Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Советлар Әфганстанда империя сәясәтен алга сөрде"


Совет гаскәрләре Әфганстаннан чыгарыла, 15 февраль 1989

15 февраль — ​совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тула. "Тәртип урнаштыру" максаты белән башланган Әфган сугышында Татарстаннан да ун меңгә якын кеше катнаша. Аларның 262се Әфганстанда һәлак була, 201е контузия, 546сы төрле тән җәрәхәтләре ала. Азатлык шушы сугышта катнашкан әфганчы Расих Җәләлов белән әңгәмә корды.

Расих Җәләлов
Расих Җәләлов

Расих әфәнде, Әфганстанга ничәнче елда киттегез?

— 1981нең мае иде. 31 яшьлек офицер буларак киттем. Әфганга киткәндә беркем дә бездән ризалыгыбызны сорап тормады. Җитәкче чакырып китерде дә, Җәләлов, Әфганстанга барасың, диде. Кая барачагыбызны өйдәгеләргә, туганнарга әйтмәскә, баргач хатлар язмаска куштылар.

— Әфганга киткәндә күңелдә шикләнү, шомлану булдымы?

— Шикләнү үземдә генә булды. Ул вакытта мондый шикләнүләрне әйтергә бөтенләй ярамый иде бит. Боерык булгач кая җибәрсәләр, шунда бара идек. Әмма бармыйбыз дип әйтүче батыр кешеләр дә булды.

— Аларны нишләттеләр?

Әфганстанга бармыйбыз диючеләрне партиядән чыгардылар

— Әфганстандагы сугышка бармыйбыз диючеләрне иң беренче эш итеп партиядән төшерделәр. Партиядән төшерелгәнне ул заманның кануннары буенча урыныннан да алалар иде. Ул кеше инде башка өскә таба күтәрелә алмый иде.

— Әфганга боерык белән түгел, ә үз теләкләре белән китүчеләр булдымы?

— Мин шундый бер капитанны очраттым Әфганда. Өч айдан соң сорадым тегеннән, Әфганга үз теләгегез белән килүгә үкенмисеңме дип. Хәзерге акылым ул вакытта булса, килмәгән булыр идем, хәзер соң инде дип җавап бирде.

— Үзегез дә берәр юлын табып, киләсе калмаган икән монда дип уйламадыгызмы анда баргач?

— Андый түгел, башка төрле фикер килде миңа анда. Без монда кирәкле кешеләр түгел, бездән әфганнарга бернинди ярдәм дә юк һәм буласы да юк. Алар үз көннәрен үзләре күрә ала торган хәлдә. Һәм без монда аларга комачаулыйбыз гына дип уйладым.

Әфган халкы Шинданда совет гаскәрләрен озата, 17 октябрь 1986
Әфган халкы Шинданда совет гаскәрләрен озата, 17 октябрь 1986

​Ник дисәгез, без аларның эшләренә килеп тыкшындык, эшкәртә торган җирләренә бик зур зыян китердек. Йортларын җимердек, шартлаттык. Юл, күперләрен боздык. Хәзерге хисапларга күрә, совет гаскәрләренең оккупациясе вакытында 1 миллион 700 мең әфган кешесенең үтерелгәне мәгълүм.

— Хәзер кайбер белгечләр совет гаскәрләре, Әфганстанга кермәсә, анда американнар керәчәк иде, шуңа советларның Әфганстанга керүләре дөрес булды, ди. Сез бу фикергә ничек карыйсыз?

Советлар Әфганстанда элеккке Русия империясе сәясәтен алга сөрде

— Совет берлеге һәм аның җитәкчеләре элеккке Русия империясенең сәясәтен Әфганстанда да үткәрү планы белән шөгыльләнделәр. Чит җирләрне басып алып, аларны Совет берлегенә кушу теләге бар иде совет җитәкчеләрендә. Американы, Урта Азияне, террорчылыкны гаепләп сөйләшүләрнең берсе дә урынлы түгел минемчә.

— Совет берлеге Әфганга кереп көчен арттырырга теләде, әмма киресенчә килеп чыкты кебек?

— Совет гаскәре анда кереп Әфганстан җирләрен үз кулына алып, буйсындырып, аны Советларның бүтән республикалары кебек итергә теләгән иде. Совет берлеге бу хакта матбугат чараларында да, гомумән беркайда да әйтмәде. Әмма тарих шуны күрсәтә, Русия бу җирләрне үзенә кушар өчен, территориясен арттырыр өчен басып алырга җыенды.

— Сез киткәндә дә әйткәннәрдер, аннан соң да, совет гаскәрләре Әфганстанга тәртип урнаштыру өчен генә керә дип әйтелде. Ләкин бу "тәртип урнаштыру" 10 елга сузылды. Бу "тәртип урнаштыруда" катнашучы буларак, сезнеңчә, совет гаскәре үз максатына ирешә алдымы?

