Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда ТИҮнең беренче корылтаеның 30 еллыгына багышланган җыелыш узды


Казандагы җыелыш
Казандагы җыелыш

Бүген Казанда Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) Беренче Корылтаеның 30 еллыгына багышланган җыелышта резолюция кабул ителде. Әлеге документта ничек татар халкын инкырйздан һәм ассимиляциядән коткарып калып була дигән сорау куела.

Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең (ТИҮ) беренче корылтаеның 30 еллыгына багышланган җыелышта 200ләп кеше катнашты. Чыгышларда ничек татар халкын инкыйраздан һәм ассимиляциядән коткарып калып була дигән сорау куелды. Бу сорау резолюциядә дә урын алган.

"Коткару юлы Русия конституциясенең преамбула һәм 5нче маддәдә күрсәтелгән татар халкының үзбилгеләнү хокукын тормышка ашыру - мәгариф һәм телгә бәйле вәкаләтләрне Татарстан дәүләтенә кайтару, кичекмәстән татар телен дәүләт тормышына, иҗтимагый тормышына һәм икътисади тормышка кертү. Ягъни чын федерацияне торгызу, Татарстан дәүләтчелеген ныгыту", диелә документта.

Шулай ук анда Татарстан Дәүләт шурасы һәм хөкүмәтнең 26 ел дәверендә Татарстан конституцисенең 8нче маддәсенең "Татарстан республикасында дәүләт телләре тигез хокуклы - татар һәм рус телләре"н тормышка ашыра алмаулары әйтелә.

"Бүгенге көндә Татарстанда бер дәүләт теле хөкем сөрә, ул - урыс теле. Татарстан Дәүләт шурасы 1994 елда Татар милли университетын ачу турында карар кабул иткән иде. Әмма бу карар үтәлмәде. 26 ел дәверендә Дәүләт шурасында татар телендә бер утырыш та оештырылмады. 2017-2018 елларда татар теленә һөҗүм башлангач, депутатлар каршы тора алмадылар, битараф булдылар. Татарстан Дәүләт шурасы Татарстан конституциясен, дәүләтчелекне яклаучы, татар телен яклаучы мөстәкыйль сәяси оешма буларак эшләми, үзенең бурычын үтәми. Шуңа күрә депутатларга Татарстан конституциясенең 88нче маддәсенә таянып Дәүләт шурасын үз-үзен таркату турында карар кабул итәргә һәм чираттан тыш сайлау билгеләргә тәкъдим итәбез.... Шулай ук Татарстан министрлар кабинетын вазифасыннан читләштерүне таләп итәбез!", диелә резолюциядә.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Татарстаннан сайланган Русия думасы депутаты, Милләтләр эшләре комитеты рәисе Илдар Гыйлметдиновка "Төбәк телләре турында хартия"не ратификациягә кертү шулай ук татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итеп кабул итү турында берничә тапкыр мөрәҗәгать итүләрен, әмма депутаттан җавап килмәвен белдерә.

"Гомумән Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатлары татар теле дәүләт теле, мәгарифен яклап чыкмадылар. Татарстан халкының чын вәкилләре булмадылар. Шуңа күрә Татарстаннан сайланган Русия думасы депутатларына ышанычсызлык белдерәбез. Аларны вазифасыннан читләштерүне таләп итәбез. Шулай итеп милләтне коткару өчен Татарстан дәүләтчелеген ныгыту, Татарстан конституциясенең 8нче маддәсен тормышка ашыру кирәк. Шулай ук татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итеп кабул итү бик әһәмиятле. Инкыйразны туктату эшен яңадан сайланган Дәүләт шурасы һәм министрлар кабинеты булдыра ала. Шулай ук Русия думасына Татарстаннан яңа депутатлар сайлау зарур", диелә резолюциядә.

Шулай ук анда татар-башкорт дәүләтен торгызу, татар факультетын ачу, милли музейны үз урынында калдыру таләпләре кертелде.

Документ бертавыштан кабул ителде. Корылтай "Туган тел" җырын күмәкләшеп җырлау белән тәмамланды.

XS
SM
MD
LG