Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Гыйлем" берләшмәсе татар авыл мәктәпләрен үстерү програмын башлый


"Киләчәк мәктәпләре" програмы кысаларында алдынгы татар авыл мәктәпләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм аларны фән ияләре канаты астына алу күздә тотыла. Беренче булып "Гыйлем" берләшмәсе Иске Кормаш авылы мәктәбенә җиһазлар бүләк итте.

"Гыйлем" үзәге татар авыл мәктәпләрен үстерүгә багышланган "Киләчәк мәктәпләре" програмын башлап җибәрә. Моны Азатлыкка берләшмә җитәкчесе Айдар Шәйхин белдерде. Әлеге програм кысаларында "ярдәмгә лаек" татар авыл мәктәпләрен кирәк-ярак белән тәэмин итү һәм аларны фән ияләре канаты астына алу каралган.

"Татарстанда татар мәктәпләренең күпчелеген авыл мәктәпләре тәшкил итә, алар милли мәгарифнең тере учаклары булып тора. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында алар белем бирү сыйфаты ягыннан башка мәктәпләрдән калышып бара. Без бу вазгыятьне радикаль рәвештә үзгәртергә тәкъдим итәбез", дип аңлатты програм максатын Шәйхин. Авыл мәктәпләре дә көчле матди-техник базага ия булырга, татар фәнни җәмәгатьчелегенең игътибарын һәм ярдәмен тоеп яшәргә тиеш, ди ул.

Програмның беренче ярдәме Актаныш районы Иске Кормаш мәктәбенә иреште. 2 февраль көнне "Гыйлем" активистлары хәйриячеләр ярдәме белән мәктәпкә китаплар тупланмасы, биология-химия укыту әсбаплары, фәнни-популяр журналларга абунә, микроскоплар, зоология һәм ботаника модельләре, сыеклыктагы препаратлар һәм башка җиһазлар бүләк итте. Моннан тыш мәктәп укучыларына "Шимбә мәктәбе" проекты кысаларында КФУ галимнәре татарча фәнни-популяр лекцияләр дә укыды.

"Киләчәк мәктәпләре" програмын "Гыйлем" краудфандинг һәм хәйриячеләрнең финанс ярдәме белән алып барырга җыена. Програмга багышланган сайт ачу да күздә тотыла.

"Гыйлем" берләшмәсе 2014 елның августында Актанышның сәләтле балалар өчен һуманитар гимназия-интернатында барлыкка килгән. Берләшмә интернетта, социаль челтәрләрдә, төрле чараларда актив рәвештә татар телендә фәнни-популяр мәгълүмат тарата.

Проект кысаларында сайт эшләп килә, төрле басмалар, фәнни-популяр видеолар чыгып бара. Моннан тыш берләшмә "Хәлбуки" исемле лекторийларны да оештырып килә. "Гыйлем" тулысынча активистлар энтузиазмы һәм халык хәйриясе хисабына яши.

"Гыйлем" активистлары шулай ук Һарри Поттер турында китапларны да татар теленә тәрҗемә итү белән шөгыльләнә.

фикерләр (11)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG