Русия хөкүмәте Мәскәү-Казан тиз йөрешле поезд юлы төзелешен башлауны хуплаган. Башта юл Мәскәүдән Түбән Новгородка кадәр төзеләчәк. Бу хакта вице-премьер Максим Акимов әзерләгән хисапны премьер-министр Дмитрий Медведев килештергән дип яза "Ведомости".
Хисап имзаланган һәм президентка җибәрелгән. Хәзер бу юлның язмышы Владимир Путин карарыннан тора диелә.
Тиз йөрешле поезд юлының Мәскәүдән Түбән Новгородка кадәр өлешен төзү өчен 621,5 млрд сум акча кирәк. Аның 200 млрд сумын бюджет һәм Русия тимер юллары (РЖД) ширкәте бирергә тиеш. Магистральне Казанга кадәр сузган очракта, аның бәясе ике тапкыр артачак һәм 1,7 трлн сумга җитәчәк.
Путин әлегә карар кабул итмәгән ди ил башлыгы сүзчесе Дмитрий Песков. РЖД март ахырына кадәр хәл ачыкланыр дип өметләнә. Президент белән киңәшмә мартның 20ләрендә көтелә дип белдерә басма чыганаклары.
Путинның карары Русиядә юл төзергә теләүче табылу-табылмауга бәйле булачак диелә. Президент бүленгән акчаларның Русиядә калуын тели дип сөйли чыганаклар.
Мәскәүдән Казанга кадәр 770 чакрым озынлыктагы бу юл 2018 елда төзелә башларга тиеш иде. Ул Русиянең җиде төбәге аша узарга тиеш. Поезд 15 урында, шул исәптән Владимир, Түбән Новгород, Чабаксар, Казанда тукталачак дип белдерелде. Мәскәү-Казан арасын поезд 3 сәгать 30 минутта узар дип планлаштырылды.
Әмма кайбер министрлар, белгечләр моңа ихтыяҗ юк дип килә. Президент Путин да магистраль төзүгә шик белдерде, проектның кирәклеген тагын бер кат тикшерергә кушты.