Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нәҗибә Сафина: "Милләт агачына ясалма яфраклар элүдән файда юк"


Нәҗибә Сафина
Нәҗибә Сафина

2 март гыйсъянчы шагыйрә Нәҗибә Сафинага 70 яшь тулды. Ул үзенең иҗат кичәсен Тукай клубында 22 март уздырачак. Шагыйрә туган көнен рәсми затлардан башка, шигырь яратучылар белән билгеләп үтәргә җыена.

Теләсә нинди җыелыш яисә утырышка Нәҗибә Сафина килеп керсә, ул залны кайнатып, хәтта ки йокысыннан айнытып җибәрә. Шигъриятендә дә, чәчмә әсәрләрендә дә – милләт язмышы, милләтне кайгырту. Ләкин турысын әйткән – туганына ярамаган. Нәҗибә Сафинаны да өнәп бетермиләр, хәтта кайбер утырышларга кертмиләр, катнашканнарында сүз бирмәскә тырышалар. Азатлык аның белән сүз көче, милләтнең таркаулыгы сәбәпләре хакында сөйләште.

Нәҗибә ханым, бер әңгәмәдә "тумыштан көрәшчемен" дигәнсез. Көрәшче булу нәселдән киләме?

Тышкы яктан күренеп торган физик төрлелектән бигрәк, күңел, рух төрлелеге кадерле миңа

— Миннән еш кына ничек шагыйрә булып киттең дип сорыйлар. Көрәш нәтиҗәсендә дип әйтер идем. Әмма көрәшнең дә төрлесе була. Берәүләргә бу иҗади шәхесләрне аерыбрак күрсәтергә омтылу булып тоела торгандыр. Әмма табигать шундый: анда үсемлекләрнең дә, җан ияләренең дә төрле-төрлесе бар. Тышкы яктан күренеп торган физик төрлелектән бигрәк, күңел, рух төрлелеге кадерле миңа. Игътибар итегез әле: Мөдәррис, Нияз Акмаллар физик яктан әллә кем түгел, әмма нинди рухи байлык, иҗади көчкә ия алар. Рухи яктан үзгәләр арасында галимнәр, уйлап табучылар, Наполеон, хәтта Һитлер да бар. Сәер күренеш, әмма тышкы кыяфәт белән күңел, рух туры килергә тиеш түгел. Кеше баш белән уйлыймы? Миңа калса, баш ул мәгълүматны саклаучы амбар гына. Бу амбардагы мәгълүматны тиешле юнәлештә кемнәрдер эшләтеп җибәрә ала, кемнәр исә юк. Ә мәгълүматны алып баручы, йөртүче ул – кан. Бу хакыйкатьне эчке бер сиземләү белән сиземләп "Кан хәтере" дигән шигырьләр китабы чыгардым. Чынлап та, җан тартмаса, кан тарта, диләр бит. Никадәрле кыска һәм оста әйткән халык.

Нәҗибә Сафина иҗаты
Нәҗибә Сафина иҗаты

Җәмгыятьтә ирекле булып булмый. Ирек ул чагыштырмача нәрсә. Шул чагыштырмача иреккә ирешү өчен дә күңел бәргәләнеп, ваткаланып туктаусыз көрәшә. Бу көрәштә синең теләктәшләрең, якыннарың булу шарт. Мин – хатын-кыз. Ул да минем күңелемне саклап калучы көч булды. Күңелемне, әлбәттә, мәхәббәт саклады. Мин аны тапкан идем, башкаларга бирергә мәҗбүр булдым. Аннан инде җаным иҗади җанга тартылган булып чыкты. Мин табигатьтән рәссам булган кешегә кияүгә чыктым. Тик аның җанын да, санын да сугыш уты өтеп, яндырып өлгергән булып чыкты. Мин аның турында ялгыш фикердә булганмын. Ә минем белән идарә итүче көч – фәкать иреккә омтылу. Минем күпмедер дәрәҗәдә ирегемне чикләвен аңлаган уңайга, эчке бер тоемлау белән, хәтта аңлы рәвештә дә түгелдер, бер яшьлек кызымны алып аннан китеп бардым. Без ул вакытта Чистайда яши идек. Ә аңарчы Кама Тамагының Балтач авылында татар теле һәм әдәбияты укыттым. Валерийны үги әтисе үстергән аны. Ә үз әтисе татар кешесе булган. Әнисе китәр алдыннан гына аның Вәли булуын, авылга килгән инструктордан балага узуын сөйләгән иде. Мин инде үз уемнан кире кайтмадым. Мәҗбүри хезмәткә китеп имгәнеп кайткан кешедән алимент алу турындагы уй башыма да килеп карамады. Күрәсең, нәселебез ирек сөючән, ә көрәшергә тормыш үзе өйрәтә.

