Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Азат Идел-Урал" хәрәкәте "Коментлар – җинаять түгел" дигән чарага кушылырга өнди


Киевта "Азат Идел-Урал" активистлары пикеты (архив фотосы)
Киевта "Азат Идел-Урал" активистлары пикеты (архив фотосы)

Активистлар Русиядә дәүләт символларын һәм хакимиятне мыскыл итү өчен штрафлар һәм иректән мәхрүм итүләр турында канун өлгесенә каршы чыга.

1 мартта "Азат Идел-Урал" хәрәкәте Европа һәм Америка илләрендә Русиянең димпломатик вәкиллекләре янында пикетлар уздырачак. Активистлар "сүз иреген кысуны", "асаба халыкларын юк итүне һәм аларны урыслаштыруны" туктануны таләп итә. Алар "Коментлар - җинаять түгел!" дип аталган чара башлый.

"Мәскәү кешенең шәхси тормышын контрольдә тотуны көчәйтә һәм интернетта халыкның активлыгын күзәтергә омтыла. Русия думасы дәүләт символларын һәм хакимиятне мыскыл итү өчен штрафлар һәм кулга алуларны күз уңында тотучы канун өлгесен беренче укылышта хуплады. "Дөрес булмаган мәгълүмат тарату" өчен дә кырыс чаралар каралган. Русиядә хөкем сөргән авторитар тәртип шартларында яңа канун башкача фикер йөртүчеләрне эзәрлекләүнең тагын бер ысулы булып торачак", диләр "Азат Идел-Урал" оешмасында.

Оешма вәкилләре фикеренчә, канун өлгесе бигрәк тә милли республикаларга, аерым алганда "хакимият ирекле фикер йөртү һәм федераль үзәкне тәнкыйтьләү өчен эзәрлекләүләр алып барган" Идел буе төбәкләренә куркыныч тудыра.

"Русия хакимиятен тәнкыйтьләү дә, Русиянең халыкара сәясәтенә тискәре бәя бирү дә эзәрлекләүләр өчен нигез булып тора алмый дип саныйбыз. "Азат Идел-Урал" "Коментлар - җинаять түгел!" дип аталган чарага кушылырга чакыра", диләр иҗтимагый оешмада.

Интернетта җәмгыятьне, дәүләтне, Русиянең рәсми символларын һәм дәүләт оешмаларын "санга сукмаучы", "ихтирам итмәүче" материаллар тарату өчен штраф һәм административ кулга алулар турындагы канун өлгесе Русия думасына узган декабрьдә кертелде. Элемтә министрлыгы бу башлангычларга тискәре бәяләмә җибәргән иде. Министр урынбасары түрәләр үз эшенә тәнкыйтьне тыңларга тиеш дип белдерде.

24 гыйнвар канун өлгесе Думада каралды һәм беренче укылышта кабул ителде.

XS
SM
MD
LG