Accessibility links

Кайнар хәбәр

Галәм аланын Татарстанда төземәү карары Казан Кирмәнен борчымый


Русиядә беренче хосусый галәм аланы Түбән Новгород өлкәсендә төзеләчәк. Моңа кадәр аны Татарстанның Әлки районында төзү мөмкинлеге дә карала иде. Казан Кирмәне моңа борчылмавын белдерде.

Русиядә беренче хосусый галәм аланын төзү турында Түбән Новогород хакимияте белән килешү төзелгән. Бу хакта ТАСС үз чыганагына таянып җиткерде. Моңа кадәр бу галәм аланын йә Түбән Новгород өлкәсендә, йә Татарстанның Әлки районында төзү мөмкинлеге карала иде.

Татарстан президентының матбугат вәкиле Лилия Галимова сүзләренчә, бу Татарстан өчен борчу тудырырлык югалту түгел.

"Казан Кирмәне моңа борчылмый. Инвесторның сайлап алу мөмкинлеге бар. Коммерцияле галәм аланы төзүче ширкәт Татарстанга гына түгел, башка төбәкләргә дә чыкты. Алар төрле вариант карады. Без моңа бер инвестицион проект буларак кына карадык. Ниндидер көрәш алып бардык дип әйтә алмыйм. Бу чираттагы бер проект кына. Республика үзе инвестор сайлый ала. Үзенең инвестицион җәлеп итү мөмкинлегенә ия булу бәрабәренә. Без борчылабыз дип әйтергә кирәкми", диде Галимова.

Элегрәк бу хосусый галәм аланын төзү 40 млн долларга төшәчәк дигән хәбәр булган иде. Галәм аланы проектына караганда, ракет очып китү өчен 2022 елга 2,5х2 чакрым мәйданда ике корылма төзү күз уңында тотыла. Галәм аланы 200 чакрым биеклеккә туристлар очыру өчен файдаланылачак. Экскурсиядә катнашучылар авырлык югалу халәтендә биш-алты минут булачак, әлеге вакыт эчендә алар иллюминаторлы кабинада ирекле хәрәкәт итә алачак диелә.

XS
SM
MD
LG