Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Мәскәү дәүләт университеты аспиранты Азат Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карары чыгарды. Бу хакта "Медиазона" хәбәр итә. Азат Мифтахов Җинаять кодексының 213 маддәсенең икенче бүлеге (төркем белән алдан килешеп кылынган хулиганлык) нигезендә шикләнелә.
Ул былтыр гыйнварда "Бердәм Русия" фиркасенә ут төртүдә катнашкан дип фаразлана. Эш "реаль шикләнелүчеләр" барлыкка килгәнче тукталып торган булган. 7 февральдә тикшерү янә башланган.
Мифтаховның адвокаты Светлана Сидоркина сүзләренчә, Мифтаховны яшерен шаһит таныган. Аны полиция хезмәткәре 9 февральдә мәхкәмә утырышына алып килгән.
Аспирантны 1 февральдә тоткарладылар. Әмма тоткарлау протоколлары 2 февральдә генә төзелгән һәм Мифтаховның адвокаты аның кайда булуын да икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.