Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мортаза Рәхимов: "Җитәкчене хезмәтенә карап бәялим"


Радий Хәбиров һәм Мортаза Рәхимов
Радий Хәбиров һәм Мортаза Рәхимов

7 февраль Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка 85 яшь тулды. Хәмитов чорында күләгәдә булган Рәхимовны республиканың хәзерге башлыгы Радий Хәбиров мактау кәгазе белән бүләкләде.

Республика башлыгы Рөстәм Хәмитов булган чорда аның Мортаза Рәхимов белән аралары киеренке булды. Радий Хәбиров исә вазифасына керешүнең беренче көнендә үк Мортаза Рәхимов белән очрашты. 2008 елда Рәхимов тарафыннан вазифасыннан да, республикадан да куылуына карамастан ул аны үзенең укытучысы дип атады. Республика өчен күп эшләде дип бәяләде.

Мортаза Рәхимов чорында Башкортстанда чыннан да бик күп объектлар ачылды. Ул җитәкчелек иткән чорда меңнән артык мәктәп төзелгән. Ул бар бина ачуларда үзе дә катнашып, шуның өчен "открывашка", ягъни "ачучы" дигән кушаматка ия булган иде.

Радий Хәбиров еллык юлламасы белән чыгыш ясаганда Мортаза Рәхимовны да, Рөстәм Хәмитовны да чакырды.

Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовка рәхмәтен белдерде
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:32 0:00

​Хәбиров гыйнвар ахырында Мортаза Рәхимовка юбилей чарасын "Торатау" конгресс-холлында зурлап уздырырга тәкъдим дә ясаган иде, ләкин ул: "Ялтыравыклы бәйрәм уздыру вакыты түгел. Сибайдагы кебек мөһим проблемнарны чишәргә кирәк", дип баш тартты.

Рөстәм Хәмитов чорында республиканың рәсми матбугатында Мортаза Рәхимов турында уңай язмалар бирү тыелган иде. Хәзер ул тыю алынды. Республика басмалары элекке президентның юбилеен зурлап яктыртты.

Бары тик бер басма "Урал" фонды финанслаган бәйсез "BonuS" гәзите генә беренче президент белән әңгәмә оештырды. Анда ул бүгенге идарә итү турында шулай ди:

Төбәкләрнең идарә итү мөмкинлеге кимеде. Русия империясендәге губернаторларның да идарә итү хокуклары зуррак булган

"Төбәкләрнең идарә итү мөмкинлекләре кимеде. Русия империясендәге губернаторларның да идарә итү хокуклары зуррак булган. Федераль вертикаль гел генә республика һәм урыннардагы мәнфәгатьләр белән туры килеп бетми. Безне сепаратчылыкта гаепләделәр. Көч структураларындагы җирле җитәкчеләрне урыннарыннан алдылар. Нәтиҗәдә читтән килгән җитәкчеләр чорында зур ришвәтчелек җәнҗаллары чыга", ди Рәхимов.

Ул әңгәмәсендә Рөстәм Хәмитов белән мөнәсәбәтләрен дә телгә алган:

Мортаза Рәхимов курайда уйный
Мортаза Рәхимов курайда уйный

"Мин җитәкчеләрне республикага эшләгән хезмәтенә, яңа җитештерүләр, програмнар барлыкка килүенә карап бәялим. Узган елларда "инвестиция" дип күп кабатладылар, ләкин җәнҗаллы "Кроношпан"нан башкалар республикага килмәде. Хәмитовка кадәр бар дөньяга эшләүче Lasselsberger Ceramics заводы төзедек. Аның җитәкчесе миңа Хәмитовның еллар буе кабул итмәве турында әйткән иде. Радий Хәбиров аны кабул итте. Австрия ягы Әбҗәлил районына бер проектка 200 миллион евро күләмендә акча салырга әзер", ди Рәхимов.

Дөнья башкортлары корылтае Мортаза Рәхимовка "башкорт халкының мактаулы аксакалы" дигән исем бирү турында карар чыгарды.

Бүген Радий Хәбиров Мортаза Рәхимовны республиканың социаль-иктисади үсешенә керткән хезмәтләре өчен мактау кәгазе белән бүләкләде.

Рәхимов һәм татарлар

Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев башкорт корылтае көннәрендә. Уфа, 14 июнь 2002
Мортаза Рәхимов һәм Миңтимер Шәймиев башкорт корылтае көннәрендә. Уфа, 14 июнь 2002

Мортаза Рәхимовка башкорт халкы хөрмәт белән карый. Ләкин татарларда аңа караш төрлечә. Күпчелек 2003 елгы сайлауларда татар теленә статус ышандырып та, сүзендә тормавы өчен аңа тискәре карашта. Шулай ук Башкортстан татарларының II корылтае алдыннан делегатлар белән очрашу вакытында: "Татар теле статусы турында бук чәйнәмәгез", дип киңәш итүе дә халык күңелендә калды.

Шул ук вакытта Мортаза Рәхимов җитәкчелек иткән елларда татарлар Туймазы һәм Уфа "Нур" дәүләт театрлы булды. "Өмет" яшьләр гәзите, "Тулпар" яшьләр һәм балалар өчен "Әллүки" журналлары нәшер ителә башлады. Башкортстан китап нәшриятында казна акчасына татар китаплары басыла башлады. I һәм II татар корылтайлары алдыннан милләте татар булган ике шагыйрьгә "Башкортстанның халык шагыйре" исемнәре бирелде.

Мортаза Рәхимовның афористик җөмләләре:

  • Азрак эчәргә, күбрәк эшләргә кирәк.
  • Эшләгән вакытта башка юләр уйлар килми.
  • Яңа йорт төземи торып, искесен сүтәргә ярамый.
  • Өч тавык белән дә идарә итмәгән кешеләр фирка белән җитәкчелек итәргә әйтә.
  • Хоккейда татарлардан башка барсына да җиңелергә була.
  • Тәмәке тартканчы, бер чәркә яхшы аракы эчүең артык. Тәмәке тартучы ирләр белән хатыннары ничек үбешәдер?
  • Һәр кешенең тормышында бер мичкә аракысы бар. Кемдер аны берьюлы эчеп тормышын начар тәмамлый. Ә нормаль ир аның уннан берен дә эчмәскә, айнык булуы белән шатланырга тиеш.

Мортаза Рәхимов

Мортаза Рәхимов 1934 елның 7 февралендә Башкотстанның Күгәрчен районының Тәвәкән авылында колхозчы рәисе гаиләсендә туа. 1956 елда Уфа нефть техникумын тәмамлаганнан соң нефть эшкәртү заводында оператор булып эшли башлый. Читтән торып Уфа нефть институтын тәмамлый.

1960-1976 елларда Уфа нефть эшкәртү заводында цех, җитештерү бүлеге, баш инженер башлыгы урынбасары булып эшли.

1976-1978 елларда баш химик, 1978-1986 елларда баш инженер, 1986-1990 елларда завод мөдире була.

1990-1993 елларда - Башкортстанның Югары шурасы рәисе. Ул җитәкчелек иткән елларда республиканың дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә, федераль үзәк белән килешү төзелә.

1991 елның августында ГКЧПны яклый, ләкин алар җиңелгәч коммунистлар фиркасеннән чыга һәм Ельцинны яклый башлый.

1991 елда Башкортстанның тәүге президенты итеп сайлана.

1998 елда икенче, 2003 елда өченче мөддәткә сайлана. Өстән билгеләүләр башлангач, 2006 елда Владимир Путин аңа дүртенче тапкыр җитәкче булу хокукы бирә. 2010 елда Русия президенты хакимияте башлыгы Сергей Нарышкин белән очрашканнан соң үзе теләп урыныннан китә.

2010 елның 22 октябреннән "Урал" фонды рәисе вазифасын башкара.

XS
SM
MD
LG