Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Уймак кыз" (Дюймовочка)


Настало время очередной сказки на татарском! Сегодня мы читаем и слушаем известную сказку Ганса Христиана Андерсена – "Дюймовочка". Текст адаптирован для изучающих татарский, перевод ключевых фраз и аудио прилагается. Не забудьте пройти тест в конце материала.

Уймак кыз
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:11:49 0:00
йөкләү

Яшәгән ди бер хатын, аның балалары булмаган. Бер көнне ул карт cихерчегә барган һәм болай дигән:

— Мин кызым булуын бик телим. Кайдан алып була икән аны, әйтә алмассыңмы?

— Нигә әйтмәскә? — диде сихерче. Мин сиңа арпа ярмасы бирәм. Бу ярма гади, тавыклар ашата торган түгел. Син аны гөл савытына утырт, аннары нәрсә буласын күрерсең.

— Рәхмәт сиңа! — диде хатын һәм сихерчегә унике тиен акча бирде.

Аннары хатын өенә кайтты һәм арпа ярмасын гөл савытына утыртты. Утыртты гына, ярма шунда ук үсә башлады. Үсенте лалә кебек зур чәчәк булды.

— Нинди гүзәл чәчәк! — диде хатын һәм матур чәчәк бөреләрен үпте.

Слова и выражения

cихерче — колдунья​
тавык — курица
гөл савытына утырт — посади в цветочный горшок
шунда ук — тут же
Үсенте лалә кебек зур чәчәк булды. — Росток превратился в похожий на тюльпан большой цветок.
чәчәк бөреләрен үпте — поцеловала лепестки

Чәчәкне үбүе булды, аның эчендә нәрсәдер селкенде һәм чәчәк ачылды. Лалә кебек чәчәк эчендә кечкенә кыз утыра иде. Ул бик-бик кечкенә иде, буе бары тик бер дюйм кадәр генә. Шуңа аны Уймак кыз дип атадылар.

Әстерхан чикләвегенең кабыгы кызның бишеге, зәңгәр миләүшәләр мендәр, ә гөлчәчәк бөреләре юрган булды.

Кечкенә Уймак кыз өчен тәлинкәдәге су күл кебек зур. Ул чәчәк бөреләренә ята һәм йөзә. Тәлинкәнең бер ягыннан икенче ягына йөзә һәм җырлар җырлый.

Бер төнне, Уймак кыз йоклаганда, тәрәзәдән өйгә зур, юеш, бик шыксыз гөберле бака керде.

Бака кызны күрде һәм:

— Менә улыма әйбәт хатын була! — диде.

Ул кабыкны алды да тәрәзәдән бакчага сикерде.

Слова и выражения

уймак — напёрсток​
әстерхан чикләвегенең кабыгы — скорлупа грецкого ореха
бишек — колыбель
миләүшә — фиалка
мендәр — подушка
гөлчәчәк — роза
юрган — одеяло
шыксыз — безобразный
гөберле бака — жаба

Бакчада елга ага, аның янында күл бар. Бака улы белән шунда яши.Улы да, әнисе кебек, юеш һәм шыксыз иде.

Бакалар Уймак кызны елга уртасына төнбоекка салдылар.

Иртән кыз уянды. Һәрьякта су иде. Кыз бик курыкты һәм елый башлады.

Ә шул вакытта ана бака өен камышлар һәм сары төнбоеклар белән бизи, киленгә ярарга тырыша иде.

Бака кыз янына килде.

— Менә минем улым! Ул синең ирең булачак.

— Коакс, коакс, брекке-ке-кекс! — дип кенә әйтте улы.

Уймак кыз бик каты елады. Ул шыксыз гөберле бакага кияүгә чыгарга теләми иде.

Су астындагы кечкенә балыклар баканың нәрсә сөйләгәнен ишеттеләр һәм Уймак кызның елаганын күрделәр. Жәлләделәр алар кызны. Елганың бөтен балыклары килделәр һәм төнбоекның сабагын өздләр.

Чәчәк агым белән йөзеп китте. Хәзер инде бака кызны куып җитә алмый иде.

