Кемерово фаҗигасенә бер ел: кешеләр иминлек турында ни уйлый
Кемеровода бер ел элек зур фаҗига булган “Зимняя вишня” сәүдә һәм күңел ачу үзәге урынына бүген корбаннарның туганнары һәм шәһәр халкы җыелды. 2018 елның 25 мартында анда янгын чыгып 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булды. Янгын турында кисәтү системы эшләмәү нәтиҗәсендә бинадагы кайбер кешеләр эвакуацияләнми калды. Ишекләр бикле булу сәбәпле күпләр кино залларыннан чыга алмады. Аларның күпчелеге — балалар. Янгын нәтиҗәсендә бинаның түбәсе җимерелеп төште. Узган атнада Русия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы янгын сүндерүдә катнашучылар дөрес иткән дип белдерде. "Интерфакс" агентлыгы бу белдерү белән министрлык янгын иминлеге сагында торучылар башлыгы Сергей Генинны һәм янгын сүндерү хезмәте башлыгы Андрей Бурсинны яклады дип язды. Аларны ваемсызлыкта гаепләделәр. Тикшерүчеләр әйтүенчә, Генин бинаның дүртенче катында дистәләрчә кеше, шул исәптән балалар булуы турында мәгълүматны игътибарсыз калдырган. Тикшерү комитеты моның кимендә 37 кеше үлеменә китерүен белдерә. Генин үзен гаепле санамавын әйтә. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белдерүенчә, Генин эш кагыйдәләрен бозмаган. Кемерово фаҗигасенә бер ел тулган көндә Азатлык Казанда сораштыру уздырып кешеләрнең мондый биналарда иминлек мәсьәләсенә ничек каравын белеште.
мультимедиа
-
март 11, 2022Кечкенә Назар: "Яхшы кеше үтерми, явыз кеше үтерә"
-
февраль 24, 2022Казаннар сугыш башлану турында ни уйлый
-
декабрь 28, 20212021 ничек истә калды, 2022дән ни көтәсез?
-
ноябрь 16, 2021Казаннарның күпме өлеше җанисәптә катнашкан?
-
октябрь 21, 2021Путин коронавируска каршы көрәштә җиңдеме, юкмы?