Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстанда "Алабуга" кебек махсус икътисади мәйдан төзергә ниятлиләр


"Алабуга" мәйданы
"Алабуга" мәйданы

Махсус икътисади мәйдан Башкортстанның Ишембай районында төзелергә мөмкин. 1 февральдә республика делегациясе Татарстанга тәҗрибә алырга килә.

Башкортстанда махсус икътисади мәйдан булдыру темасы республика хөкүмәтендә пәнҗешәмбе узган "Инвестиция сәгатендә" күтәрелгән.

Икътисади үсеш министры Сергей Новиков моның өчен Ишембай районы яхшы булачак, чөнки анда көчле сәнәгать комплексы, табигый ресурслар, профессиональ кадрлар һәм әзер транспорт инфраструктурасы бар дип белдерде. "Проект нигезенә без Татарстандагы "Алабуга" махсус икътисади зонасын мисал итеп алачакбыз", дип китерә министр сүзләрен "Коммерсантъ-Уфа". Башкортстан делегациясе җомга күрше республикага тәҗрибә уртаклашырга бара.

Башкортстан башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров бу уңайдан Русия хөкүмәтенә мөрәҗәгать әзерләүне тизләтергә һәм махсус икътисади мәйдан өчен резидентлар эзләүне башларга кушты.

Русиядә 21 махсус икътисади мәйдан эшли: тугызы - сәнәгать өлкәсендә, алтысы - технологияләрдә, бишесе - туризм белән бәйле, тагын берсе - логистика өлкәсендә. Мондый мәйданнар 49 елга төзелә. Дәүләт аларның һәрберсенә махсус юридик статус бирә. Резидентлар кайбер салымнарны түләми, алар инженер һәм транспорт инфраструктурасы белән тәэмин ителә.

"Алабуга" махсус икътисади мәйданы 12 ел эшли. Әлеге вакыт эчендә резидентлар аңа 120 млрд сум инвестиция кертте, бу Русиядәге икътисади мәйданнарга кертелгән акчаларның 40 проценты. "Алабуга" шулай ук 26,1 млрд сум салым түләде. Дәүләт инфраструктурага 25,7 млрд сум тотты. "Алабуга"да 57 ширкәт, шул исәптән Ford, Kastamonu һәм Rockwool резидент булып тора. Былтыр ноябрьдә әлеге мәйдан Русиядә инвестицияләр өчен иң кызыктыргыч урын булып танылды.

XS
SM
MD
LG