Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Театр телне дә саклый, экстремизмга каршы да көрәшә"


Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

21 февраль – халыкара туган тел көнендә Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачы театры Казан шәһәренең татар мәктәпләре мөдирләре белән түгәрәк өстәл үткәрде. Укытучылар һәм театр җитәкчелеге уртак проблем – туган телне саклауда ничек берләшү, балаларны театрга җәлеп итү турында сөйләште.

Түгәрәк өстәлдә мәктәп мөдирләре шәһәр мәгариф идарәсеннән өйдә укуга күчкән мөселман балалары белән эшләү буенча киңәшләр дә алып китте. Очрашуның тагын бер нәтиҗәсе – укытучының уңай образы турында пьеса язылачак. Фойега берәм-берәм җыелган мөдирләр журналистлар белән сөйләшергә ашкынып тормый. Аларга татар мохите җитә, аларча телне белмәү мәктәптән түгел, гаиләдән башлана. Үзләрен дә зур бер сыйныф дип күз алдына китерсәк, активлары, чирне яшермичә уртага салып сөйләшүчеләре бармак белән санарлык кына.

Татар җанлы мөдирләрнең берсе – Казанның Совет районындагы татар телендә белем бирүче 149нчы лицей җитәкчесе Фирдәвес Вафина. Ул татар мохите булдыру һәр кешенең үзеннән тора дигән фикердә:

Фирдәвес Вафина
Фирдәвес Вафина

– Үзем Мари ягыннан килеп 1985 елдан бирле татар теле, татар милләте өчен янып яшим. Минемчә, кешедә, мин татар дигән фикер бар икән, Казанда милли тәрбия алу өчен шартлар тудырылган. 149нчы лицейда татар мохите, татар теле даирәсе. Хәтта беренче сыйныфка кергәндә бер авыз татарча белмәгән балалар мәктәпне тәмамлаганда татар телендә аралаша. Тел белү, мохит булдыру һәр кешенең эчке халәтеннән тора һәм бу җәһәттән төп рольне гаилә уйный. Әгәр гаиләдә татар теле куела икән, мәктәпкә дә андый гаиләдә үскән бала белән эшләве җиңел булыр иде. Беләсезме тагын нәрсә: без бик четрекле заманда яшибез. Һәм, ниндидер проблем килеп чыга икән, мәктәпне, укытучыны гаепле итәргә тырышалар. Ә бит телне саклау өлкәсендә иң төп эшне мәктәп алып бара.

Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 10нчы гимназия мөдиренең уку эшләре буенча урынбасары Динар Фазлиәхмәтов та татар мохитен иң әүвәл мәктәптә булдырырга кирәк дип саный:

Динар Фазлиәхмәтов
Динар Фазлиәхмәтов

– Моның өчен без тәрбия эшләрен бары тик татар телендә генә алып барабыз. Балаларга театрга барып, татарча әсәр күрсәтү яхшы, ләкин аларның үзләрен дә татарча чараларга җәлеп итәргә кирәк. Без спектакльләр куябыз, төрле бәйгеләр үткәрәбез. Балалар үзара татарча сөйләшә. Бездә математика белән физикадан кала, барлык фәннәр дә татарча алып барыла.

Мөдирләр менә шундый уйлар белән түгәрәк өстәлгә җыелды. Мәктәп җитәкчеләреннән тыш чарада Казан шәһәре башкарма комитеты идарәсе башлыгы урынбасары Марат Фаттиев, КФУдан психология фәннәре белгече Камил Насыйбуллов та катнашты.

