Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәхимов Таҗетдин орденын алудан баш тартты


Мортаза Рәхимов
Мортаза Рәхимов

Башкортстанның элекке президенты, "Урал" фонды җитәкчесе Мортаза Рәхимов Русия мөселманнары Үзәк диния нәзарәтенең "Әл-Иззәт" орденын алудан баш тартты. Бу турыда Мортаза Рәхимов Үзәк диния нәзарәте башы, мөфти Тәлгать Таҗетдингә күндергән хатта хәбәр итә.

Рәхимов хатта моңа кадәр илнең зур бүләкләрен алуын әйтә, шуңа күрә әлеге дини оешманың бүләген алу килешмәгән хәл һәм әдәпсезлек дип бәяли. Орденны алудан баш тартуын ул тәфсилләп аңлатып тормый.

Рәсми булмаган чыганаклар моны Үзәк диния нәзарәтенә мөнәсәбәт булудан бигрәк, Тәлгать Таҗетдин шәхесе белән бәйле дип фаразлый.

Элегрәк хәбәр итүебезчә, Тәлгать Таҗетдин төрле сәер адымнары белән җәмәгатьчелекне әледән-әле шаккатырып тора. Мәсәлән, ул 2003 елда Америкага җиһад игълан иткән иде. Соңрак Русия президенты Владимир Путинга Сүрия һәм Израилне дә Кырым кебек басып алырга тәкъдим итте. Мәчет ачканда җиргә шәмпан шәрабе бәреп вату гадәтләре белән танылды.1999 елның 30 декабрендә Кремльдә Патриарх Алексей IIнең кулын үпте.

2015 елда Башкортстан телевидениесенең "Уфа" каналы утырган бүлмәләргә, православ дине гадәтләре буенча, "изге су" сибеп чыккан иде.

XS
SM
MD
LG