Кисәк-Каен авыл мәктәбе, икенче рәттә, сулда Нәҗибә Сафина
Кисәк-Каен авыл мәктәбе, икенче рәттә, сулда Нәҗибә Сафина

Без биш бертуган идек. Безнең һәрвакыт кайтып егылыр урыныбыз – туган оябыз бар иде. Әни иртә гүр иясе булган, үги әниебез дә бик акыллы апа иде. Без аны хәтта үги әни бит бу дип уйлап та карамадык. Апам гаиләсе бар иде. Без барыбыз да мәктәпне тәмамлаганнан соң Нефтекамада яшәүче шушы апада фатирда торып чыктык. Бездә шулай куелган: олырак яшьтәгеләр кечерәкләрне канат астына ала. Туганнарымның барысы да гармунда уйный. Әткәй курай, кубызда уйный торган иде. Абый, ике энекәш – нинди инструмент китереп тотырсаң да, уйныйлар, җырлыйлар.

— ​Биш туган да шушындый туры сүзлеме?

— Турылык мәсьәләсенә килгәндә абый – дипломат. Аннан әйтер сүзен тиз генә әйттерә алмыйсың. Әйтик, мәсәлән, бер көнне авылга кайтканда болында 4-5 кенә сыер йөрүен күрдем. Ул болынга бит элек көтү хәтта сыеша алмый иде. Шунда көтү кертү өчен хәтта Кисәк-Каен белән Тартар авылы халкы үзара ызгышып та ала иде. Көтүнең бетүенә исем китеп абыйга, бәй абый, киленнәр йоклап калганмы соң, көтү чыкмый калганмы, дим. Абый, карап-карап торды да “Мин сине акыллы кешегә санап йөри идем. Син бит белергә тиеш инде, дәүләт шураларында маллар артса, көтүлекләрдә маллар кими”, дип куйды. Мин аны-моны уйлап тормыйча, бу гыйбарәне “Чаян” журналына бирдем. Абыйга әйткәч, язманы кире алырга кушты. Маллар хөкеменә тапшырма мине, диде.

Әти-әни, энекәшләр
Әти-әни, энекәшләр

Әнгам энекәшем – гаҗәеп талантлы баянчы. Ул чыгыш ясаганда бер кеше дә битараф кала алмый. Берзаман авылга композитор Сафьян Ибраһимов белән җырчы Габдулла Рәхимкулов кайтты. Энекәшнең Сафьян абыйның ап-ак баянын кулында тотып карыйсы килә. Сафьян абый, кагылма, мин кеше кагылдырмыйм дип кисәтү ясады. Энекәш алай да Сафьян абыйны күндереп, баянны кулына алды һәм уйнап җибәрде. Сафьян абый гаҗәпләнүеннән тел шартлатты. Мондый оста баянчыны күргәнем юк иде әле, диде. Сөйли торган кешенең теле бетсә, уйный торган кешенең колагы тынса, бу коточкыч фаҗига икән. Минем энекәш тә кулына баян алмый инде, чөнки ишетү сәләтеннән мәхрүм булды.

Бишенчебез – Назыймыбыз инде хәзер уйнамый да, җырламый да, сөйләми дә. Репрессияләрнең формалары төрле заманда төрлечә. Кешеләр аны үзләренә кагылмаса, бик үк белеп бетермиләр.

Безнең өй эчендә берничек тә угры була алмый. Мәсәлән, артык гонорарны алып булмый, аны бит бирәләр. Назыймга яла яктылар. Без аны өч ел элек авылда җирләдек. Аның хакындагы сүзләргә, хәтта үлеменә дә халык ышанмыйча шашынып калды. Аның турында беркем дә начар фикер әйтмәде.

