Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пенсия фонды пенсионерларның Русиядән китүе артуын белдерә


Казан һава аланы
Казан һава аланы

Русиядән читтә яшәп Русия пенсиясе алучы кешеләр саны биш елда 25 процентка арткан һәм 331 меңгә җиткән.

Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, биш ел элек чит илдә 265 мең пенсионер яшәгән, ә 2017 ел ахырына аларның саны 307 меңгә җиткән. Бу хакта "Газета.Ru" яза.

2014 елда 121 илдә Русиядән пенсия алып яшәү мөмкин булса, хәзер андый илләр саны 129-га җиткән.

Ватандашлар чит илдә алган пенсиянең уртача күләме 9,9 мең сум. Русиядә бөтен төр пенсияләрнең уртача күләме 13 мең сум тирәсе. Картлык пенсиясе югарырак: 2019 ел башыннан ул 15,4 мең сум тәшкил итә.

Русиядән пенсия алучыларның күпчелеге Германия, Израил, Латвия һәм Беларуста, шулай ук Грузиядән аерылырга теләүче Абхазиядә яши.

Социаль сәясәт бәйсез институтының төбәк програмы җитәкчесе Наталья Зубаревич сүз соңгы елларда Русиядән башка илләргә күчүчеләрнең артуы турында бара дип саный. Әйтик, балалары кайсы да булса илдә яши башлый һәм әти-әнисен дә алып китә.

Күптән түгел Левада үзәге уздырган сораштыру Русиядә яшьләрнең 41 проценты чит илдә яшәргә теләвен күрсәтте.

"Проект" медиасы мәгълүматларына караганда, Владимир Путин өченче тапкыр президент булып эшләү дәверендә Русиядән китүчеләр саны рекордлы дәрәҗәгә җиткән. Бу чорда барлыгы 1,7 миллион кеше киткән.

XS
SM
MD
LG