Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европаның сигез иле Гуайдоны Венесуэланың вакытлы президенты итеп таныды


Әлеге илләр Гуайдо Венесуэлада вакытыннан алда президент сайлау уздырырга тиеш дип искәртте.

Австрия, Британия, Германия, Дания, Испания, Португалия, Франция һәм Швеция Венесуэла парламенты спикеры Һуан Гуайдоны ил президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы дип таныды.

Элегрәк Европа илләре Николас Мадуро яңа сайлаулар билгеләмәсә, президент итеп Гуайдоны таныячакбыз дип белдергәннәр иде. Ультиматум мөддәте якшәмбе чыкты.

Шул ук вакытта Европа берлеге Гуайдоны президент итеп тану турында гомум белдерү кабул итә алмады, чөнки Италия һәм тагын берничә ил аңа вето салды.

22 гыйнвар Һуан Гуайдо үзен Венесуэла президенты вазифаларын башкаручы дип игълан итте.

Гуайдоны президент итеп элегрәк Көнбатышның һәм Латин Америкасының күп кенә илләре таныды. АКШ Венесуэланың дәүләт нефть ширкәтенә чикләүләр кертте. Ә Гуайдога Америка банкларындагы Венесуэла активларын ачты.

Русия һәм Кытай президент Николас Мадурога теләктәшлек күрсәтә.

XS
SM
MD
LG