгечләр. Уенда нинди дә булса геройны күз алдына китерү өчен рәссам аны башта ак кәгазьгә төшерә. Уен башкорт, урыс һәм инглиз телләрендә булачак.

Компьютер уенының эше күп. Аны тулысынча булдыру өчен якынча 10 миллион сум акча кирәк булачак дип саный белгечләр.

Компьютер уены өзекләре
Компьютер уены өзекләре

"Финанс ягыннан безгә монда югары уку йорты (Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак бүлеге) ярдәм итә. Яңа җиһазлар алынган. Проектны алга җибәрер өчен безгә финанс ярдәм кирәк. Ярдәмне республика ягыннан көтәбез. Проектны ниндидер дәрәҗәгә җиткергәндә Мәскәү ягыннан да федераль ярдәм булыр дип уйлыйбыз.

Күпме акча киткәнен әле төгәл исәпләп чыгармадык. Энтузиастлар күп көч түкте. Програмчылар, дизайнерлар эшләде. Эш бара. 10 миллион сумга чыгарга мөмкин, чөнки уеннар эшләү өчен профессионаллар кирәк. Аларның бер сәгать эше кыйммәт тора", ди Руслан Кәримов.

Уенда катнашкан батырның исеме юк. Күп бәхәсләшүдән соң белгечләр исем сайлау өчен балалар арасында бәйге игълан итәргә ниятли. Якынча бер елдан уен тулысынча әзер булачак ди белгечләр.

Стәрлетамакта "Урал-Батыр" эпосына нигезләнеп компьютер уены эшләнә
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:06 0:00

Татарлар мондый компьютер уенын ясау эшен берничә ел элек башланган иде. Бу эшкә "Сәмрух" иҗат берлеге алынган иде. Әмма берлекнең продюссеры Альберт Шакиров Азатлыкка әйтүенчә, ул эшчәнлек әлегә туктап калган.

"Ул "Сак-Сок" татар бәетенә нигезләнгән. Кызыклы тарихи квест. Интеллектуаль уен. Анда гел биремнәрне эшләп барырга кирәк, ягъни йөгереп йөрүче персонаж гына түгел.

Альберт Шакиров
Альберт Шакиров

Риваять шул килеш саклана. Әниләренең Сак-Сокка каргышы төшеп алар икесе-ике якка җибәрелә. Бер-берсе белән очраша алмыйча йөриләр. Әниләренең кичерүләрен теләп, ничек тә булса шушы каргыштан котылу өчен алар бер-берсенә таба юл эзли. Шуннан боларның сәяхәтләре башлана да. Анда риваятьтәге вакыйгалар да сөйләп барыла. Тел белеменә дә биремнәр булырга мөмкин. Монда тарихны да күрсәтә алабыз. Мисал өчен, 922 елда Ибн Фадлан Болгарга килгән. Аның каләме югалган. Ул каләмне табарга ярдәм итегез дип балаларны тарихи вакыйга эченә кертеп җибәрәсең. Барысы да уен формасында эшләнә", ди Шакиров.

Аның сүзләренчә, алар компьютер уенын эшләүне иҗат берлеге акчасына башлаган. Уенның бер өлеше эшләнгән.

"Киләчәктә дәвам итәр өчен ул инде җитештерүгә китәргә тиеш. Әлегә безнең моңа акча юк, чөнки без бүтән проектлар эшлибез. Акча китерә торган проектлар да эшләргә кирәк бит. Әлегә бер урында калдырган килеш тора, аңа кулыбыз җитми.

Без бу проектны соңгы дүрт елда күтәргәнебез юк. Үзеңдә акча булмаса, читтән табуы бик авыр. Бәлкем кешесен таба белмибездер. Грант формасында алу дигән фикергә тукталдык. Министрлыклар төрле грантлар булдыра бит, бәлкем шуларга кереп булыр дип уйлыйбыз”, ди Шакиров.

Башкортстанда компьютер уенын ясаучылар акчаны хөкүмәттән алырга ниятләсә, "Сәмрух" продюссеры моны отышлы юл дип санамый.

"Сак-Сок" компьютер уены
"Сак-Сок" компьютер уены

"Дәүләт акчасы белән эшләгән вакытта сораулар туарга мөмкин. Мондый уеннар бит алар реклам чыгара торган итеп эшләнгән. Син телефоныңда уйнап утырасың, ә анда күпмедер вакыттан соң өстә реклам килеп чыга. Аның өчен сиңа ничәдер тиен акча килеп тора. Дәүләт акчасына эшлисең икән, реклам тыелган. Дәүләттән дә акча алгансың, әле тагын да рекламнан да акча эшлисең килеп чыга. Шуңа дөрес эшли торган әсбаплар булсын өчен алар шәхси акчага яки инвестор акчасына эшләнергә тиеш дип уйлыйм. Дәүләттән алынган акчаның хисап бирү дигән ягы бар. Бу безнең баштан үтте инде.

"Tatarkitapp" проекты белән дә шулай булды. Аны "Сәләт" оешмасы, Мәрҗәни фонды һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы белән эшләгән идек. Ул чыгарылып министрлыкка тапшырылды. Татар әкиятләре җыентыгыннан иллюстрацияләр алып без күчереп ала торган итеп айпадка керткән идек. Анда әкиятне кирәк икән актерлар укый, кирәк икән әти-әни укый ала. Балаларга иллюстрацияләр бирелә. Ул әйбер эшләнде, әмма таратылмады. Без инде аны яңадан күтәреп чыга алмыйбыз. Аның бөтен хокуклары Мәгариф министрлыгына тапшырылган", ди Альберт Шакиров.

Альберт татар компьютер уенын булдыру даими эшчәнлеккә куелса гына уңышка ирешәчәк дигән фикердә.

"Менә беренче татар уены булдырылды ди. Беренче уенны ике сәгать эчендә узып чыктылар ди. Аннан бала нишли? Татар уены ул бер генә булырга тиеш түгел, ул даими чыгып барырга тиеш. Ел саен яки ике елга бер чыгып барсын өчен дәүләткә аны програм буларак кабул итү кирәктер бәлкем. Ул даими булырга тиеш. Күпмедер дәрәҗәдә түләүле дә булуы зарур. Уйнаучы кеше уенны бушка алырга тиеш, әмма аны эшләүчегә рекламнан аз гына акча килә ала. Шулай булганда дөресрәк кебек. Ә болай дәүләт беренче уенга акча бирде дә, шуның белән шул бит инде", ди Шакиров.

Альберт сүзләренчә, хәзер алар музей проектлары, анда техник җиһазлар кайтарту, урнаштыру һәм видео, анимацияләр кертү белән шөгыльләнә. Шуннан кергән акчаның бер өлешен киләчәк проектларга дип калдыра.

"Татарның элекке кебек меценатлары кайчан булыр икән дип көтеп утырып булмый бит инде. Без әкрен эшлибез, әмма барыбер эшлибез. Менә "Кәҗә белән Сарык" әкияте мультфильмының беренче сериясе инде төгәлләнеп килә. "Шаян ТВ"га тапшырырбыз дип торабыз. Аларга татарча үзебездә эшләнгән мултфильмнар кирәк. Без дә меценатлык белән шөгыльләнәбез дип әйтимме соң инде, гәрчә зур эшләребез әлегә юк", диде Альберт Шакиров.

Болгар XIV уены күренеше
Болгар XIV уены күренеше

2016 елда Татарстанда КФУның визуализация һәм уеннар әзерләү лабораториясе (Digital Media Lab) борынгы Болгарга багышланган компьютер уенын әзерли башлаган иде. Әлеге лабораториянең белгече Морат Хафизов Азатлыкка әйтүенчә, бу уен да әле җәмәгатьчелеккә чыгарылмаган.

"Киләчәктә аны укыту процессында куллану карала. Сөйләшүләр бара", диде ул.

Уен үзе урыс телендә, әмма кайбер өзекләре татарча һәм инглизчә икән. Киләчәктә башка телләргә дә тәрҗемә итү карала.

фикерләр (6)

XS
SM
MD
LG