Сулдан: Гөлшат Зәйнашева, Фәридә Кудашева, Нәҗибә Сафина
Сулдан: Гөлшат Зәйнашева, Фәридә Кудашева, Нәҗибә Сафина

Туры сүзле, дисез. Мин озак дәшмичә тордым. Дәшмәдем, үз көнемне үзем күрдем. Тамак туйдырыр өчен нинди эш туры килсә, шунда эшләдем. Хәтта токарь, конструктор булып Нефтекама автозаводында эшләп алдым. Чөнки миңа башка җирләргә юл ябык иде. Хәтта идән юучы итеп тә эшкә алмадылар. Ә ул вакытта бер ел эшләмәсәң, административ эзәрлекләү бар иде. Эш хакына тере мәет булганчы, миңа халык арасында төрле эшләрдә эшләү артыграк булды.

— ​Бүген язучылар, милләт көчсез, таркау, диләр. Ә аның сәбәбе нәрсәдә дип уйлыйсыз?

Безне татар теле бетә дип юкка ышандырырга тырышалар. Алай булмаячак ул

— Язучылар арасында да арыганнары бар. Картайдылар да, читкәрәк тә киттеләр. Без шулай итеп көчсезләндек тә. Ләкин бу көчсезләнүнең башы үткән гасырларга тоташа. Тагын кайсы халыкны татарны каһәрләгән кебек, чукындыру сәясәте белән каһәрләгәннәр? Кайсы халыкның арба тәгәрмәченнән биегрәк ир балаларын кылычтан үткәргәннәр соң? Милләт фаҗигаләрен санап бетерерлек түгел аны. Мөган бу кадәр фаҗигаләрне кичергән халык тарихта башка юктыр да ул. Юктыр дип әйтәм, чөнки шушы кадәр каһәрләнгәннән соң да, милләт булып, татар булып яши алу сәләтен югалтмаган ул. Безне татар теле бетә дип юкка ышандырырга тырышалар. Алай булмаячак ул. Бәлки табигый рәвештә үзгәреш кичереп, танымаслык хәлгә килә ала торгандыр, әмма милләт буларак бетә алмый. Безне юкка чыгаруны үткән патшалар Петр I, Екатериналар, хәтта Путин да уйлап таба алмый. Чөнки без – табигать балалары. Русиянең кануннары табигать кануннарына каршы килә. Табигать кануннарыннан да көчлерәк нәрсә була аламы соң инде? Алай булса, хет берәр вулканны тыеп карасыннар, су басу, шәһәрләрне юкка чыгарган гарасатларны туктатсыннар иде. Иң зур көч – табигать. Иң көчле кеше – табигатькә якынрак торган кеше.

— ​Бүген мәдәнияттә классика белән заманча агымнарның үзара тартышуы күзәтелә. Өлкән буын белән яшьләр арасында аңлашылмаучылык та артты кебек. Сез моның белән килешәсезме?

— Бу – шулкадәр ике яклы мәсьәлә. Чыннан да, мәдәният цивилизацияне тудыра. Шул ук цивилизация мәдәниятне үтерә дә. Бу кануннарны белгән галимнәрне җитәкчеләр, ә алар бик вакытлы кешеләр, тыңларга тиешләр һәм цивилизациянең артык урыннарын туктатып, кисеп бара белергә кирәк иде. Бер бик гади мисал: без шулкадәрле әзерлексез-нисез компьютер чорына килеп кердек. Һәм стресс хәлендә калдык, чөнки аны ашыгыч рәвештә үзләштерергә кирәк иде. Без балаларыбыздан, оныкларыбыздан киселдек. Ә бу – тәрбиядән киселү дигән сүз. Без оныкларны тәрбияви чаралардан кистек дигән сүз. Ә өлкәннәрдән киселү – үткән буыннардан калган байлыкны үзеңә күчереп алмау һәм алдагы буыннарга тапшырмау дигән сүз.

