Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәдуллаев йорты язмышын карау мәхкәмәсе 12 апрельгә күчерелде


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

Эшне ике тарафны үзара килештереп хәл итү мәсьәләсе карала.

Мәскәүнең арбитраж мәхкәмәсе Әсәдауллаев йортының язмышын хәл итү турындагы эшне карауны 12 апрельгә кичектерде. Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте мәнфәгатьләрен яклаучы Руслан Нәгыев Facebook-та белдерүенчә, ике тарафның үзара килешү мәсьәләсе карала.

Күптән түгел Русия президенты идарәсенең Мәскәүдәге Әсәдуллаев йортын Мәскәү татар милли-мәдәни мохтариятеннән алырга җыенуы мәгълүм булды. Хакимият 49 елга түләүсез арендага бирү килешүен юкка чыгармакчы дип белдерелде. Президент идарәсе килешү шартлары үтәлмәгән дип саный.

Әсәдуллаев йортында урнашкан Мәскәү татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов Азатлыкка Әсәдуллаев йорты ничек эшли иде, шулай эшен дәвам итә дип белдерде.

"Әйе, Арбитраж мәхкәмәсенең кәгазе бар. Бу – 2012 елда башланган тарихның дәвамы. Ул вакытта аерым кешеләр татар йортын тартып алмакчы иде, фетнә оештырырга теләделәр. Моңа кадәр бинаны яулап алырга теләүчеләр тагын бер төркемгә кушылган, дәүләт органнарының күзләрен томаларга тырышалар. Әмма дәүләт органнары белән сөйләштек, аңлаттык, барысын да күрсәттек. Кайбер сорауларга ачыклык кертелде.

XS
SM
MD
LG