Кариев театры мөдире Гүзәл Сәгыйтова мөдирләрнең бу бинага җыелуын милли театрны яшәтүдә зур адым дип бәяләде. Һәм мәктәпләр театрдан ни көтә? Балаларны театрга алып барганда нинди кыенлыклар килеп чыга? Шулар турында ачыктан-ачык сөйләшергә чакырды. Ихласлык, үзенекен итте, тора-бара мөдирләр дә баштагы кысынкы халәтеннән чыга башлады. Кемдер театрга татар классикасы белән беррәттән рус классикасы үрнәкләрен куюны да сорады, кемдер яраткан китабын сәхнәләштерүне үтенде. Бу – татар китабы түгел иде. Нишлисең, бусы да татар гимназия мөдирләренең зәвык күрсәткече. Гүзәл Сәгыйтова аларны милли театр үзенчәлекләре, балаларны театрга җәлеп итү өчен эшләнгән проектлар белән таныштырды. Шуларның берсе – "Кариев +" дигән театраль дәрес. Ул театр бинасында да, мәктәптә дә үтәргә мөмкин. Бала биредә театр дөньясы белән таныша, актерлык осталыгы дәресе ала, төрле мастер-классларда катнаша.

Һәр айның 24ендә "Калеб ликбез" дигән яшь тамашачы мәктәбе уза. Бу проектны мәктәп укучылары белән дә алып барырга ниятлиләр. Калеблеләр фикеренчә, танылган композитор, әйтик, Эльмир Низамовның көй язу серләрен өйрәтүе, шигърият белән, мәсәлән, Йолдыз Миңнуллина таныштыруы бала күңеленә уелып калачак.

Ә инде мобиль дәресләр дигән проектны мәктәпләр үзләре тәкъдим иткән. Бу хакта 2нче гимназия мөдире Камәрия Хәмидуллина менә ниләр сөйләде:

Камәрия Хәмидуллина
Камәрия Хәмидуллина

– Мәктәпкә бик күпләр өмет белән карый. Театрлар бездән тамашачы көтә, матбугат чаралары тираж җыюда булышуны сорый. Ләкин хезмәттәшлекнең ниндидер системын булдырмыйбыз икән, үзеннән-үзе театрга йөрү төшеп кала. Матбугат чаралары белән дә шундый ук хәл. Монда рухи тауарның яхшы булуын мактау гына җитми, алар белән турыдан-туры эшләү кирәк. Әйдәгез, күз алдына китерик. Киров районындагы гимназиядән балаларны алып чыгып китү өчен, ничәдә җыена башларга кирәк? Анда "чемодан кәефе". Көндезге 11дә мәктәптән чыгып китәсең. Әдәбият дәресен монда үткәрү өчен балаларны алып чыгып китәбез икән, математика дәресе һәм башкалар ул көнне укытылмыйча кала. Шуңа күрә юлларын табып, систем булдырырга кирәк.

Менә мобиль дәрес. Бер атна элек бу җәһәттән Ижаудан килгән коллегабызны тыңладык. Шул ук тормыш иминлеге дәресләрен (ОБЖ) параллель алты сыйныфны берләштереп бергә үткәреп, алты дәрес урынына бер дәрес үткәрәрүне сөйләде ул. Димәк, алты дәрес урынына бер дәрес үтә, биш сәгате янга кала. Алар шул рәвешле математика һәм физика дәресләрен юкка чыгармыйча мобиль дәрескә вакыт таба. Безгә чишелешләр кирәк. Матбугат чаралары белән дә шулай. Без гимназиядә ничек хәл иттек? Соңгы елларда бөтен коллектив белән 1 миллион сумлык подписка эшлибез. Моңа ничек итеп килдек? Әдәбият, тарих, география, башка фән укытучылары газет-журналлардан өй эшләре биреп җибәрә. Бала бер эзли кирәкле газетны, ике эзли, ахыр чиктә гаилә бу басмага языла.

Театрга кайтсак, әйтик без 31ендә буласы "Алмачуар"га 5,6,7нче сыйныфларны алып киләбез, бөтен залны тутырабыз. Ләкин бер шарт белән. Башланыр алдыннанмы, йә тәмамлангачмы бу балалар белән дәрес үткәрергә кирәк. Кызык ясау, артист белән очрашу өчен генә түгел. Дәреснең темасы, башы, ахыры, өй эше дә булырга тиеш. Бу инде укытучы аңлатуы гына түгел, бу гомердә истә кала торган аңлату була. Әдәбият дәресе шушында үтә. Ә мәктәптә завуч әдәбият дәресе урынына бүген төшеп калган математика һәм башка дәресләрне кертә. Процессны менә шулай күп яклап туры китереп оештырып була.