Нәҗибә Сафина һәм Мөдәррис Әгъләм
Нәҗибә Сафина һәм Мөдәррис Әгъләм

Бер галим киләсе гасырда өч төрле юләрләр: тартучылар, эчүчеләр һәм компьютер белмәүчеләр булыр дигән. Компьютер белмәүчеләр дигәне дә хак. Белмисең икән, бүген чыннан да исерек хәлендә йөрисең. Бөтенесе дә телефонына багынган, вакытның иң күп өлешен шуңа багышлыйлар. Мин моны кеше үзе теләп гомерен заяга уздыра, дип бәялим. Чөнки анда файдасыз мәгълүмат та искиткеч күп. Мин, мәсәлән, интернетка ул дәрәҗәдә багынмыйм. Беркадәр яңалык укыйм, әмма миңа кешеләр белән аралашу якынрак. Мин ул яктан җиңел яшим, социаль челтәрләрдәге коткыга, ызгышларга бирелмим.

Тукай бүләгенә сыер башы алдык та озак кына ашадык

Җиңел яшим дигәч, чынлап та җиңел яши икән дип уйлый күрмәгез. Бүгенге көннең фаҗигасе җилкәмнән генә түгел, кан тамырымнан тотып алган. Бу чын шагыйрьләрнең бәласе. Халык шагыйре Мөдәррис Әгъләм әйтә иде, бу дөньяда ике төрле кешеләр бар: бер төрлесе алырга, бер төрлесе бирергә килгән. Алырга килгәннәрдән ераграк йөр бәгырь, дип әйтә иде. Без аның белән 17 ел бергә адым саен бер-беребезгә кирәклекне сизеп, бер-беребезне хөрмәт итеп яшәп калдык. Китәр алдыннан апасы белән телефоннан сөйләште ул. Аның, апа, милләтең үлеп барганда нинди шатлык инде ул, дип әйткәнен ишетеп калдым. Соңыннан Рәсимә апа, ул чакта, энем, халык шагыйре исеме алгач, шатландыңмы, дип сораган идем, диде. Ул Тукай бүләге алганда да шатланмады. Аның шатлыгы да, матди байлыгы да юк иде. Тукай бүләге ул чакта 20 мең сум тора иде. Мөдәрристән Тукай бүләгенә нәрсә алдың, дип сораганнар. Ул, Нәҗибә белән базарга кереп сыер башы алдык, дигән. Шулай булды да ул. Шул баштан тушенка, дерелдәвекләр ясадык та озак кына ашадык...

—​ Мөдәррис абыйның премиягә мөнәсәбәте аңлашылды. Ә сез Тукай бүләгенә нинди мөнәсәбәттә? Аның өчен кайчан да булса көрәшәчәксезме?

— Иҗат кешеләренең көчләрен иҗатка түгел, төрле премияләр өчен көрәшкә сарыф итүен күрү куркыта мине. Иң беренче гаҗәпләнүем – якташым Саҗидә Сөләйманова бүләген биргәндә булды. Мин аңа багышланган поэмамны җибәргән идем, игътибар итүче булмады. Сәер халәттә калдым. Ул чакта гаделлеккә ышана идем әле. Аннан инде, миңа Саҗидә Сөләйманова премиясен бирергә кирәк дигәч, баш тарттым. Мин бүләкләр алмыйм. Төрлесен тәкъдим иттеләр. Рүзәл Мөхәммәтшин Тукай бүләгенә тәкъдим итәм дип чыгыш ясады. Ләкин мин баш тарттым.

Туган телең бетеп барганда Тукай бүләген алырга җөрьәт итмәс идем

Туган телеңне бетереп барганда, телне үстерергә тиешле шагыйрь буларак, берничек тә, мин моңа лаек дип ул бүләкне алырга җөрьәт итмәс идем. Һәм татар иҗат әһелләренә дә, шушы сәясәткә протест йөзеннән берсен дә алмаска тәкъдим итәр идем. Хет күрсәтегез үзегезнең шушы процесска каршы икәнлегегезне. Ләкин кызганыч, иң беренче чиратта иҗат әһелләрен китереп терәделәр шул. Гонорарлар бетте, китапка түләүләр юк, матди нигез киселде. Бүген иҗат итәргә ифрат авыр. Бу инде махсус эшләнгән әйбер. Чөнки башта сүз яралган. Аның көче атом бомбасыннан да артыграк. Сүз көче гасырдан-гасырга күчә. Моны драматург, депутат Туфан ага Миңнуллин аңлый иде. Ул көрәште һәм аның шушы кадәр гаделсезлекләргә йөрәге түзмәде. Мин әйтмим, бу әйберләргә язучыларның җаны сызламыйдыр, дип. Безнең җан яман шеш хәлендә яши хәзер. Әле күпмегә түзәр икән диләрдер, күрәсең.

