Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хокук яклаучы, Башкортстанның элекке депутаты Эдвард Мурзин АКШта вафат булды


Эдвард Мурзин
Эдвард Мурзин

Ул АКШта Филүс Каһиров концертына да килергә җыенган булган, әмма килә алмаган. Эдвард Мурзинны туган ягы Нефтекама шәһәренә алып кайтып җирләячәкләр.

Кеше хокукларын яклаучы, активист, Башкортстан Корылтаеның элекке депутаты, журналист, толерантлык оешмасы башлыгы Эдвард Мурзин (Эдурад Хөснетдинов) Нью-Йоркта вафат булды. Аның төнлә йоклаган вакытта йөрәге туктаган дип язды Мурзинның дусты, журналист Илшат Имангулов үзенең Facebook сәхифәсендә.

"Соңгы тапкыр аның белән 2019 елның гыйнварында ул АКШка китәр алдыннан очраштык. Күңелле генә сөйләшеп утырган иде", диелә постта.

Мурзин үзе дә социаль челтәрдә актив иде, аның сәхифәсендә дуслары кызгануларын белдереп яза.

Башинформга сеңлесе Наилә Хөснетдинова белдерүенчә, Мурзинны туган шәһәре Нетфекамга кайтарып җирләргә ниятлиләр. Нью-Йорк моргыннан аны Башкортстанга якынча ике атнадан кайтара алачаклар диелә.

Журналистның 13, 10 һәм 7 яшьлек өч баласы калды. Алар АКШка китмәгән иде.

Америкада җырчы Филүс Каһировның концертларын оештырып йөрүче Илмир Әхмәтҗанов Азатлыкка сөйләвенчә, Мурзин концертка алдан ук билет алып куйган булган, килергә вәгъдә иткән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында килә алмаган.

Эдвард Мурзинның чын исеме - Эдуард Хөснетдинов. 2000нче еллар башында ул Нефтекама шәһәрендә "Вечерний Нефтекамск" дип аталган оппозиция рухлы газет чыгарды. Аңа һөҗүм итүләр дә, янаулар да булды, редакцияне ут төртеп яндырдылар.

2003 елда журналист Башкортстан парламентына "Яблоко" фиркасеннән депутат булып сайланды. Шул вакытта паспортын алыштырып, үзенә Эдвард Мурзин исеме алды, әтисенең исеме урынына сызык калдырды. Депутат булып ул бер генә мөддәт эшләде. Ул иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнде, бер җенесле никахларны теркәү кануны өлгесе белән чыкты.

Ике ел элек Мурзин АКШка китте, анда инженер булып эшләде.

Мурзин Азатлыкка да үз фикерләрен даими белдереп торды. "Әгәр депутатлар безнең кебек үк гади дәваханәләрдә чират торса, гади хастаханәләрдә ятса, балаларын гади мәктәпләрдә укытса, халыкның ничек яшәвен белерләр иде. Сәламәтлек саклау, мәгариф өлкәсенә караган "халыкчан" кануннар кабул итәрләр иде. Ә болай чит илләрдә балаларын укытып, махсус клиникаларда дәвалангач, алар гади халыктан аерылган. Депутатлар халык арасында булырга тиеш” дигән иде.

XS
SM
MD
LG