Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәхкәмә Азат Мифтаховны йорт сагына күчерү мөрәҗәгатен кире какты


Азат Мифтахов 7 мартка кадәр сак астында булачак. Адвокат бу хөкемне кырыс дип саный.

Мәскәү шәһәре мәхкәмәсе "Бердәм Русия" офисына һөҗүм итү эше нигезендә тоткарланган Мәскәү дәүләт университеты (МДУ) аспиранты Азат Мифтаховны йорт сагына чыгару мөрәҗәгатен канәгатьләндермәде. Бу хакта "Новая газета" хәбәр итә.

Мифтахов 7 мартка кадәр сак астында кала. Аны хулиганлыкта гаеплиләр. Адвокат сак астына алу карарын кырыс хөкем дип саный һәм аспирантны йорт сагына күчерүне сорый.

  • 2018 елның 31 гыйнварына каршы төндә Мәскәү читендәге Онежская урамында урнашкан "Бердәм Русия" офисының тәрәзесен ваталар һәм төтен шашкасы ташлыйлар. Нәтиҗәдә беркемгә дә зыян килми. Җинаять эше нигезендә берничә кеше тоткарлана, аларның кайберләре тәртип саклау оешмалары вәкилләре тарафыннан азаплауларга дучар булулары турында сөйли.
  • Мифтаховны 1 февраль тоткарладылар. Әмма тоткарлау беркетмәләре 2 февральдә генә төзелгән һәм адвокаты аның кайда булуын икенче көнне генә белгән. Мифтахов адвокатка сөйләвенчә, тулай торактагы бүлмәсен тентегәннән соң, аны Балашиха полиция бүлегенә алып киткәннәр. Аннан шартлаткыч ясау турында 2018 елның гыйнварында ачылган җинаять эшендә гаепне үз өстенә алуны таләп иткәннәр.
  • Мифтахов белдерүенчә, аны кыйнаганнар һәм, гаепне танымаса, арт ягына шөреп боргыч кертү белән янаганнар.
  • Соңрак Мәскәүнең Головинский районы мәхкәмәсе Азат Мифтаховны 7 мартка кадәр сак астында тоту карары чыгарды.
  • Мифтаховны азат итүне сорап галимнәр, хокук яклаучылар чыкты, алар Русия җитәкчелегенә ачык мөрәҗәгать ясады. Адвокатлар азаплаулар турындагы хәбәрләрне тикшерүне таләп итә.
XS
SM
MD
LG