Мәктәп балаларын театрга якынайтуның тагын бер юлы – театрда балалар студиясен ачу. Бу хакта баш режиссер Ренат Әюпов сөйләде:

Ренат Әюпов
Ренат Әюпов

– Туган тел театрда саклана әле ул. Театр теле ул үтемлерәк дип саныйм мин. Чөнки үзегез беләсез, театрда милли музыка, матур әдәбият, рәсем сәнгате. Укытучы боларның барысын да берьюлы бирә алмый. Тиздән "Балачак" театр студиясе ачылачак. Мәктәп укучылары биредә сәхнә теле, музыка, хореография, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә ала. Уртак иҗат җимеше исә спектакль булачак.

Мәктәп баласын юлга алып чыгу да җиңел эш түгел. Театр бу җәһәттән дә мәктәпләргә ярдәм кулы суза. Тиздән театр автобусы балаларны йөртү рөхсәтен алачак һәм мәктәптән балаларны үзе килеп алачак.

Ләкин театр спектакль карау урыны гына булмасын иде. Бусы – шагыйрә Йолдыз Миңнуллина фикере:

Йолдыз Миңнуллина
Йолдыз Миңнуллина

– Камәрия апа игътибарны мохиткә юнәлдерә иде. Аның кызыклы гыйбарәсе бар: нинди генә сорттагы кыяр булса да, аны тозлы суга салсаң, ул тозлана. Менә бу мохит, тирәлек, шәһәр баласы өчен бик моһим. Әйе, гаиләдә саклыйбыз телне. Ләкин баланың күп вакыты гаиләдә түгел, мәктәптә үтә. Хәтта мәктәптән соң да әле вакыт кала. Ул вакыт ничек уза? Телефонда утырыпмы, урамда йөрепме... Менә безнең вакытыбыз "Сәләт"тә үтте. Театр да шул вакытны үткәрә һәм шул вакытны үткәрү өчен кызыклы мохит тудыра торган җир булсын иде. Монда спектакль карарга гына килмәсеннәр, бер-берсе белән аралашсыннар, дуслар тапсыннар иде. Артистлар белән аралашсыннар иде. Мин укучыларның Кариевны безнең театр дип атауларын теләр идем. Безнең театр булсын өчен без үз ягыбыздан барысын да эшләргә әзер.

167нче мәктәп директоры Лилия Хәсәнова балаларны "безнең театр"га алып килергә риза булуын әйтте. Әмма елына бер тапкыр. Ни өчен еш килеп чыкмаганын ул башка таләпләр дә булуы белән аңлатты. Әлеге таләпләрнең нидән гыйбарәт булуын ачыктан-ачык Фирдәвес Вафина әйтә алды:

– Ачыктан-ачык сөйләшергә җыенганбыз икән, әйдәгез проблемнарны уртага салып сөйләшик. Чөнки монда мәгариф идарәсе вәкиле утыра. Татар мәктәпләре кырыкка ярыла. Безгә УНИКСтан да, башка чаралардан да билетлар килә, без балаларны анда да алып барырга тиеш. Шуның белән беррәттән, татар театры да бар. Шәхсән 149нчы лицейда театр актеры "Чулпан" драма театрын алып бара, бөтен бәйгедә катнашалар һәм без сезнең театр белән элемтәдә торабыз, атна саен диярлек йөрибез. Ләкин театрларга, башка чараларга йөрү әти-әни кесәсеннән акча таләп итә. Бу ягын да сөйләшик. Чөнки бер әти-әнинең телефоннан прокуратурага язуы – мөдирне барып аңлатма язарга мәҗбүр итәчәк. Матбугат белән дә эшлибез. Һәм "Ялкын"га язылып, шуннан өй эшләре биргәннән соң миңа коррупциягә каршы оешмага барып аңлатма бирергә туры килде. Мәсьәләнең бу ягын да исәпкә алыйк әле. Аннан, көндезге спектакльгә барыр өчен, дәресне өзәргә туры килә. Иманым камил, мәктәп директоры моның өчен дә җавап бирәчәк. Шуңа күрә бу моментлар буенча да бер фикергә килсәк иде.

