Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мехмат cтудентлар шурасы МДУ ректорына Азат Мифтаховны яклауны сорап хат язды


Азат Мифтахов
Азат Мифтахов

Студентлар ректорны тәртип саклау оешмаларына мөрәҗәгать итеп Азат Мифтахов эшен гадел тикшерүне сорарга чакыра.

Мәскәү дәүләт университеты механика-математика факультетының студентлар шурасы ректор Виктор Садовничийга аспирант Азат Мифтаховны яклауны сорап хат җибәргән. Мехмат студентларына МДУның биоинженерия һәм биоинформатика факультеты студентлар шурасы да кушылган.

Студентлар ректордан ФСБ, тикшерү комитеты, баш прокуратура һәм эчке эшләр министрлыгы җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, "гадел һәм объектив" тикшерүне, Балашиха полициясендә Мифтаховны җәзалаучыларның шәхесләрен ачыклауны сорауны үтенә.

Хорвинодагы "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә тоткарланган МДУ аспиранты Азат Мифтаховка хулиганлыкта гаепләү белдерелде. Тумышы белән Түбән Камадан булган аспирант Мәскәүнең 5нче санлы тикшерү изоляторында утыра.

Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.

Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.

Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карары чыгарды. Ул былтыр гыйнварда "Бердәм Русия" фиркасенә ут төртүдә катнашкан дип шикләнелә. Нәтиҗәдә беркемнең дә сәламәтлегенә зыян килмәгән. Эш "реаль шикләнелүчеләр" барлыкка килгәнче туктатылып торган булган. 7 февральдә тикшерү янә башланган.

Аспирантның адвокаты Светлана Сидоркина сүзләренчә, Мифтаховны яшерен шаһит таныган. Аны полиция хезмәткәре 9 февральдә мәхкәмә утырышына алып килгән.

XS
SM
MD
LG