Ә Уймак кыз һаман ераграк китә иде. Кошлар аны күрәләр һәм:

— Нинди матур кечкенә кыз! — дип җырлыйлар иде.

Кыз янында бертуктаусыз көя күбәләге оча иде. Кыз күлмәге путасының бер ягын күбәләккә бәйләде, һәм төнбооек тагын да тизрәк йөзде.

Слова и выражения

төнбоекка салдылар — положили на кувшинку​
һәрьякта — повсюду
камыш — камыш
килен — сноха
ярарга тырыша — старается угодить
агым белән йөзеп китте — поплыл по течению
бертуктаусыз — безостановочно
көя күбәләге — мотылёк
пута — пояс

Кинәт якыннан май кондызы очып китте. Ул Уймак кызны күрде, алып китте һәм агачка утыртты.

Бичара кыз бик курыкты. Әмма кондызны бу кызыксындырмады.

— Син май кондызына бер дә охшамагансың. Әмма син миңа бик ошадың, — диде ул кызга.

Аннары агачка башка кондызлар килделәр.

Кайберләре:

— Аның ике генә аягы бар! — диделәр.

— Аның капшавычлары да юк! — диделәр башкалары.

— Ул шундый нәзек! Кеше сыман! — диделәр өченчеләре.

Кызны алып килгән май кондызына ул кинәт ямьсез булып күренде. Кондыз аны агачтан куды.

Кыз акчәчәккә утырып елады. Ул үзенең ямьсез булуыннан күңелсезләнә иде. Аны хәтта май кондызлары кудылар.

Слова и выражения

май кондызы — майский жук
охшамаган — не похож
кайберләре — некоторые
капшавычлар — щупальца
нәзек — тонкий
акчәчәк — ромашка

Кыз җәй буе урманда ялгыз яшәде. Ул үзенә чирәмнән бишек чикте һәм әрекмән астына элде. Ул чәчәк балы ашады, чык эчте.

Шулай җәй узды, көз узды. Салкын кыш якынлашты. Кошлар китте, чәчәкләр шиңделәр, ә Уймак кыз яшәгән әрекмән кипте.

Кызның күлмәге ертылды, аңа бик суык иде.

Кар ява башлады. Һәр кар бөртеге Уймак кыз өчен безгә бер көрәк кар кебек иде. Без бит зур, ә ул бик, бик кечкенә.

Кыз урманнан китәргә булды. Ерак түгел ашлык кыры бар иде. Ипине инде күптән урдылар, кар астыннан сабаклар гына күренә.

Менә кыз кыр тычканы оясы янына килде. Оя коры яфраклар белән капланган иде. Анда күп ярмалар бар иде.

Слова и выражения

әрекмән астына элде — повесила под лопух
чык здесь: роса
якынлашты — приблизился
көрәк — лопата
китәргә булды — решила уйти
ашлык кыры — нива
урдылар — сжали
сабаклар гына күренә — видны только стебли
кыр тычканы — полевая мышь
ярма — зерно

Уймак кыз теләнче кебек бусага төбенә килде һәм бер арпа бөртеге сорады. Ул ике көн йокламады.

— Ах син, бичаракай! — диде кыр тычканы.— Я, кил монда, җылын, аша минем белән.

Уймак кыз ояга керде, җылынды, ашады.

Карт тычканга кыз бик ошады.

— Кышка миндә кал. Мин сине ашатам, ә син өйне җыештыр, миңа әкиятләр сөйлә, — диде ул.

Шулай Уймак кыз тычканның өендә яшәргә калды. Ул тычканның бөтен әмерләрен дә үтәде. Аңа монда бик рәхәт иде.

— Тиздән безгә кунаклар килә,— диде бер көнне тычкан.— Атнага бер тапкыр минем яныма күрше керә. Аның җир астында зур өе бар. Ул бик бай. Чык, кызым, аңа кияүгә! Бер генә кимчелеге бар: ул сукыр, сине бер дә күрми. Син аңа әкиятләр сөйләрсең.

