Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан һәм Кырым галимнәре кырымтатар тарихы турында биш томлык әзерли


Бакчасарай мәчете

Белгечләр "Русия дәүләте тарихы контекстында кырымтатар халкының объектив тарихын күрсәтү" максатын алга сөрә.

Татарстан фәннәр академиясенең Мәрҗани исемендәге Тарих институты филиалы саналган Кырым фәнни үзәге галимнәре кырымтатарларның биш томлы фундаменталь тарихын булдыруга кереште. Бу хакта институт җитәкчесе урынбасары Радик Салихов сүзләренә сылтанып, "Татар-информ" яза.

"Хәзер без басмага томнарның берсен әзерлибез, быел ул бастыруга әзер булыр дип көтәбез. Әлеге проектны уңышлы гамәлгә ашыру өчен илнең иң яхшы фәнни көчләре берләште. Чыннан да объектив, уйланылган эш алып барылуы мөһим. Әлеге хезмәтнең һәр бите ныклап дәлилләнгән булырга тиеш", дигән Салихов.

Моннан тыш, галимнәр "Кырымтатар халкының тарихи һәм мәдәни ядкәрләре җыентыгы" дип аталган күп томлык әзерли. Басманың өч томы чыкты. Алар Бакчасарай һәм Акмәчет шәһәрләренә багышланган. Быел Иске Кырым һәйкәлләре турындагы дүртенче томы чыгар дип көтелә. Шулай ук бу үзәк мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспринский әсәрләренең тулы җыелмасының беренче ике томын бастырып чыгарды.

"Безнең төп бурыч – Русия дәүләте тарихы контекстында кырымтатар халкының объектив тарихын күрсәтү. Әлеге уникаль басмалар – Татарстан һәм Кырымның уңышлы төбәкара фәнни хезмәттәшлеге үрнәге", дигән галим.

Русиянең Кырымны аннексияләвенә биш ел тулганда Радик Салихов бу вакыйга ил өчен дә, республика өчен дә зур әһәмияткә ия дигән.

Русия Кырымны 2014 елда халыкара кануннарны бозып, Кырымга гаскәр кертеп, хәрбиләр күзәтүе астында уздырылган янәсе "референдум" нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. 2014 елның мартында Татарстан президенты җитәкчелегендә делегация Кырымга килеп, ярымутрауга Мәскәүдән куелган хакимият белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән иде. Мәрҗани институтының Кырым фәнни үзәге дә 2014 елда төзелде. Ул Бакчасарайда урнашкан.

2014 елның мартында Татарстанның 40тан артык сәнгать әһеле дә президент Владимир Путинның Украина һәм Кырымга карата гамәлләрен хуплаучы мәдәният эшлеклеләре исемлегенә керде. Аларның күпчелеге әле дә үз фикерләреннән кире кайтмаган.

фикерләр (1)

бу форум ябык
XS
SM
MD
LG