Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олег Лихачев "Газпром" рәисен җаваплылыкка тартырга чакыра


Олег Лихачев

Татарстанда яшәүче җырчы һәм шоумен Олег Лихачев "Газпром" рәисе Алексей Миллерны җавапка тартуны сорап Мәскәүнең Черемушки мәхкамәсенә шикаять юллаган. Моңа кадәр аның Русия президенты Владимир Путинга карата шикаяте кире кагылган иде.

Яңа шикаятендә Олег Лихачев "Газпром" рәисе Алексей Миллерны черек капиталистик систем төзегән команда әгъзасы дип санавын һәм аны җавапка тартырга кирәклеген әйтә.

"Русия Конституциясенең 9нчы маддәсендә әйтелгәнчә, җир һәм табигый байлыклар шушы җирдә яшәүче халыкларның тормышы һәм көнкүреше нигезе буларак саклана һәм кулланыла. Ләкин, ни өчендер, газдан килгән табышның 50%ы Миллер кесәсенә керә. Калган 50%ы хурлыклы хезмәт хакы һәм пенсияләргә тотыла. Бәйсез икътисадчылар санап чыгаруынча, 2018 елда газдан алынган табышны һәр гражданга бүлгәннән соң, һәркемгә 26 миллион сум туры килә. Мин гомеремдә бер тапкыр булса да бу сумманы алуга каршы түгел", ди ул һәм шул акчаны сорый. Алмаш буларак, сатып алынмый калган мунчалы һәм бакчалы йорт, яңа BMW 6 һәм Audi Q7 машиналары, эшмәкәрлек, Русия эстрадасы артисты статусы, банкларга бурычын каплауны һәм хатынын кире кайтаруны сорый.

Русия президентын Владимир Путинны черек капиталистик систем төзүдә, әшнәлектә һәм шуның аркасында халыкның хәерчелектә яшәвендә гаепләп шикаять иткәндә дә Олег Лихачев шушы ук байлыкларны таләп иткән иде. Мәхкамә аның бу шикаятен кире какты.

XS
SM
MD
LG