Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркия парламенты рәисе Бинали Йылдырым вазифасыннан китә


Бинали Йылдырым
Бинали Йылдырым

Йылдырым Истанбул мэрын сайлауга намзәт буларак чыга, шуңа күрә парламент рәислегеннән китәчәк.

Төркия парламенты рәисе Бинали Йылдырым вазифасыннан китүен игълан итте. Ул 31 мартта узачак Истанбул мэрын сайлауда намзәт буларак катнашырга җыена.

Парламентка яңа рәисне сишәмбе сайлаячаклар дип хәбәр итә Анадолу агентлыгы.

Йылдырым Төркия президенты Рәҗәп Эрдоганга якын сәясәтчеләрнең берсе санала. Йылдырым 2002 елда парламент депутаты булып сайланды һәм 13 ел дәвамында Төркиянең транспорт министры булды. 2016-2018 елларда премьер-министр булып эшләде, былтыр Төркия президент идарәсе системына күчкәннән соң парламент рәисе булды.

2016 елда Йылдырым Татарстанга да килгән иде. Ул Казанның Истанбул скверында Садри Максуди һәйкәлен ачуда катнашты, Казан Ратушасында узган Татарстан-Төркия эшлекле җыенында чыгыш ясады.

XS
SM
MD
LG