Русиянең демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының күзәтчелек шурасы рәисе Юрий Крупнов Казанда милләтара мөнәсәбәтләргә багышланган семинарда чыгыш ясады. Очрашу Иҗтимагый пулат бинасында узды. Татарстанга тукталып, ул ике дингә тигез карашлы эш кору гына җитми дип белдерде. Бу милләтләр дуслыгы дип сөйләгән республика җитәкчелегенә тәнкыйть кебек тә яңгырады.
Крупнов фикеренчә, Татарстан аша Русия дәүләтчелеген какшатырга теләүче көчләр 2000 елларда киң таралган була. Аның әйтүенчә, аеруча мәгълүмати яктан һөҗүм барган.
"2005 елга кадәр халыкара матбугатны, аналитиканы өйрәнгән кешеләр яхшы белә. Татарстанга зур өметләр багладылар. Татарстан аша Русия дәүләтчелеген какшату өчен аналитиклар һәм махсус көчләргә зур акчалар бүленде. Ике модель эшләнде. Беренчесе – милли корылыш белән шөгыльләнү (Nation-building). Икенчесе – цивилизацияләр бәрелеше (Clash of Civilizations). Социолог Сэмэюл Һантингтонның концепциясендә язылганча, цивилизацияләр шул кадәр уникаль ки, алар бергә яши алмыйлар, ирексездән бәрелешләр була. Әлеге ике концепция һаман да көчләп тагыла. Хәтерлим, әле 2003-2004 елларда Reuters халыкара агентлыгында, The New York Timesта язмалар чыкты. Анда Русия үзәгендә милләтнең, дәүләтнең киләчәге ише язмалар басылды. Келлер әфәнде (Билл Келлер - 2003-2011 елларда The New York Times баш мөхәррире – ред.) Татарстанның язмышы Гыйрак язмышына охшаш дип язды. Бу Гыйрактагы хәлләрдән соң булган иде. Мөселман халкы арасында без чәчәк атачак бәйсез дәүләт төзи алачакбыз дип яздылар. Аллага шөкер, 2005-2006 елларда турыдан-туры йогынты ясый алмаячакларын аңладылар. Шушы эшләрне искә төшерергә телим. Без каян чыкканыбызны онытмаска тиеш. Дөньяда кайбер көчләр тотрыклылыкны бетерергә тели", диде Крупнов.
Мәскәү белгече фикеренчә, Татарстан әле һаман да куркыныч тудыру урыны.
"Татарстан – Русия халкы күпләп яшәгән урынның үзәгендә урнашкан. Шуңа да дөрес итеп шартлаткыч салган очракта, ул Русиянең дәүләтчелеге яшәешенә тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин", ди Крупнов.
Юрий Крупнов яңа концепция булдырырга, Русия үз тәртибен урнаштырырга тиеш дип саный.
Юрий Крупнов - сәясәт белгече, җәмәгать эшлеклесе, язучы. Русиянең демография, миграция һәм төбәк үсеше институтының багучылар шурасы рәисе булып тора, Русия Иминлек шурасы каршындагы фәнни шура әгъзасы.