Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Калмыкстан башлыгы итеп дөнья кикбоксинг чемпионын куйды


Владимир Путин һәм Бату Хасиков
Владимир Путин һәм Бату Хасиков

Элекке сенатор Бату Хасиков вакытлыча Калмык республикасын җитәкләячәк. Ул - Бату Хан кушаматы белән кикбосингта берничә тапкыр дөнья чемпионаты булган кеше.

Калмык республикасы башлыгы Алексей Орлов вазифасыннан китте. Сентябрьдә узачак сайлауга кадәр Русия президенты карары белән республиканы кикбоксчы Бату Хасиков җитәкләячәк дип хәбәр итә Русия президенты матбугат үзәге.

Моңа кадәр Хасиков яшьләр эшләре федераль агентлыгы башлыгы киңәшчесе иде.

Бату Хасиков 1980 елда Мәскәүдә туа, Калмык республикасында үсә. 11 яшьтән каратэ белән шөгыльләнә һәм 2005 елдан кикбоксинг ярышларында катнаша башлый. Хасиков алты тапкыр дөнья чемпионы исеменә ирешә. Рингта ул "Бату Хан" кушаматы белән чыгыш ясый. Спорт карьерасын 2014 елда, грек Майк Замбидисны җиңеп тәмамлый.

2008 елда Хасиков Калмыкстан Халык хуралы депутаты булып сайлана. 2012 елда Федерация шурасына республика вәкиле буларак күчә.

20 мартта Алтай республикасы башлыгы Александр Бердников вазифасыннан китте. 19 мартта Чиләбе губернаторы Борис Дубровскийның китүе мәгълүм булды. Мурмански өлкәсе башлыгы Марина Ковтун да вазифасыннан китү турында гариза язган диелә, әмма әле аны Путин кабул итмәде.

XS
SM
MD
LG