Accessibility links

Кайнар хәбәр

Флера Сөләйманова: "Бар җырымны әниемә багышладым"


Флера Сөләйманова
Флера Сөләйманова

Татарстанның халык артисты Флера Сөләйманова 80 яшен хезмәттәшләре белән Татар дәүләт филармониясендә чәй өстәле артында билгеләп үтте.

Филармония мөдире Кадим Нуруллин Флера апаның җор теллелегенә ишарәләп: "Флера апабыз, энем, бу юлы утырган килеш үткәрик туган көнне, чөнки аякларның озак басып торасы килми, 85ен бәлкем зур залларда билгеләп үтәрбез, дип әйтте. Шушындый шаянлыгы, турылыгы өчен яратабыз без аны", диде.

Флера Сөләйманова филармониядә 1971-1991 елларда эшләгән. Аңа кадәр Татарстан радиосында да хезмәт куйган. Юбилярны котларга радио вәкилләре Тәүфыйк Сәгыйтов, Рәзин Нуруллин, туган ягы Кама Тамагы вәкилләре, җырчылардан Фердинант Сәлахов, Искәндәр Биктаһиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Георгий Ибушев, Фәрит Хатыйпов, Рабига Сибгатуллина, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, хезмәттәшләре, чордашлары килгән иде. Кичә үткәннәрне сагыну, Флера апага бәйле вакыйгаларны искә төшерү форматында барды. Азатлыкка Флера Сөләйманова хәзерге эстрадага мөнәсәбәтен белдерде, балалары хакында сөйләде.

– Флера апа, бүгенге эстрадага нинди бәя бирәсез?

Флера Сөләйманова
Флера Сөләйманова

– Җырлыйм дип торалар икән, җырласыннар. Җыр белән тел дә керә, милли рух та тәрбияләнә. Әле бүген ул такмак такмаклый, иртәгә тамашачы таләбе белән җитдирәк җыр өйрәнә. Вакыт тәрбияли, вакыт үз урынына куя. Җырласыннар гына. Безнең заманда да бит алай булмады. Мин филармониягә килгәнче байтак нужа чиктем. Казакъстанда аттестация үтеп кайткач та, ә анда "совет илендә чыгыш ясарга хокук бирә" дип язылган иде, эшкә алырга атлыгып тормадылар. Анда вокал буенча укытучылар хәйран гына кешеләрнең тавышын ачты. Миңа, бернәрсәне дә үзгәртмибез, диделәр.

– Хәзер бөтен нәрсәне ротация хәл итә. Ә сезнең вакытта танылу өчен нәрсә эшләргә кирәк иде, көндәшлек зур идеме?

Халык мәхәббәтенә каршы бернинди көч тә булмый торгандыр ул

– Көндәшлек юк иде дисәм дә дөрес булыр, мөгаен. Мине халык яратты бит. Халык мәхәббәтенә каршы бернинди көч тә булмый торгандыр ул. Радиода эшләгәндә, җырлавымны сорап хат килмәгән бер көн дә юк иде. Әле ул бер генә хат та булмый. Аннары, филармониядә эшләмәсәм дә, лекторийга чакырдылар. Анда төрле темалар буенча авыл-шәһәрләрне йөреп чыга идек. Бер заман Җәүдәт Фәйзи иҗатына багышланган концерт-лекторий куйдык. Безнең бригадада баянда Марс Макаров, җырчылардан Фәхри Насретдинов та бар. Концерт матур гына уза, ахырдан залдан "Флера Сөләйманова "Кыр казлары"н җырласын әле" дигән үтенечләр ява башлый. Бөтен концерт шулай тәмамлана. Егермегә якын концертның барысында да "Кыр казлары"н сорагач, Җәүдәт абый үпкәләгән. Көндәлегенә, Әнвәр Бакиров кына композитор, мин композитор түгел икән, дип язып куйган.

Кичәдә Флера Сөләйманова җырлый
Кичәдә Флера Сөләйманова җырлый

– Сәхнәдәшләрегез сезне олы йөрәкле әни, милләт анасы дип зурлады. Ятимнәр күңеленә ачкыч ярату җиңел булмагандыр?