Әмма Уймак кыз тычкан күршесенә кияүгә чыгарга теләмәде, чөнки ул сукыр тычкан иде.

Бераздан сукыр тычкан килде. Ул бик бай, җитди иде. Йорты карт тычканныкыннан егерме тапкырга зуррак. Анда күп бүлмәләр, озын коридорлар бар иде. Ләкин кояш кына бер дә керми, караңгы.

Сукыр тычкан кояшны һәм чәчәкләрне күрә алмый иде, чөнки ул аларны беркайчан да күрмәгән.

Уймак кызны кунак өчен җырларга мәҗбүр иттеләр. Ул ике җыр башкарды. Шундый матур җырлады, сукыр тычкан аны бик яратты.

Аннары сукыр тычкан бер коридор казыды һәм Уймак кызны үзенә алып китте. Юлда алар бер үлгән кош күрделәр. Бу карлыгач иде. Ул кыш башында туңып үлгәндер һәм сукыр тычканның оясына егылгандыр.

Слова и выражения

теләнче — попрошайка​
бөтен әмерләрен дә үтәде — выполняла все приказы
сукыр — слепой
сукыр тычкан — крот
мәҗбүр иттеләр — заставили
казыды — вырыл
карлыгач — ласточка

Уймак кыз кошны бик жәлләде. Ул кошларны бик ярата. Алар кызга җәй буе матур җырларын җырладылар.

Кош булып туарга теләмәс идем мин! — диде сукыр тычкан. Ул җырлый гына белә. Ә кыш көне нишләсен? Шулай ачлыктан үлә инде.

— Дөрес, дөрес! — диде карт тычкан. Аның җырлавыннан нинди файда? Җыр белән генә тук булмассың.

Уймак кыз дәшмәде. Ә тычкан һәм сукыр тычкан күрмәгәндә, ул карлыгачка иелде, каурыйларын таратты һәм ябык күзләреннән үпте.

"Бәлки син җәй көне матур итеп җырлаган коштыр? — дип уйлады кыз. — Күпме шатлык китердең син миңа, кошчык!"

Сукыр тычкан карт тычканны һәм Уймак кызны өйгә озатты.

Төнлә кыз йоклый алмады. Ул торды, коры чирәмнән келәм үрде һәм кошны каплады.

Аннары Уймак кыз тычкан оясыннан йомшак мүк алып килде һәм үлгән кош астына салды.

Хуш, ягымлы карлыгач! — диде Уймак кыз. — Хуш! Җәй көне минем өчен матур итеп җырлаганың өчен рәхмәт сиңа!

Һәм ул башын карлыгачның түшенә салды һәм кинәт курыкты: кошчыкның түшендә нәрсәдер селкенә иде. Бу аның йөрәге. Кош үлмәгән, туңган гына. Ә хәзер ул җылынды.

— Рәхмәт сиңа, сөекле кыз! — диде карлыгач. — Мин бик җылындым! Тиздән мин тәмам тереләм һәм очам.

Уймак кыз карлыгачка су һәм берничә арпа бөртеге бирде. Кыш буе карлыгач ояда яшәде. Моны тычкан да, сукыр тычкан да белмәделәр.

Слова и выражения

Кош булып туарга теләмәс идем мин! — Не хотел бы я родиться птицей!​
Җыр белән генә тук булмассың. — Одной песней не прокормишься.
ябык здесь: закрытый
келәм үрде — соткала ковёр
каплады — накрыла
мүк — мох
хуш — прощай
ягымлы — милый
түшенә салды — положил на грку
туңган — замёрз
сөекле — милая/любимая
тәмам тереләм — окончательно выздоровлю

Яз җитте, кояш җылыта башланды.

Карлыгач китәргә тиеш иде. Ул кызны да үзе белән чакырды.

Әмма кыз карт кыр тычканын жәлләде. Ул белә иде: тычканга ялгызына күңелсез булачак.

— Юк, мин синең белә оча алмыйм! — диде кыз.

— Хуш, хуш, нәни кыз! — диде карлыгач һәм очып китте.

Уймак кыз җир астында калды.