Туган нигездә
Туган нигездә

— ​Нәҗибә ханым, Мөдәррис абыйның иҗади мирасы ни хәлдә?

Мөдәррисне заманның Тукае, заман пәйгамбәре диләр иде

— Мөдәррис китте дә, күпмедер вакыт тынлык урнашты. Мөдәррисне әйтмиләр дә, дәшмиләр дә. Ярый ла, Газинур Морат әзерләп "Еракка китеп кара" дигән шигырьләр җыентыгын чыгарды. Миндә шундыйрак хис тә туа, әйтерсең лә убыр китте, урыны калды. Мөдәррисне бит заманның Тукае, заман пәйгамбәре, диләр иде. Әйе, бүгенге көн сәясәтенә Мөдәррис капма-каршы иҗатта булды. Ул сәясәтне кабул итмәде, "бездән соңгы милләт кемчә сөйләр, китә алмыйм шуны белмичә", дип язды. Ул чакта ук өмет юк дип әйтә иде. Шуңа барып терәләбез бит. Әмма уңай күренешләрне дә әйтәсем килә. Мөдәрриснең туган ягы – Зәй районы хакимияте мине ел саен Сабан туена чакыра. Бу – татарның киленнәрен хөрмәт итүнең бер күренеше. Яңавыл районы алай ук түгел. Алар Казандагы иҗатчыларны чакырмыйчарак тора. Илдар Юзеев та бит китәр алдыннан гына үз туган туфрагында иҗат кичәсе үткәрә алды. Сорап йөреп диярлек иҗат кичәсен үткәрде дә, бакыйлыкка күчте. Авыр миңа, шулкадәрле нечкә шагыйрь иде… Туган ягымның бер хатасы күңелне күтәрде әле, алай да. Алар минем сурәтне "Татарстанның халык шагыйрәсе" дип язып мәшһүрләр рәтенә элгән. Гәрчә, андый исемне алмасам да. Хата бит бу дип Язучылар берлегенә дә күрсәттем, кире кагыгыз минәйтәм бу әйберне. Беркем дә бу эшкә җөрьәт итмәде.

— ​Татарның атаклы шәхесләренең күбесе Башкортстаннан. Моның хикмәте нәрсәдә?

— Мин Башкортстанның Яңавыл районыннан. Ул тирәләр, Стәрлетамак – алар бөтенесе Татарстан. Аны Татарстаннан аерып, кечкенә генә Башкортстанга беркетеп куйдылар. Ләкин чик сызыгын үзгәртеп кенә милләтне үзгәртеп булмый. Башкорстанның зур күпчелегендә ничәмә миллион татар яши. Чик сызыгы үзгәртеп куелганнан соң, моны әткәем дә искә ала иде, Мәскәү мондагы татарлар нишләрләр икән дип, күпмедер вакыт сынап күзәтеп торды. Башкорт – тау халкы. Алар әле башка стадиядә иде. Ә монда күптән үз китабы, үз дәүләте булган татар халкы һәм ул, әлбәттә, башкортларга буйсынмый иде, алар аңа исәп тә тотмадылар. Татарстан, кызганыч, алар бездән китте дип, бездән баш тарттылар. Шулай булуга карамастан, галимнәр, мәгърифәтчеләр баш тартмады. Мин Әлифбадан, минем башкалам – Казан, дип укып үстем. Без мәктәптә татарча укыдык. Ләкин бүленгән җир Татарстанга да кирәк түгел, Башкортстанга да кирәк түгел. Шуннан Мәскәү башкортлаштыру сәясәтен башлады. Ләкин күзәтеп торган 70 ел дәвамында, без – татарлар басымнан азат яшәдек.

