Accessibility links

Кайнар хәбәр

Венесуэланың яртысында электр тәэминаты өзелде


Каракас паркында
Каракас паркында

Венесуэла хакимиятләре Гури гидроэлектростанциясенә киберһөҗүм оештырылды дип белдерә һәм электр тәэминаты өзелүдә АКШны гаепли.

Венесуэлада 23 штатның кимендә сизегендә һәм башкала Каракаста электр тәэминаты өзелде. Бу хакта El Nacional газеты хәбәр итә. Каракаста метро эшләми, шәһәр һава аланында да ут юк дип яза Bloomberg. Агентлык мәгълүматынча, электр тәэминаты республиканың кимендә 10 штатында өзелгән. Кайбер башка медиалар аннан да күбрәк штатларда ут бетүен хәбәр итә.

Венесуэланың энергетик корпорациясе мондый хәл "дәүләткә каршы электрик сугыш кысаларындагы саботаж" нәтиҗәсендә барлыкка килде дип белдерә.

Мәгълүмат министры Хорхе Родригес Боливар штатында урнашкан дөньядагы иң зур гидроэлектростанцияләрнең берсе Гурига киберһөҗүм оештырылды диде.

Президент Николас Мадуро һөҗүм оештыруда АКШны гаепләде.

Венесуэла соңгы елларда авыр икътисади кризис кичерә. 2014 елдан башлап Мадурога каршы урам җыеннары уза. Быел гыйнварда булган протест чаралары вакытында оппозиция җитәкчесе, парламент рәисе Һуан Гуайдо Мадуроны узурпатор дип атады һәм президент вәкаләтләрен вакытлыча үзенә алуын белдерде. Күп кенә Көнбатыш илләре аны президент вазифаларын башкаручы дип таныды, Русия исә Мадурога теләктәшлек белдереп килә.

XS
SM
MD
LG