Мөдирләрнең халәте киеренке. Аларның вакыт-вакыт спектакльнең нинди яхшы, әһәмиятле булуы турында тыңлыйсы да килми. Нурбәк Батулла "Әлиф" спектакле турында сөйләгәннән соң, 26нчы лицей мөдире Наил Төхвәтуллов театрда укытучының уңай образы турында спектакль куелса, 6 автобус тамашачы алып киләм диде:

Наил Төхвәтуллов
Наил Төхвәтуллов

– Сез безгә гарәп хәрефләрен өйрәтмәгез. Европасын, тегесен-монысын күрсәткәнче, языгыз укытучы, татар мәктәбе турында әсәр, аны сәхнәләштерегез, бөтенебез киләбез шушы спектакльгә. Чөнки соңгы 10, 20 елда укытучының уңай образын беркайда да күрсәтмиләр. Газетларны алсак та, телевидениедә дә.

Гүзәл Сәгыйтова: "Беренчедән, бу – заказ. Икенчедән, уңай образ дигәч, совет еллары искә төшә. Ә бит без хәзерге заман баласы турында сөйләшәбез. Аны нәрсә кызыксындыра?"

Әлифнең таяк икәнен сәхнәгә туры басып күрсәтмәсәгез дә беләм

Наил Төхвәтуллов: "Мин дә шулай дим бит инде. Мәсәлән, Йолдызны (Миңнуллина) нинди укытучы үстергән? Менә бит сезгә сюжет. Әнә геройлар каршыгызда утыра. Әлифнең таяк икәнлеген сәхнәгә туры басып күрсәтмәсәгез дә беләм мин".

Бәхәскә ноктаны Йолдыз Миңнуллина куйды. Ул мондый пьеса язарга әзер булуын әйтте:

– Мин укытучылар турында пьеса язарга әзер, әгәр сез миңа ярдәм итсәгез. Һәркайсыгыз белән очрашып, тыңлыйсым килә. Бүгенге мәктәп, чын мәктәп турында сөйләшәсем килә. Читтән күзәткән мәктәп, әле ул чын мәктәп түгел. Эчке проблемнарны беләсе иде.

Мәгариф идарәсенә дә теләк әйтелде. Ренат Әюпов бик теләгәндә балаларны театрга бушлай йөртеп була, диде. Моны ул Төркия мисалында аңлатты:

– Биш ел элек театр Төркиягә фестивальгә барды. Бу фестивальдә Төркия балалары бушлай йөрде. Мин бу хәл белән кызыксындым. Төркиядә балаларның театрга йөрүе мәгариф департаменты карамагында бушлай куелган икән. Укучы да, укытучы да билетка акча алып килү, җыю турында уйламый. Мәгариф департаменты балаларны театрга йөртү өчен акчаны башка җирдән юнәтә. Ләкин театрга тәртибе, укуы начар булган балалар йөрми. Алар билгеләрен төзәткәч кенә йөри ала. Бездә ни өчен шуны эшләп булмый икән? Казанда 190 мәктәп бар. Бер балага 150 сум - ул шулкадәр зур акчамы? Ул бит рухи байлык. Рухи байлыкны балалар карарга тиеш.

Марат Фаттиев исә үзләренең бу мәсьәләне хәл итә алмаячагын әйтү белән чикләнде. Аның йомгаклау сүзе, күбрәк үзләре генә аңлый торган телдә, укытучыны гаепләү, шул ук вакытта ярату турында:

Марат Фаттиев
Марат Фаттиев

– Башкарма комитет канун чыгаручы орган түгел һәм бу мәсьәләне без хәл итә алмыйбыз. Мин санап та карадым. 150 сумнан 190 мәктәп баласын йөртү өчен 19 миллион сумнан артык акча кирәк. Шәһәр бюджетыннан мондый акчаны табу мөмкин түгел.

