Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ баш прокуроры Мюллер хисабы турында: "Килешеп эшләү булмаган"


Уильям Барр
Уильям Барр

АКШ баш прокуроры Уильям Барр Конгресска юлланган махсус хатында 2016 елгы президент сайлауга Русиянең тыкшынган булу мөмкинлеген тикшергән прокурор Роберт Мюллер президент Дональд Трамп тарафыннан канун бозу очракларын тапмаган дип белдерде. Шул ук вакытта хатта бу нәтиҗә президентны “реабилитацияләми” диелә.

“Махсус прокурор Роберт Мюллер җитәкчелегендә узган тикшерү президент Дональд Трампның да, аның сайлау алды штабының яки ярдәмчеләренең дә 2016 елгы президент сайлауга тыкшыну максатында Русия белән сүз берләштерүен яки үз гамәлләрен аның белән килештерүен раслаучы дәлилләр тапмады”, диелә хатта.
Трамп Мюллер тикшерүе нәтиҗәләрен “тулысынча реабилитация” дип атады.

24 мартта чыккан бу хатта шулай ук Мюллер җыйган мәгълүматлар Трампның мәхкәмә тикшерүенә киртә куярга маташуын дәлилләр өчен җитәрлек түгел, диелә.

Мюллер ике ел чамасы дәвам иткән тикшерү йомгакларын баш прокуратурага 22 мартта тапшырды.

XS
SM
MD
LG