Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда җәмәгать транспортына бәя артуга каршы ялгыз пикет узды


Ялгыз пикетка чыккан Әл-Айюб Мөхәммәт

Әл-Айюб Мөхәммәт халык битараф булмаска һәм үз хокуклары өчен көрәшергә тиеш дип саный.

Бүген "Бессрочный протест" һәм комсомол активисты Әл-Айюб Мөхәммәт Бауман урамында җәмәгать транспортында йөрүгә студентлар өчен ташламалы карта булдыру һәм транспорт бәясен күтәрүгә каршы ялгыз пикет уздырды.

"Мин хакимиятнең һәм теләктәшлек белдеүчеләрнең игътибарын җәлеп итү өмете белән чыктым. КПРФ һәм башка оешмалар һич кымшанмыйлар. Үз хокукларың өчен көрәшүгә битараф калмаска һәм урамнарга чыгарга чакырам. Митинглар ешрак булса һәм күбрәк кешеләр чыкса хакимият битараф кала алмаячак. Бары бергә генә без теләгәнгә ирешә алачакбыз", диде ул "Idel.Реалии"га.

3 февральдән Казанда җәмәгать транспортында йөрү бәясе күтәрелә. Автобус һәм электр транспортында бер билет 27 сум торачак. Моңарчы гамәлдә булган, күпләр уңайлы санаган, аерым бер транспортта 50 тапкыр йөрү мөмкинлеге биргән 750 сумлык тариф та бетерелә. Бу тариф бигрәк тә студентларга уңайлы иде.

Гыйнвар башында студентлар Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә Татарстанда студентлар өчен аерым ташламалы юл билеты булдыруны сорап петиция башлады. Аны 40 меңнән артык кеше имзалады.

28 гыйнвар көнне Татарстан хөкүмәтенең студентлар өчен ташламалы юл йөрү картасын булдырудан баш тартуы билгеле булды. Татарстан яшьләр эшләре спорт министры Дамир Фәттахов бары "Транспорт гранты" проектын финанслауны арттыру турында карар кабул ителгәнен әйтте.

фикерләр (3)

XS
SM
MD
LG