Туган телләр дибез, татар теле турында сүз алып барабыз. Башка милләтләргә карата толерантлык мәсьәләсе дә күз уңында. Ә инде туган телне уку-укыту көннән-көн авырлаша. Инде дәреслекләрне генә дә ала алмыйбыз дигән дилемма каршында торабыз. Артка борылып карасак, татар телен өйрәтү мәсьәләсе шундый хәлдә калуга бәлки күпмедер дәрәҗәдә укытучыларның, татар теле укытучыларның да гаебе бардыр. Балаларны татар телен өйрәтү өчен мәҗбүр итүләр татар теленә карата нәфрәт тудыра. Сәбәпчеләре һәрхәлдә укытучылар да булды дип уйлыйм мин. Укытучылар үзләре генә була алмыйлар, һичшиксез, без директорлар да җаваплы. Инде хәзер үткәнне, тарихны чәйнәп утыруның мәгънәсе юк, шуда күрә киләчәк турында уйласак, киләчәк турында сөйләшсәк, яхшы булыр. Минем үтенечем, бөтен укытучылар белән эшләү. Балаларда үзара мөнәсәбәтләр четрекле. Шулай ук укытучы белән бала арасындагы мөнәсәбәт тә бертөрле түгел. Безгә ихлас эшләү сорала. Бүгенге көндә нишли алабыз? Канунга, безгә каршы килә торган поездга каршы чыгу мәгънәсез. Шуңа күрә без акыллы эш алып барырга кирәк. Телне саклау, үстерү һәм киләчәк буынга җиткерү өчен бөтен булган арсеналны кулланып балаларга җиткерергә тиешбез. Аның төп юлы - иң яраткан укытучы. Бала кайчы укытучыны ярата, шул фәнне ул яхшы үзләштерә. Бөтен нәрсә бу дөньяда яратуга корылган.

Чарада катнашучылар
Чарада катнашучылар

Фаттиев өйдә укытуга күчү мәсьәләсен дә күтәрде. Әлбәттә читтән-читтән әйләнеп узып кына. Мондый гаиләләрнең балалары татар мәктәпләренә беркетелгән, хәзер мәктәп аларны контрольдә тотарга тиеш:

– Безнең татар мәктәпләренә кагылышлы тагын бер мәсьәлә. Эчке эшләр министрлыгы бу мәсьәләне кискен күтәрә. Террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе эшләп килә. Алар кузгаткан бөтен мәсьәләләрне тагын мәктәп хәл итәргә тиеш. Алар безгә мәктәптә бу әйберне куертмаска тиеш дип әйтә. Без мәктәп буларак тыярга тиеш, ә кичен бу гаиләне телевидениедән күрсәтәләр. Минем әйткәнем – экстремизм маддәсе буенча тоткарлаулар турында. Бу гаилә балаларын социальләштерү мәсьәләсе дә мәктәпкә төшә. Монда да безгә театрлар булыша. Шуңа күрә дингә бирелгән гаиләләр, алар белән ничек эш итү турында да уртага салып сөйләшергә кирәк. Бүген бар шундый моментлар. Шуңа күрә безгә консультацияләр кирәк. Хохорин әйткәннән соң бу гаиләләрне тикшерә башладылар. Әлеге дә баягы шул ук ашау мәсәләсе дә янә калкып чыкты. Гаиләдә укуга җибәрмәү өчен, аларны социалләштерү буенча да эшләргә кирәк.

Психолог Камил Насыйбуллов мөдирләргә киңәш кирәк булганда ярдәм итәчәген белдерде. Ул туган тел көнне татар театрында урыс телендә чыгыш ясаган бердәрбер спикер да булды:

– КФУда ислам белеме ресурс үзәге бар. Аның белгечләре консультацияләр үткәрергә әзер. Чыннан да, мөселман балаларын мәктәптә укыту буенча кайчак кискен хәлләр килеп чыга. Мордовияне искә алыйк. Хәл ике якның уртак фикергә килергә теләмәве аркасында кискенләште. Мөселман гаиләләре гадәти мәктәп түгел, татар мәктәпләрен сайлый. Дини гаиләләр өчен мохит, әхлак мәсьәләләре бик мөһим чөнки. Татар мәктәбе менә бу таләпләргә туры килә.

XS
SM
MD
LG