Бер көнне сукып тычкан кыз янына килде.

Кызга бирнә әзерләргә куштылар.

Уймак кыз көннәр буе тукыма текте.

Һәр иртә һәм һәр кич кыз оядын чыгып күккә карады. Аның симез сукыр тычканга кияүгә чыгасы килми иде.

Менә көз дә килде. "Дүрт атнадан синең туең!" — диде карт тычкан.

Әмма Уймак кыз елый башлады һәм кияүгә чыгарга теләмәвен әйтте.

— Юләрлек! — диде карт тычкан. — Киреләнмә! Югыйсә мин сине тешлим. Нигә сиңа сукыр тычкан ошамый? Патшабикәнең үзендә дә мондый затлы бәрхет тун юк! Мондый ир өчен ходайга рәхмәт әйт.

Слова и выражения

үзе белән чакырды — позвал с собой​
җир астында калды — остался под землёй
бирнә — приданое
тукыма текте — пряла пряжу
симез — толстый
Киреләнмә! — Не упрямься!
югыйсә — иначе
тешлим — укушу
патшабикә — королева
затлы — изящный

Ниһаять, туй көне җитте. Хәзер Уймак кызга гомер буе җир астында яшәргә кирәк булачак. Ул соңгы тапкыр кояшны күрергә чыкты.

— Сау бул, кояш, сау бул!

Аннары ул кызыл чәчәк күрде, аны кочаклады һәм:

— Карлыгачны күрсәң, миннән аңа сәлам җиткер,— диде.

Кинәт аның баш очнда кош тавышы ишетелде. Кыз бышын күтәрде һәм карлыгачны күрде. Ул аңа борчуларын cөйләде.

— Инде салкын кыш килә,— диде карлыгач. — Мин еракка, җылы якларга китәм. Минем белән очрага телисеңме? Утыр миңа, бергә очабыз.

— Әйе, әйе, мин очам синең белән! — диде Уймак кыз.

Карлыгач озак очты, ерак очты. Гаҗәеп бер зәңгәр күл ярында, яшел агачлар арасында борынгы ак мәрмәр сарай салынган. Анда бик күп кош оялары бар.

— Менә минем өем! — диде карлыгач. — Син үзеңә матур чәчәк сайла, шунда яшәрсең.

Карлыгач чәчәк янына килде. Чәчәктәге эльф бик курыкты. Ул шундый кечкенә иде, ә карлыгач шундый зур! Әмма Уймак кызны күргәч, ул бик сөенде. Иелде һәм исемен сорады.

— Уймак кыз,— дип җавап бирде кыз.

— Сөекле Уймак кыз, — диде эльф,— миңа кияүгә чыгарга теләмисеңме?

Уймак кыз ризалашты.

Шулвакыт һәр чәчәктән эльфлар чыктылар һәм Уймак кызга бүләкләр бирделәр. Иң яхшы бүләк — үтәкүренмәле канатлар иде.

Хәзер кыз да, эльф кебек, оча ала иде.

Карлыгач кыш көне матур җырларын җырлады. Ә салкын илләрдә яз килгәч, ул Даниягә очып китте. Анда аның кечкенә оясы бар. Ул оя әкиятләрне яхшы сөйләүче бер кеше өендә ясалган иде. Карлыгач аңа Уймак кыз турында сөйләгән. Бу хикәяне дә без шул кешедән ишеттек.

Слова и выражения

борчу — беспокойство​
мәрмәр сарай салынган — возведён мраморный сарай
иелде — наклонился
үтәкүренмәле канатлар — полупрозрачные крылья
хикәя — рассказ

*****

Ну и как вам "Уймак кыз" на татарском? Надеемся, что текст читался легко :) Вы всегда можете оставить отзыв или предложение в нашей группе в Вконтактеили по адресу: eydetat@gmail.com

А сейчас предлагаем проверить, насколько хорошо вы поняли текст, и повторим основную лексику. Небольшой тест по содержанию и ключевым фразам:​

Тест: Уймак кыз

Тест: Уймак кыз

Начните тест

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG