Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимиятне мыскыл иткән өчен штраф күләмен 20 тапкыр арттырмакчылар


Русия Думасы
Русия Думасы

Интернетта ялган хәбәр тарату һәм хакимият символларын мыскыл итү өчен 100 мең сумга кадәр штарф салу кирәк дип саный Русия думасы депутатлары.

Русиядә ялган яңалыклар тарату һәм хакимиятне мыскыл итү өчен максималь штарфны 20 тапкыр арттырырга мөмкиннәр. Канун өлгесенә бу хактагы үзгәрешләрне Думаның бер төркем дептутатлары керткән дип яза ТАСС.

Канун өлгесенең беренче вариантында ялган яңалыклар тарату өчен өч мең сумнан биш мең сумга кадәр штарф салу каралган иде. Депутатлар аны физик затларга 30 меңнән 100 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә. Вазифадагы затлар өчен штраф 60 меңнән 200 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Хакимият символларын мыскыл итү турындагы канунны бозучылар өчен дә шундый ук штрафлар каралган. Канунны кабаттан бозучылар өчен штраф 100 мең сумнан 300 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк. Беренче вариантта бер мең сумнан биш мең сумга кадәр штраф салу каралган иде.

Депутатларның берсе Анатолий Выборнов сүзләренчә, бер мең сум күләмендәге штраф кешегә берни аңлатмый, ә 100 меңлекне ул гомер буена исендә тотачак. Шулай ук хакимиятне мыскыл итү өчен 15 тәүлеккә кадәр административ сак астында тоту да каралган иде. Аны саклап калырга тәкъдим итәләр.

Интернетта җәмгыятьне, дәүләтне, Русиянең рәсми символларын һәм дәүләт оешмаларын санга сукмаучы, ихтирам итмәүче материаллар тарату өчен штраф һәм административ кулга алулар турындагы канун өлгесе Думага узган декабрьдә кертелде. Элемтә министрлыгы бу башлангычларга тискәре бәяләмә җибәргән иде. Министр урынбасары түрәләр үз эшенә тәнкыйтьне тыңларга тиеш дип белдерде.

24 гыйнвар канун өлгеләре Думада каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

XS
SM
MD
LG