Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә бер меңнән артык оппозиция вәкилен кулга алуга рөхсәт бирелгән


Алар Фәтхулла Гүлән тарафдарлары дип фаразлана.

Төркия хакимияте ислам эшлеклесе Фәтхулла Гүлән хәрәкәте белән элемтәләрдә шикләнгән бер меңнән артык кешене кулга алырга ниятли. CNN Turk телеканалы мәгълүматынча, шикләнелүчеләрнең күпчелеге Әнкарада яши, әмма тоткарлау чарасы илнең барлык 76 вилаятендә уздырыла дип белдерелә.

2016 ел 16 июльгә каршы төндә Төркиядә хәрби фетнә омтылышы булды. Ул хакимият тарафыннан бастырылды. Ил президенты Рәҗәп Эрдоган төрек ватандашларын урамнарга чыгарга һәм фетнәчеләргә каршылык күрсәтергә чакырды. Бәрелешләр вакытында 230дан артык кеше һәлак булды, 2 меңнән артык кеше яраланды.

Фетнә омтылышы өчен хакимият АКШта сыену алган дин әһеле Фәтхулла Гүләнне гаепләде. Гүлән эше кысаларында тоткарлаулар башланды. Барлыгы 80 мең кеше кулга алынды, тагын 150 мең хезмәткәр яки хәрби эшсез калды. Рәҗәп Эрдоганны тәнкыйтьләүчеләр түнтәрелеш омтылышын башка төрле фикер йөртүчеләрне бастыруда файдалана дип гаепли.

XS
SM
MD
LG