Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада югалган башкорт активисты Фәнзил Әхмәтшин табылган


Фәнзил Әхмәтшин (сулдан икенче) көмешкә ясаучылардан тартып алынган җиһазларны күрсәтә
Фәнзил Әхмәтшин (сулдан икенче) көмешкә ясаучылардан тартып алынган җиһазларны күрсәтә

Социаль челтәрләрдә Әхмәтшиннең югалуы турында борчулы хәбәрләр таралган иде.

"Башкорт" хәрәкәте җитәкчесе Фаил Алчынов Азатлыкка әйтүенчә, ул 26 мартта кичкә таба хәрәкәтнең "Аек башкорт" програмы җитәкчесе Фәнзил Әхмәтшин белән телефон аша сөйләшкән, Әхмәтшин югалып торуын телефонын онытып калдыру белән аңлаткан һәм бүген аның белән очрашачак. Элегрәк Алчынов Азатлыкка Әхмәтшин белән соңгы тапкыр 25 мартта Уфа вакыты белән киче сигезенче яртыда сөйләшкәнлеген әйтеп, аның белән элемтә булмауга борчылу белдергән иде. Кичә Әхмәтшин Алчынов белән сөйләшкән вакытта Уфада булган.

Алчынов әйтүенчә, алар Әхмәтшинне эзләп полициягә дә, ФСБга да хастаханәләргә дә шалтыратып караган булган.

"Башкорт" оешмасы югалу сәбәбе турында әлегә берни дә әйтә алмавын белдерде. Азатлыкның "Әхмәтшин җитәкчелегендә Башкортстанда ялган аракы сатуга каршы каты көрәш алып барылуы, ялган аракы ясаучылар һәм сатучыларның аның дошманына әверелүе сәбәп була аламы?", дигән соравына Алчынов "Әйе, ялган аракыны күпләп сату урыннарына һөҗүм башлаган идек, анысы да булырга ихтимал", дип җавап бирде.

Ике ай элек Азатлыкка интервьюда Фәнзил Әхмәтшин районнарда канунсыз аракы сатуга каршы көрәш структуралары булдыру, авыл җирләрендә хәмер сатуны чикләүче республика кануны әзерләнүе турында сөйләгән иде. "Безнең пландагы максат – 1 августка кадәр ялган хәмер сатуны туктату һәм киләсе 3-4 елда авылларда эчкечелекне тулысынча бетерү", диде ул.

2013 елның 23 мартында Фәнзил Әхмәтшин 4,5 елга төрмәгә утыртылды. Әхмәтшин авыр хәлдәге Сомали халкына 60 мең доллардан артык һуманитар ярдәм илтеп кайтканда Уфа һава аланында кулга алынган иде. Иминлек хезмәте анда бер граммга якын әфьюн табылуын хәбәр итте. 2017 елда ул иреккә чыкты.

XS
SM
MD
LG