Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия думасы паллиатив медицина ярдәме турында канун кабул итте


Казандагы хоспис
Казандагы хоспис

Бу канун өлгесе һәр кешегә кирәк очракта авыртуны басу өчен көчле һәм наркотик матдәләргә ия дарулар алу хокукы бирүне күздә тота.

Русия думасы өченче, соңгы укуда паллиатив медицина ярдәме хакында канун өлгесе кабул итте. Канун өлгесе һәр кешегә кирәк очракта авыртуны басу өчен көчле һәм наркотик матдәләргә ия дарулар алу хокукы бирүне күздә тота.

Моннан тыш, канун өлгесе "паллиатив медицина ярдәме" төшенчәсен киңәйтә. "Амбулатор шартларда гына түгел, өйдә дә ярдәм күрсәтү күз уңында тотыла. Кешеләр авыртуны басучы даруларны өйдә, якыннары янында бушлай алачак", дип белдерә Русия парламентының түбән пулат рәисе Вячаслав Володин.

Русия президенты Владимир Путин үзенең еллык юлламасында канун чыгаручыларны паллиатив медицина ярдәме хакында канунны мөмкин кадәр тизрәк кабул итәргә чакырган иде. Гыйнварда Петербурдагы хосписка барып, Путин бюджеттан моның өчен даими рәвештә акча бүләргә вәгъдә итте.

Русиядә паллиатив ярдәмгә 1,3 млн кеше мохтаҗ. Әле табиблар авыртуны басучы наркотик дарулар алырга рецепт биргән өчен җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Яман шеш белән авыручылар шул сәбәпле андый даруларны ала алмый интегә.

Яман шеш белән авыручыларны мондый препаратлар белән тәэмин итү проблемы 2014 елда пенсиядәге контр-адмирал Вячеслав Апанасенко үз үзенә кул салгач җәмәгатьчелекнең игътибар үзәгенә чыкты. Матбугатта дистәләгән шундый очрак турында мәгълүмат дөнья күрде.

Красноярски краенда онкологик авырудан интеккән танышына трамадол өчен рецепт биргән табиб Алевтина Хоринякка карата ачылган җинаять эше дә шау-шу уяткан иде. Аны ялган документлар ясауда һәм көчле тәэсир итүче даруларның канунсыз сатылуында гаепләделәр. Прокуратура Хоринякка сигез ел төрмә сорады, әмма мәхкәмә аны аклады.

XS
SM
MD
LG