— Мин бу максатка ирешелде дип санамыйм. Моны Әфганстанга килеп берничә ай узгач тулысынча аңладым. Өстән куелган бер максат бар иде, әмма чынлыкта эш икенче төрле барды. Безгә боерык "тәртип урнаштыру" дип куелды. Әфганстан дәүләтенә ярдәм итү. Аларда ул вакытта ватандашлар сугышы бара иде. Һәм без шунда килеп тыгылдык та, барлык халыкларда да, оккупациячел урыс гаскәрләренә каршы тискәре фикер тудырырга ярдәм иттек.

Әфган халкы совет гаскәрләрен озата, 14 октябрь 1986
Әфган халкы совет гаскәрләрен озата, 14 октябрь 1986

— Әфганда боерык белән барып анда "тәртип" урнаштыручыларга хәзер хакимият ничек карый, ярдәм күрсәтеләме сугышта катнашучыларга?

— Ярдәм итү турында канун булса да, хәзер ул ярдәмне тоймыйча яшәүче кешеләр бар.

— Берәр нинди ташламалар каралганмы әфганда булучыларга?

— Безгә ай саен 3 мең сумга якын акча бирелә. Ташламаларның күбесен хәзер акчага әйләндерделәр. Элек чиратсыз телефон кертү мөмкинлеге бар иде, шуның ише тагын кайбер өстенлекләр дигәндәй.

— Расих әфәнде, әфганда булучыларның күбесе ул сугышны искә алырга бик яратмый. Моның сәбәпләре нидә, сезнеңчә?

Сугышта катнашкан 600 мең кешенең 500 меңнән артыгы төрле җәрәхәтләр алган

— Бу сугышта катнашкан 600 мең кешенең 500 меңнән артыгы төрле җәрәхәтләр алган яисә төрле авырулар эләктергән. Әйтик, малярия, һепатит һәм башка авырулар бик күп таралган иде анда. Кемнең боларны искә аласы килсен, бигрәк тә җәрәхәтләнгән, кулын-аягын өздергән булса.

— Сез шушы сугышта офицер буларак катнаштыгыз. Анда офицер белән гади солдат арасында берәр аерма яисә өстенлек бар идеме? Әллә инде шартлар бөтен кешегә дә бертөрле булдымы?

— Без анда барыбыз да солдат киеменнән йөрдек. Бары погоннардагы йолдызлар гына офицерларны аера иде. Йолдызлар да яшел төстә һәм ерактан күренә торган түгел иде.

— Әфганда булганда сезнең өчен иң шатлыклы, иң истә кала торган көн кайсы булды?

— Мин ике ел батальонның штаб җитәкчесе белән бер палаткада яшәдем. Иртән торгач штаб җитәкчесе, ничек кенә итеп безгә исән-имин әйләнеп кайтырга, мин бүген исән, ә иртәгә исән булырмынмы икән дип әйтә торган иде. Исән булу һәр солдат өчен, һәр офицер өчен дә бер шатлык булгандыр ул.

Мин Әфганстаннан чыкканда "груз 200" дип аталган мәетләрне ташый торган очкыч белән чыктым. Анда 48 табут бар иде. Шушы очкычта очып Ташкент һава аланына килеп җиткәч, ниһаять исән-сау кайттым дип шатланган идем.

— Бер офицер, бер солдат өчен Әфганстандагы иң зур курку нәрсә иде?

— Машинага утырып үзәктән 10 метр чыгып киткәч минага эләгәбезме- юкмы бүген дип уйлыйсың. Уңнан атырлармы, сулдан атырлармы дип көтәсең. Һөҗүм булса, үзеңне һәм солдатларыңны ничек коткарып калырга, бу вакытта өстән алынган боерыкны ничек үтәргә дип уйлыйсың бар ягы белән. Курку, минемчә, шул булгандыр анда.

— Батальонда татарлар бар идеме?

— Бар гына түгел, күп иде.

— Алар әфганнарга ничек карыйлар иде, болар безнең кебек мөселман бит инде диләр идеме, әллә инде аларга дошман күзлегеннән карыйлар идеме?

Юлда әфган кешеләре белән сөйләшергә туры килсә, без — мөселман, дип әйтә торган идек

— Юлда әфган кешеләре белән сөйләшергә туры килсә, татарлар, үзбәкләр, таҗиклар "без — мөселман" дип әйтә торган идек. Алар безнең мөселман икәнне белгәч, карашлары үзгәреп китә иде, якыная иделәр безгә. Шул ук вакытта алар арасында мөселман була торып Совет берлегеннән корал тотып килгәннәр һәм безгә каршы сугышып йөриләр дигән карашлар да бар иде.

— Сез хезмәт иткәндә Әфганстанда корал ташлап әфган ягына чыгучылар булдымы?

— Әйе, кораллары белән әфганнар ягына чыгучылар булды. Аларның кая киткәннәрен, кайсы отрядта безгә каршы сугышулары соңыннан беленде.

— Бүген тагын боерык булса, Әфганстанга барыр идегезме?

— Барасым килмәс иде. Беренчедән, үзебезнең милләт, дин кешеләренә корал күтәрү була, икенчедән, Әфганстан халкы үз җирләрендә үзләре хуҗа булып яшәргә тиеш, минемчә.

фикерләр (6)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG