Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Данис Сәфәргалинең экстремизм белән бәйле җинаять эшен туктатты


Данис Сәфәргали
Данис Сәфәргали

Мәхкәмә карары үз көченә кергән очракта, активист февраль ахырында иреккә чыгарга мөмкин.

Киров өлкәсенең Омутнинский районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәтенә нигез салучы Данис Сәфәргалинең адвокаты Ирина Хрунованың мөрәҗәгатен канәгатьләндерде. Хрунова активистка нәфрәт яки дошманлык уяту маддәсе нигезендә чыгарылган хөкем карарын кире кагуны сораган иде. Бу хакта Idel.Реалиига мәхкәмәдән хәбәр иткәннәр.

Әлеге карар Җинаять кодексының 282нче, ягъни нәфрәт яки дошманлык уяту турындагы маддәсен йомшарту белән бәйле. Ирина Хрунова аңлатуынча, әгәр бүгенге карар үз көченә керсә, Сәфәргали февраль ахырында иреккә чыгарга мөмкин. Прокуратура карарны 10 көн эчендә шикаять итә ала.

Җинаять кодексының 282нче маддәсен йомшарту турында канунны былтыр декабрьдә Русия президенты Владимир Путин имзалады.

Яңа канунга ярашлы, нәфрәт яки дошманлык уятучы репостлар өчен беренче җәза административ штраф булачак. Бер ел эчендә бу икенче тапкыр кабатланса, җинаять эше ачылачак.​

2018 елның 24 декабрьдә Омутнинский район мәхкәмәсе Сәфәргалинең колониядә утыру вакытын яңадан карау турындагы мөрәҗәгатен канәгатьләндергән идеинде. Ул вакытта 2018 елның җәендә кабул ителгән яңа канунга сылтандылар. Тикшерү изоляторында утыруның бер көне колониядә тотылуның көн ярымына торуын исәпкә алып, мәхкәмә Сәфәргалинең колониядә утыру мөддәтен яңадан исәпләп чыгарырга кушты.

Белешмә: 2017 елның җәендә Казанның Вахитов районы мәхкәмәсе "Алтын Урда" хәрәкәте җитәкчесе Данис Сәфәргалине өч ел колониягә хөкем итте. Мәхкәмә Сәфәргалине хулиганлыкта (213-нче маддә), кеше сәламәтлегенә ният белән җиңелчә зыян китерүдә (115-нче маддә), кыйнауда (116-нчы маддә), нәфрәт һәм дошманлык уятуда, шулай ук кеше абруен төшерүдә (282-нче маддә) гаепле дип тапты. Сәфәргали 2016 елда булган сугышу вакытында газ сиптерүдә, кешеләрне имгәтүдә гаепләнде. Моннан тыш, ул "Вконтакте" челтәрендәге 15 язма өчен "нәфрәт яки дошманлык уятуда, кешенең абруен төшерүдә" гаепләнде, аның язмалары христианнарны кимсетә дип табылды. Сәфәргали гаебен танымады һәм үзенең экстремист түгел, татар милләтпәрвәре булуын әйтте.

XS
SM
MD
LG