Ятим­лекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым

– Ятим күңелен ятим генә аңлый. Ләкин мин беркайчан да әнисез үстем дип кычкырып йөрмәдем. Мәгәр андый балаларга ана назын бирү теләгем зур булды. Дүрт бала белән тол калган иргә кияүгә чыктым. Габделхак балаларга әни дип әйтәсез дип бик каты торды. Ә мин, әни бер генә була ул, ирексезләмик, дидем. Шун­нан балаларым да, хәзер онык­лар да миңа дәү әни дип дәшә башлады. Бу – бик зур хөр­мәт, ихтирам билгесе. Әйтәм ич, ятим­лекнең ачысын үз җилкәмдә татыдым. Әти фронтта һәлак булды, озакламый әни дә бакыйлыкка күчте. Тома ятим калгач, ике яшьлек сеңлем Фәния бигрәк кызганыч булды инде. Шуңа күрә бу балаларның күңеле китек булмасын иде дип теләдем, тормышларын бөтен итәргә омтылдым. Шулай итеп, бала шатлыгы – минем шатлык, алар хәсрәте минем хәсрәт булды. Әле менә 43 яшьлек өлкән улым Маратны көтмәгәндә, уйламаганда җир куенына иң­дердек. Ниш­лисең бит, җыяр ризыклары бет­кән булгандыр... Булатым, олы кызым Алсу, Мара­тымның игезәк сыңары Әлфия – барыбыз да бу хәлләрне бик авыр киче­рдек. Бала югалту хәсрәтеннән соң ялгызым яши алмадым, Әлфия­ләргә бардым.

– Флера апа, бөтен җырны да яратып, күңелегез аша үткәреп башкарасыз. Шулай да иң якыны, яратканы бардыр?

– Алтмыш ел дәверендә барлык җырларымны да әниемә багышладым. Репертуарымда кү­бесе әни турында җырлар булды. "Әниемә" (Госман Әхмәт­җанов тәрҗемә­сендә казакъ җыры) визит карточкама әйләнде. Әнигә әйтеп өлгер­мәгән сүзләрем, наз­ларым, шушы җырга сыйган. Халык "Гөлша­һидә" җы­ры белән дә таный иде.

Татарстанның халык артисты Искәндәр Биктаһиров бу кичәдә шәхес кадере турында уйланды:

Искәндәр Биктаһиров
Искәндәр Биктаһиров

– Консерваториядә укымаса да, Флера апа шулкадәр белемле, эрудициясе көчле. Әгәр элеккеге бер җыр эзләп тапсаң, йә булмаса берәр җырның сүзләрен югалтсаң, шул мизгелдә сүзләрен, шушы җыр турында мәгълүматны әйтә дә бирә. Ул бернәрсәгә дә битараф булмады.

Төп юнәлеше – халык җырларын табу, башкару иде. Яшьләргә бик ярдәмчел. Флера апа филармониядә фольклор бригадасында эшләде. Ул бригаданы берзаман керем кайтармый дип туздырдылар. Шуннан Флера апаны минем бригадага куйдылар. Мин рәхәтләнеп, сөенеп аның белән биш ел эшләдем. Синең белән яшәреп киттем, дип әйтә иде. Флера апа – тиенен-тиенгә санап яшәүче хәзерге буынның капма-каршысы. Алар буыны күпләп-күпләп бакыйлыкка китә, кызганыч... Аларга хәзер бернәрсә дә кирәкми инде. Ә безгә, киләчәк буынга хәтер саклау кирәк. Без исә шул мәшһүрләрнең исемнәрен әллә кайлардагы урамнарга кушабыз. Әллә нинди ят исемнәр үзәктә, үзебезнекеләр читтә. Флера апа, Илһам абый, Әлфия апаларның исән чакта да әллә ни кадерләре булмады, хәзер дә. Шулай булып чыга инде.

