Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮдән Татарстан Дәүләт шурасы сайлавына ике намзәт чыгарга җыена


Фәрит Зәкиев
Фәрит Зәкиев

Дөнья татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) президиумы рәисе Фәрит Зәкиев һәм "Татарстанның иҗтимагый шуралары" хәрәкәте рәистәше Равил Мөхәммәтҗанов Татарстан парламент сайлавында катнашырга ниятли.

Фәрит Зәкиев үз-үзен тәкъдим итәрме, әллә фирка аша барырмы - анысы турында карар кабул ителмәгән. "Бәлки ПАРНАСтан катнашырмын", ди Зәкиев. Депутат буларак ул Татарстан конститутциясенең 8-нче маддәсе (республикада татар һәм урыс телләренең тигез хокукта булуы турында) үтәлешенә, милли университет төзүгә, Европаның төбәк телләре хартиясе үтәлешенә ирешмәкче. Моннан тыш, Зәкиев БДИны татар телендә бирү мөмкинлеге өчен дә көрәшәчәген әйтә.

"Татар теле Русиядә икенче дәүләт теле булуын да телим. Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булу бу мөмкинлекне бирә, чөнки төбәк парламентының кануннар тәкъдим итү хокукы бар", ди Зәкиев.

Равил Мөхәммәтҗанов
Равил Мөхәммәтҗанов

Равил Мөхәммәтҗанов үз намзәтен үзе тәкъдим итәргә җыена.

"Халык үзен кеше итеп тойсын иде. Бөтен кануннарны яңа баштан карап чыгарга кирәк. Русия һәм Татарстан конституцияләре үтәлергә тиеш. Күп кануннар конституцияләргә каршы килә - боларны парламент дәрәҗәсендә генә хәл итеп була", ди Мөхәммәтҗанов.

Татарстан Дәүләт шурасына сайлау быел көз узачак.

XS
SM
MD
LG