Нәҗибә Сафина һәм Нурихан Фәттах
Нәҗибә Сафина һәм Нурихан Фәттах

Хәзер әнә шул бүлеп куелган Татарстаннан чыккан иҗат кешеләренә игътибар итик. Хәтта Яңавыл районын гына алсак та, Нурихан Фәттах, Риза Ишморат, Саҗидә Сөләйманова, Нил, Илдар Юзеевлар, аннан чыккан мәгърифәтчеләр, табиблар – аларны санап бетерерлек түгел. Хәзер дә иҗат кешеләре шул җирлектән килә бит. Башкортстаннан димәгез аларны, бүлеп куелган Татарстаннан диегез. Анда күпмедер ирекле яшәп алганга, әле бүген дә иҗат көчләре туа. Дистә елдан соң башка төрле вазгыять булырга мөмкин. Чөнки минем туган авылымда да мәктәп инде эшләми, яңа мәктәпкә урыс теле кертелгән. Авыл, әлбәттә, тиз генә сүнмәс. Ләкин ул якта да, монда да авыллар мәет чыккан төсле инде. Матбугат күтәрәм хәлендә, университетта татар бүлеге бетерелде. Чагыштыру өчен: Татарстанда татар бүлеге юкка чыкты, Башкортстанда бар. Бу бит коточкыч әйбер. Моны юләр генә аңламаска мөмкин. Тишков "один язык, одна религия" дип чыгыш ясаганнан соң, аларның стратегиясе аңлашылды. Татарстанда исә моны аңламаганга салышып, хәзер генә татар стратегиясе төзергә тотындылар. Бу бит вакытны оту өчен генә эшләнә. Без Русиядә яшибез, аларга буйсынабыз дип сөйлиләр икән, димәк, җитәкчеләр милләтне тулысы белән саткан булып чыгамы? Юкса милләт тирәгенә чабылган балтаны гына тартып алырга кирәк бит. Без исә милләт агачына ясалма яфраклар элү белән шөгыльләнәбез. "Без – милләт, кагылмагыз безгә!" диюдән кем тыя соң безне? Бу сорауга һәркем күңел хөрлеге дәрәҗәсеннән чыгып төрлечә җавап бирер.

Нәҗибә Сафина

Нәҗибә Сафина 1949 елның 2 мартында Башкортстанның Яңавыл районы Кисәк-Каен авылында туган. Әтисе Әхмәтнур – авыл механизаторы, әнисе Нурикамал гади колхозчы. Сигезьеллык белемне туган авылында, урта белемне шул ук районның Карман авылы мәктәбендә ала. 1967 елда Казанга килеп, Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. 1972 елда укуын уңышлы тәмамлаганнан соң, аны рәсми юллама белән Татарстанның Кама Тамагы районындагы Балтач авылы мәктәбенә укытучы итеп җибәрәләр. 1973 елның башында ук ул Чистай шәһәренә күченә. Үз белгечлеге буенча шәһәр мәктәпләрендә эш урыны булмаганлыктан, берникадәр вакыт мәктәптә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары бер ел Чистай педагогия училищесында балалар әдәбияты һәм сәнгатьле уку дәресләре алып бара. Шул елларда Чистай район газетының тәрҗемә (дубляж) вариантында аның беренче шигырьләре, әдәби язмалары күренә башлый.

1990 елдан башлап Нәҗибә Сафина Казан шәһәрендә төпләнеп яши. Әүвәл ул ике ел “Шәһри Казан” газетында хәбәрче, бүлек мөхәррире булып эшли, аннары 1993-1996 елларда "Сөембикә" журналы редакциясендә сәясәт бүлеген җитәкли. 1997 елдан әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә. Нәҗибә Сафина 1997 елдан Язучылар берлеге әгъзасы.

Басма китаплары: "Кош теле", "Таң кошы", "Мәче фәлсәфәсе", "Аккош күле", "Әгәр дә уйлаганда...", "Без – шигырь, тормыш – проза", "Камка һәм яфрак капка", "Кан хәтере" һәм башкалар.

XS
SM
MD
LG