Кичәдән күренеш
Кичәдән күренеш

Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов "Флера Сөләйманова үз бәхетен үзе эзләп тапкан кеше" дигән фикерен әйтте:

– Ул бер җыр белән дә билгеле җырчы булып калган булыр иде. Язмышы бик кызыклы, һәркемгә мәгълүм. Ятимлекне узган, ачлыкны да күргән, башка гаиләләрдә дә тәрбияләнгән. Ләкин ул тормышның шушы киртәләре аша үтеп, сәнгатьтә дә бәхетле булып яшәде, гаиләдә дә бәхетле була белде. Берзаман без аны гастрольләрдән озатып кайтарып җибәрдек һәм ул икенче юлы дүрт бала әнисе булып килде. Инде шактый еллар узды, һәрвакытта Флера апа әңгәмәләшеп утырганда шушы балаларны олы ярату белән сөйләде. Мин бервакыт аннан, нишләп әни дип эндәшмиләр, дип сорадым. Ул шунда, әни дип тә яратмаска мөмкиннәр, Флера апа дип тә яратырга мөмкиннәр диде. Ул балалар Флера апа өчен үлеп торалар.

Тагын бер мизгел. Әлфия Авзалова еш кына сәхнәләрдә ятимлек ачысы үзәккә үтте дигән сүзләрне әйтә иде. Бервакытны Флера апа, без дә әни куенында үсмәдек, дип әйтеп куйды. 38 елга бер тапкыр шушы сүзне ишеттем. Ул беркайчан да язмышыннан зарланмады. Үзен бәхетле итеп тоя, бәхетле итеп күрә белде һәм үз бәхетен үзе эзләп тапты. Ходайдан биргән табигый тавышы белән татарның бәгырендә саклана торган кадерлебез ул.

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева "Әниемә" җырына гашыйк булуы турында искә алды:

Хәмдүнә Тимергалиева
Хәмдүнә Тимергалиева

– "Әниемә" дигән җырын авылда тыңлап үстем. Авылда бер генә җирдә радиорупор тора. Шуннан Казан концертларын тыңлый идек. Шул колхоз рупорыннан "Әниемә" дигән җырны ишеткәннән бирле Флера апага гашыйкмын. Гомер буе аның җырларын тыңладым. Ул җырлары белән бик күп буынны тәрбияләде. Аның тавышын, җырлау манерын беркем белән дә бутап булмый. Безнең элеккеге вакытта җыр сәнгатенә җырчы кешеләрне генә алалар иде. Алар арасында Флера апа халык җырларын үзәккә үткәреп җырлый торган бердәнбер булды. Ул безгә халык җырларын өйрәнгәндә дәреслек шикелле. Җырларга өйрәндек, репертуарын ятладык. Кеше буларак та олы йөрәкле кеше ул. Барыбызга да әни кебек якын булды.

Флера Сөләйманова туган көнендә "Әниемә" җырын башкарды. Кичә алдыннан "җырлау кыен эш түгел, рәхәтләнеп, күпме кирәк, шулкадәр җырларбыз", дип әйткән иде һәм сүзендә торды да.

Флера Сөләйманова

Флера Сөләйманова 1939 елның 10 мартында Татарстанның Кама Тамагы районының Иске Барыш авылында туа. Тугызынчы классны тәмамлагач Казанга килеп киез итек комбинатына эшкә урнаша. 1950 ел урталарында М.Горький исемендәге клубның Сара Садыйкова җитәкләгән хорына йөри башлый.

1960 елда Казакъстанның Актүбә һәм Алматы дәүләт филармониясенең татар артистлары бригадасына кабул ителә. Татарстанның халык артисты Усман Әлмиев җитәкчелегендә Ульян өлкәсендә эшләүче татар артистлары бригадасында да берничә ел эшли. Соңрак "Татарстан" радиосына эшкә урнаша. 1971-1991 елларда Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә эшли. Соңгы елларда филармония сәхнә ветераннарының "Илһамият" клубы концертларында чыгыш ясый.

ТАССРның атказанган, Татарстанның халык артисты. Композитор Әнвәр Бакиров җырлары, "Кыр казлары киткәндә", "Төнбоеклы күл буенда" аудиоҗыентыклары, "Флера Сөләйманова" дигән дискы бар.

XS
SM
MD
LG