Accessibility links

Кайнар хәбәр

Азат Мифтаховка "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү гаепләве белдерелгән


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Тикшерүчеләр Азат Мифтаховка хулиганлыкта гаепләү белдергән. Хәзерге вакытта ул Мәскәүнең 5нче санлы тикшерү изоляторында утыра.

Хорвинодагы "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә тоткарланган МДУ аспиранты Азат Мифтаховка хулиганлыкта гаепләү белдерелгән. Бу хакта аның адвокаты Светлана Сидоркин "Интерфакс"ка хәбәр иткән.

"Бүген Азатка Җинаять кодексының 213нче маддәсенең икенче бүлеге (төркем белән алдан килешеп кылынган хулиганлык) нигезендә гаепләү белдерелде. Әлеге гаепне ул танымый", дигән Сидоркина.

Адвокат сүзләренчә, Мифтахов хәзер Мәскәүнең 5нче санлы тикшерү изоляторында утыра.

Сидоркина шулай ук Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карарын шикаять итүен дә белдерә.

Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.

Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.

Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карары чыгарды. Ул былтыр гыйнварда "Бердәм Русия" фиркасенә ут төртүдә катнашкан дип фаразлана. Нәтиҗәдә беркем дә зыян күрмәгән. Эш "реаль шикләнелүчеләр" барлыкка килгәнче туктатылып торган булган. 7 февральдә тикшерү янә башланган.

Светлана Сидоркина сүзләренчә, Мифтаховны яшерен шаһит таныган. Аны полиция хезмәткәре 9 февральдә мәхкәмә утырышына алып килгән.

XS
SM
MD
LG