Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тапшырылмаган хатлар (Неотосланные письма)


Время для татарской классики! Читаем известное произведение Аделя Кутуя "Тапшырылмаган хатлар" (Неотосланные письма), которое переведено на более чем 40 языков мира. Это лирическая повесть о важнейших ценностях – семья, любовь, ценность человеческой жизни.

Предлагаем вашему вниманию отрывок произведения. Текст адаптирован для изучающих татарский язык, мы озвучили его. К материалу прилагается перевод ключевых фраз и тест по лексике и содержанию.

Тапшырылмаган хатлар
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:12:19 0:00
йөкләү

Искәндәр!

Дусларча язылган җылы хатың өчен рәхмәт. Мин аны кат-кат укыдым. Күз алдымда аерылышкан көндәге бозык күңелле Искәндәр түгел, 8 ел элек: «Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис», — дип килеп танышкан Искәндәр иде.

Нинди матур истәлек! Әйе, минем беренче мәхәббәтем дә, кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым да, сиңа, синең белән танышу вакытына бәйле. Миндә яңа хисләр тудырган бу кадерле минутларны мин бик еш искә алам. Тормышның тискәре, усал, шакшы яклары белән көрәшкәндә туңсам, арысам, шул рәхәт минутларны хәтерлим һәм җылынам һәм көч җыям.

Беренче танышуыбыз исеңдәме?

Мин матурлыкның нәрсә икәнен белми идем. Ятим бер кыз идем. Кинәт матурлык диңгезенә чумдым, шатлык диңгезендә йөзә башладым. Саргайган чәчәк терелгән кебек, мин дә шулай терелдем.

Мин элекке Кузнецк өязендә, мишәр авылында — Ялгашта тудым. Минем атамның үз гомерендә биш-алты гына авыл күргән. Ә мин — аның кызы — Москвада тордым, Ленинградта булдым, Харьков, Ташкент, Бакуны күрдем... Мин диңгездә йөздем, Кавказ тауларына мендем. Минем атам үз телен дә кирәгенчә белмәгән. Ә мин — аның кызы — татарча гына түгел, рус, немец телләрендә дә сөйләшәм. Минем атам бөтен гомерен көтүчелектә, газапта уздырган. Үлгәндә дә сарыклар арасында үлгән. Ул бик еш авырган, ләкин бер генә тапкыр да табибны күрмәгән. Ә мин — Чулак Фәхри кызы — хәзер үзем табиб.

Зур тормышны чын-чынлап белү, эшләү шатлыгын, яшисе килү теләген аңлату кыен.

Слова и выражения

  • аерылышкан көндәге бозык күңелле — с испорченной как в день встречи душой
  • истәлек — воспоминание
  • кешеләр белән аралаша башлаудан туган беренче шатлыгым — первая радость от начала общения с людьми
  • тискәре — отрицательный
  • шакшы — грязный
  • көч җыям — набираюсь сил
  • элекке — прежний
  • кирәгенчә — как должно
  • табиб — врач
  • чулак — безрукий, со сломанной рукой
  • эшләү шатлыгы — радость работы
  • кыен — сложно

Әйе, беренче танышуыбыз! Тәртипсез язуым өчен гафу ит, иркәм. Минем өчен тормыш хәзер шундый бай, шундый күңелле, бер әйбер турында яза башлыйм, башкасы белән дәвам итәм. Менә хәзер дә үзем сиңа хат язам, үзем радиодан Шубертның «Язылып бетмәгән симфония»сен тыңлыйм. Бу симфониядә нинди генә авазлар юк! Акрын, бик акрын башланган музыкаль тавышлар йомшак, ягымлы күченүләрдән башлана, көчәя... тына... тагын күтәрелә. Йөрәк тә музыкага кушылып тибә башлый. Гафу ит, Искәндәр. Шубертны тыңлап бетермичә, хатымны дәвам итә алмыйм. Җиде яшьлек Кадриям дә (ул янымда утыра):

— Әнкәем, шундый матур музыка... ә син тыңламыйсың, — дип тора. Улым Рафаэль йоклый. Шундый тыныч йоклый! Рафаэль дә, синең кебек үк, учларын яңак астына куеп йоклый. Әнә ул төшендә нәрсәгәдер матур итеп елмайды. Кадрия нәрсә уйлыйдыр — белмим. Ул бик акыллы булды. Шулай да бала күңелен аңлап булмый: «Әткәем ник озак кайтмый?» — дип уйлыйдыр. Без Шубертны эндәшмичә тыңлыйбыз. Бу музыкада сагыну да, ярату-яратмау тавышы да, җил-давыл да — бар да бар. Рәхәтләнеп тыңлыйм әле. Үзәк калалардан бик ерак урнашкан Әдрәс авылында Шуберт симфониясе аеруча матур яңгырый.

Слова и выражения

  • тәртипсез — беспорядочно
  • иркәм —​ милый, дорогой
  • башкасы белән дәвам итәм — продолжаю другим
  • «Язылып бетмәгән симфония» «Недописанная симфония»
  • аваз — звук
  • ягымлы күченүләрдән башлана — начинается с приятных переходов
  • күтәрелә — поднимается
  • музыкага кушылып — вслед за музыкой
  • тибә башлый — начинает биться
  • тыңлап бетермичә — не дослушав
  • тыныч — спокойно
  • учларын яңак астына куеп — положив ладони под щёки
  • шулай да — и всё же
  • эндәшмичә — молча
  • рәхәтләнеп — с удовольствием
  • үзәк калалардан бик ерак урнашкан — расположен очень далеко от центральных городов

Хатымны дәвам итәм.

1923 ел иде. Төрле шәһәр, авылларда йөреп туйдым, тагын Казанга килдем. Казанда университет рабфагына укырга кердем. Бу рабфак ул елларны университет белән бер бинада урнаша иде.

Рабфакка барганда да, кайтканда да бик еш: «Шушы урамнар, шушы коридорларда кайчандыр китап, дәфтәр тотып Ленин йөргән, шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип, яшь Горький хыял корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан. Мин укый торган бүлмәләрдә аларның да тавышлары яңгыраган», — дип уйлана башладым.

Ә кайчагында университетның ап-ак колонналарына сөялә идем, башымны югары күтәреп: «Иптәшләр, күрәсезме мин нинди бәхетле... Мин — Чулак Фәхри кызы — Ленин... Толстой укыган йортта укыйм», — дип кычкырып, бик каты кычкырасым килә иде.

Ул елларны тормыш бик бәхетле иде. Мин ирек, матурлык көчен генә хис иттем. Мин үземне чәчәкле бакчада күрдем. Бер сынык икмәк белән ике бәрәңге ашадым, алты сәгать дәрес тыңладым, әмма мин шат һәм көләч идем.

Менә шул вакытта мин сине очраттым. Минем яратасым, яраткан кешем белән: «Без нинди бәхетле, безгә шундый рәхәт», — дип кочышасым килде.

Озак вакыт үтмәде — студентлар арасында зур кичәгә әзерлек репетицияләре башланды. Ул елларны мин рабфакның Островский урамындагы тулай торагында яши идем. Без бер бүлмәдә биш кыз тордык. Бишебез дә биш төрле милләттән идек.

Слова и выражения

  • бер бинада урнаша иде — располагался в одном здании
  • кайчандыр — когда-то
  • дәфтәр — тетрадь
  • атаклы — знаменитый
  • көләч — улыбчивый
  • кочышасым килде — захотелось обняться
  • зур кичәгә — на вечер/мероприятие
  • тулай торак — общежитие
  • тордык — жили

Элек, 17 нче елга кадәр Казан университетының йөзьеллык тарихында без бары биш-алты гына татар студенты күрдек. Ә хәзер анда ярты мең татар студенты укый.

Беренче репетиция студентлар тулай торагында узды. Анда мин сине күрдем. «Бу кем?» — дип сорадык, бер студент:

— Артист Искәндәр, — дип җавап бирде. Яшермим, син безнең күбебезгә ошадың. Хәтта Лиза да:

— Нинди чибәр, үбәсе килә үзен, — дип әйтте һәм синең яныңа барды.

Әйе, син матур идең. Кызлар репетицияләргә сине күрергә йөри иде. Афишада синең фамилияңне күргәч, без, актык тиеннәребезне җыеп, театрга йөгерә идек.

Сөю кешегә шатлык һәм көч бирә. Бу зур кичә өчен мин «Тормыш турында җыр» әзерләдем. Синең йомшак мөнәсәбәтең, зәңгәр күзләрең белән елмаеп каравың миңа көч бирде.

Зал да мине аңлады. Җырны моңланып, шатлык белән җырлап бетердем һәм сәхнә артына качтым. Шул вакыт берәү:

— Сезнең чәчегез нинди йомшак, нәфис, җылы, — диде.

Бу «берәү» — син идең. Мин синең миңа якын булуыңа шатдландым, зәңгәр күзләреңә карадым.

Концерттан соң танцылар булды. Син вальска чакырдың. Танец вакытында син:

— Галия, сезгә артистка булырга кирәк... Сез атаклы җырчы булырсыз... Сезнең җырыгыз бөтен Союзга, бөтен җир йөзенә ишетелер... Мин сезнең кара күзләрегезне яратам... Алар ягымлылар... Сезнең күзләрдә мин үземне күрәм. Рөхсәт итсәгез, мин сезне озата барыр идем, — дидең. Мин шатлана-шатлана риза булдым.

Безгә бик күп күзләр карадылар. Безне озаткан күзләр арасыннан аермачык күренгәне студент Вәли Сафиуллинның кара күзләре булды. Сафиуллин мине ярата иде. Дөрес, ул үзе моны миңа бервакытта әйтми иде. Киресенчә, ул һәрвакыт миннән кача, миңа күренмәскә тырыша иде.

Ә мин Сафиуллиннан көлеп йөрдем. Мин бу акыллы студентта кыюлык, батырлык сыйфатларын күрмәдем.

Бу кичне син бик игътибарлы идең. Сүзләрең җылы, тавышың йомшак иде. Син бу кичне күп даһилар һәм аларның әсәрләрендә булган каһарманнар турында сөйләдең. Мин бу кичне сине култыклап барганда: «Нинди бәхет! Мин үземнең киләчәк тормышымны күрәм. Акыллым Искәндәр, мин сине үлгәнче яратырмын, мин сиңа яхшы иптәш булырмын», — дип уйладым.

Слова и выражения

  • ярты мең — полтысячи
  • синең яныңа барды — пошёл к тебе
  • актык тиеннәребезне җыеп — собрав последние копейки
  • мөнәсәбәт — отношение
  • качтым — спряталась, сбежала
  • миңа күренмәскә тырыша — старается не показываться (на глаза)
  • кыюлык, батырлык сыйфатларын — такие качества, как смелость, геройство
  • игътибарлы — внимательный
  • даһи — гений
  • каһарман — герой
  • култыклап — рука об руку
  • иптәш — товарищ

Син мине тулай торакка кадәр озаттың. Таңга хәтле яныңда торырга, синең белән бергә булырга теләдем. Ләкин: «Бик соң инде, иртә торасы да бар, бүгенгә җитәр», — дип китәргә ашыктым. Ә үзем: «Ник киттем?» — дип үкендем.

Парадный төбенә җиткәч, син елмаеп иреннәремә карадың. Син: «Галия... син нинди акыллы... бу онытылмаслык кичәнең дәвам итүен телим», — дип, мине кочагыңа алдың. Бертуктаусыз үбә башладың. Тыштан: «Кирәкми, җитәр, нишләвең инде?» — дидем, ә эчемнән бу беренче үбешүнең озаграк дәвам итүен теләдем. Чөнки синең үбүең шул минутта бар нәрсәдән дә өстен иде. Чөнки синең кочагың ана кочагыннан да җылырак иде. Шушындый рәхәт кочактан соң баскычтан ничек менгәнемне, бүлмәгә ничек кергәнемне дә хәтерләмим.

Мәхәббәт кешене матур итә. Бүлмәдә мин көзгегә карадым. Гомеремдә беренче тапкыр мин үземнең кыяфәтемне ошатмадым. Бүген йөзем шатлыктан матур иде.

— Мин матур... «трал-лә-лә», — дидем мин. Хәтерлисеңме, «трал-лә-лә» дип, Фатыйма Ильская бер рольдә сәхнәгә чыга иде. Ниндидер матурлык бар бу «трал-лә-лә»дә.

Кинәт үземне: «Галия, боларны бит син Искәндәр өчен эшлисең», — дигән фикердә тоттым. Кинәт:

— Ә шулай булса соң?! «Трал-лә-лә», — дидем дә төнге сәгать бердә урындык алдым һәм бии башладым.

Төнге сәгать икедә бүлмәдәшләрем кайттылар. Алар, өстәлгә күз төшерү белән үк:

— Оһо, эш зурга киткән икән, — диделәр.

Слова и выражения

  • таңга хәтле — до рассвета
  • үкендем — пожалела
  • бертуктаусыз — непрерывно
  • тыштанздесь: вслух
  • бар нәрсәдән дә өстен иде — было превыше всего
  • баскыч — лестница
  • бүлмәдәш живущий вместе в одной комнате
  • эш зурга киткән — дело набрало обороты

Мин өстәлдәге кәгазьгә «Искәндәр», «Искәндәрем», «Искәндәрчегем» дип язганмын икән. Әйе, бу кичне мин сине чиктән тыш дәртләнеп ярата башлаганмын. Иптәш кызым Фатыйма бер немец язучысының шигырь юлларын укыды:

Старинная сказка, но вечно Останется новой она, И лучше б на свет не родился Тот, с кем она сбыться должна.

