Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Э" үзәге Вконтактеда татарларны мыскыл итү очрагына лингвистик тикшерү билгеләгән


Вконтактеда "За единое образовательное пространство в России" паблигы
Вконтактеда "За единое образовательное пространство в России" паблигы

Вконтактедагы төркемдә калдырылган язуларны тикшерүне сорап элегрәк Чаллы активисты Алмаз Имамов мөрәҗәгать иткән иде. Әлеге төркемдә татарларны мыскыл итүче язулар бар диде ул.

Татарстанда экстремизмга каршы тору үзәге Вконтактеда "За единое образовательное пространство в России" паблигында калдырылган язуларга лингвистик тикшерү билгеләгән. Элегрәк Чаллы активисты Алмаз Имамов "За единое образовательное пространство в России" төркеменә керүчеләрне татарларны мыскыл иткән язулар өчен җинаять җаваплылыгына тартуны сорап ФСБга мөрәҗәгать иткән иде. Соңрак Татарстанның "Э" үзәге тикшерү башлады дип хәбәр ителде.

Имамов сүзләренчә, анда язучылар "Русия һәм Татарстанда урыс һәм татар телләрен тигез куллану турында канунны үтәүне таләп иткән өчен татарларга карата көч куллануга чакырганнар". Активист үз мөрәҗәгатенә Вконтактедагы әлеге сүзләрне дә беркеткән.

"Бу биттә татарларны дискриминацияләүне һәм урыс милләтеннән булган кешеләрне хезмәтләндерүгә өстенлек булдырылуны җинаятькә тиңләгән өчен татарны рухи авырулар хастаханәсенә ябарга чакыралар. Комментарлар эчтәлегенә караганда, аларны язучылар көч куллануга чакыра", дигән Имамов үз мөрәҗәгатендә.

XS
SM
MD
LG