Шул вакыт мин Гейненың бу фикерләренә каршы чыктым. Дөрес, мин яшь идем әле. Без мәхәббәттән курыкмыйбыз. Безнең тойгылар тагын да баерлар, матураерлар... без матур итеп, җылы итеп яратырга өйрәнәбез, дидем мин.

Иртәгесе көн — ял көне иде. Шуңа бу төнне минем белән бергә Фатыйма да йокысыз үткәрде. Без төн буе синең турында сөйләштек. Фатыйманы онытмагансындыр. Ул аннары да безгә килеп йөрде, хәзер Бондюгта инженер булып эшли.

Беренче мәхәббәт яраткан кешеңне матур итеп күрсәтә. Бу төнне мин синдә бер генә начар сыйфат та күрмәдем. Тик Фатыйма гына:

— Яхшы кара, Галия, ул синең җырыңа гына гашыйк түгелме? — диде.

Икенче тапкыр кайда һәм ничек очрашу турында без сүз куешмадык. Ә күрешәсе килә. Мин иртүк беркемгә бернәрсә әйтмәдем һәм урамга чыктым. Кабан күле буена киттем. Ник? Белмим. «Минем бәхетем шундадыр, ул да мине уйлыйдыр», — дип, мин тәрәзәләргә карадым. Әмма син күренмәдең. Бу көнне дөнья — якты, көн җылы иде. Кабан күле күперенә бардым, анда бик озак басып тордым. Узып баручыларның берсе иптәшенә:

— Күрдеңме кошны... Каһәр суккан җенес... Аларның һәрберсе шул. Син аларга ирек кенә бир... эләккән бер иргә тагылачаклар, — диде дә миннән ике-өч адымда туктады. Бераз карап торды. Аннары иптәшенә: — Телисеңме, валлаһи, хәзер алып китәм үзен, — дип, мактана-мактана сөйләшеп китте.

Юк, юк, мин гомеремдә дә андый ирләр колы булмам. Мин бер генә кешене сөяргә, бер генә кешене үбәргә телим..

Шулай уйланып торганда, янымнан ирле-хатынлы бер пар үтте. Эх, кешеләр дә соң... Баруларына гына кара: берсе — алдан, икенчесе — арттан, эт белән мәче шикелле, ырылдап-мырылдап баралар. Кем белә? Бәлки, алар да беренче очрашканда гашыйк булганнардыр. Алар да, бәлки, бер-берсен тизрәк күрер өчен озын төннәрне сәгатькә карап уздырганнардыр. Ә хәзер — карарга чирканыч!

Слова и выражения

  • тойгылар — чувства
  • ял көне — выходной
  • йокысыз үткәрде — провёл без сна
  • сүз куешмадык — не договорились
  • якты — светло
  • күпер — мост
  • Каһәр суккан җенес... — Проклятые...
  • тагылачаклар — прицепятся
  • ирләр колы — рабыня мужчин
  • үтте — прошёл
  • Эх, кешеләр дә соң... — Эх, ну и люди...
  • ырылдап-мырылдап — бубнили
  • озын төннәрне сәгатькә карап уздырганнардыр — длинные ночи проводили, смотря на часы
  • чирканыч — противно

***

Как вам повесть, понравилось? Кстати, его можно прочитать в просторах интернета как на татарском, так и на русском языках. А в 2017 году вышел художественный фильм "Неотосланные письма" на татарском языке.

Сейчас же предлагаем пройти тест по содержанию и лексике и проверить себя:

Тест: Тапшырылмаган хатлар

Тест: Тапшырылмаган хатлар

Сынау

Если у вас есть предложения по текстам, то Вы всегда можете оставить их в нашей группе в Вконтакте или по адресу: eydetat@gmail.com

Заходите на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

Скоро – больше! Встретимся на следующей неделе, сау булыгыз!

читаем на татарском

Для того, чтобы выучить какой-либо язык, нужно много читать. Специально для этого мы разработали рубрику "Читаем на татарском". В этом курсе мы предлагаем небольшие отрывки и отдельные произведения татарских и зарубежных авторов. Тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются и переводы ключевых слов и фраз. Каждый текст озвучен для аудирования.

XS
SM
MD
LG